Чарада хезмәт һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннары, махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан яугирләр, район җитәкчеләре, оешма вәкилләре, район халкы һәм кунаклар, укучылар, студентлар катнашты.
Тантана район үзәгендәге мемориаль комплекска чәчәкләр салудан башланып китте. Яуда ятып калган яугирләр рухына багышлап укылган Коръән аятьләреннән соң, бәйрәм белән котлау өчен сүз район хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхисламовка бирелде.
– Еллар Бөек Ватан сугышы битләрен еракка алып китә. Аның тере шаһитлары көннән-көн кими. Әмма вакыт үткән саен бу сугышның истәлекләре ныграк барлана. Җиңү көне аның саен кадерләнә. Без Җиңү һәм Ватаныбыз азатлыгы өчен гомерләрен биргән яугирләрне, тылда фидакарь хезмәт салганнарны, фашист тоткынлыгында газап чиккәннәрне искә алабыз. Бүген исә ветераннарыбызның онык-оныкчыклары илебез азатлыгы өчен янә кулларына корал алды. Якташларыбыз махсус хәрби операциядә үзләрен чын каһарман итеп күрсәтә, – диде район башлыгы.
БР Башлыгы вәкиле, үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек буенча БР Дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Илһам Шакиров үз чыгышында ата-бабаларыбызның батырлыклары турындагы хәтерне киләчәк буын өчен саклауның мөһимлеген ассызыклады.
Югары Тәтешле 2нче мәктәбе укучысы, Советлар Союзы Герое Миңнулла Бәдертдиновның оныгы Тимур Шәйнуровңың чыгышы да үткән елларга дан булып яңгырады.
Махсус хәрби операциядә һәлак булган, шулай ук сугыш кырында батырлык һәм кыюлык күрсәткән якташларыбызны орден-медальләр белән бүләкләү тантанасы чарага мәртәбә өстәде. Андрей Белоусов, Айрас Гыйльмияров, Фирус Борханов үлгәннән соң Батырлык ордены, Евгений Волков, Азамат Ибраһимов «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде. Наградалар яугирләрнең әниләре һәм тормыш иптәшләренә тапшырылды. Кыска вакытлы ялга кайткан якташларыбыз Азамат Рәхимҗанов һәм Марат Насыйбуллинга исә «Батырлык өчен» медале тапшырылды. Бу югары бүләкләр аларның каһарманлыгы, фидакарьлеге һәм тугрылыгын тагын бер тапкыр исбат итә.
Югары Тәтешле 1нче һәм 2нче мәктәбе укучылары, Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы студентлары, яшь армиячеләр, ветеран ил сакчылары тигез рәтләр белән атлаганда күзләргә яшь тулды. Абый-апаларыннан калышмый янәшә барган башлангыч сыйныф укучылары, «Каенкай», «Җәйгор», «Ромашка» һәм «Кояшкай» балалар бакчалары тәрбияләнүчеләренә карап, күңелдә горурлык хисләре уянды. Барабанчы кызлар, тынлы оркестр маршы да һәркем дә матур тойгылар калдырды.
Махсус хәрби операция яугирләре хәрби «Урал» мотоциклы һәм легендар ГАЗ-69, ГАЗ-63, УАЗ Патриот автомобильләрендә мәйданнан горур үтте.
Йөзләгән тавыш бердәм хорга кушылды – райондашларыбызның теләктәшлек һәм бердәмлек символы булып «Катюша» җыры яңгырады! Бу җыр – мәдәниятебез, тарихыбызның бер өлеше, ул буыннарны берләштерә һәм һәрвакыт актуаль булып кала.
Фашист илбасарларын тар-мар итеп, җиңү яулаган ветераннарыбыз исә «Үлемсез полк» булып тезелде. Үзләре безнең белән атлый алмаса да, ата-бабаларыбызның рухы һәм батырлыклары безнең йөрәкләрдә мәңге яши, аларның көчен һәм батырлыгын без адым саен тоябыз. Бүген без бу дәһшәтле елларны искә төшерәбез, тыныч тормышның нинди бәя белән яулануын беркайчан да онытмыйбыз. Без – Җиңү варислары, һәм безнең бурыч – бу хәтерне саклау һәм киләчәк буынга тапшыру.
Чара «Җиңү салюты» фестиваленең гала концерт программасы белән дәвам итте. Теләгән һәркем солдат боткасыннан да авыз итә алды.
Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилеена багышланган чаралар берничә көн дәвам итте. Һәр авыл Советы биләмәсендә мәктәп укучылары катнашлыгында хәрби парадлар, төрле чаралар, батырлык сәгатьләре үтте.
Еллар уза. Әмма сугыш хатирәләре, дошманга күкрәк киереп каршы торган, Ватаныбызны илбасарлардан саклап калган, тынычлык өчен гомерләрен кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылмас. Аларның батырлыгы якты маяк булып буыннан-буынга күчәр!