Барлык яңалыклар
Аш-су рецептлары
25 август 2022, 11:17

Иң тәмле как – кура җиләгеннән!

Кура җиләгеннән мең төрле татлы ризык әзерләп була. Түбәндә – шуларның берсенең рецепты.

Иң тәмле как – кура җиләгеннән!
Иң тәмле как – кура җиләгеннән!

Какны ясау өчен бер килограмм кура җиләге, ярты лимон, 300 грамм шикәр комы, 1 стакан су, 2 чәй кашыгы үсемлек мае кирәк. Җиләкләрне яхшылап юганнан соң алюминийдан эшләнгән кәстрүлгә салып барыгыз. Ике өлешкә бүленгән лимонның яртысының суын җиләк өстенә сыгарга һәм су салырга кирәк. Уртача ут өстендә су кайнап чыкканчы пешереп алыгыз. Соңрак сүрән утта тагын 10-12 минут тотарга киңәш ителә. Бу вакыт эчендә җиләкләр суын чыгарачак һәм изелә башлаячак, шулай да пешеп бетмәгән булачаклар әле. Ә менә кәстрүлдәге су кайнап бетә диярлек. Җиләкләр көймәсен өчен, аларны вакыт-вакыт болгатып алырга киңәш ителә. Ул арада мичне 150 градус кайнарлыкта җылытырга кирәк. Ә кайнар җиләк массасын яхшылап төеп һәм болгатып, яки блендерда әйләндереп алганнан соң аны куертып җибәрү өчен, шикәр комы өстәгез. Шикәр комы тулысынча эреп беткәнчегә кадәр, 4 минут тирәсе, катнашманы бертуктаусыз болгатыгыз. Таба яки ≪противень≫ өстенә пергамент кәгазе җәеп, шуның өстен майларга кирәк булыр. Соңрак кәгазь өстенә сак кына итеп, нечкә агым белән җиләк катнашмасын салыгыз. Массаны кашык ярдәмендә тигез итеп бөтен кәгазь өслегенә җәегез. Аның калынлыгы бер сантиметрдан да артык булмаска тиеш. Калынлыгы никадәр азрак – как та шуның кадәр тизрәк кибәчәк. Духовканың ишеген ачып, шунда 4-6 сәгать буена киптерергә кирәк. Мичнең ишеген япмагыз, юкса ул кипмәячәк, ә пешәчәк.

 

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас: