Барлык яңалыклар
Безгә язалар
10 февраль , 14:16

Авылдашыбыз истәлегенә

Бу тормышта үзеннән соң онытылмаслык эз калдырып киткән кешеләр бик күп районыбызда. Алар арасында төрле һөнәр ияләре бар.

Авылдашыбыз истәлегенә
Авылдашыбыз истәлегенә

Бүлкайпан мәктәбенең данлыклы физкультура укытучысы Тимершин Рәфис Гыйльманша улы да авылдашлары, район халкы күңелендә үзе турында якты, матур истәлекләр калдырган шәхес.

Ул 1937 елның 24 маенда туган. Бар гомерен балаларга физик тәрбия бирүгә, кешеләргә якшылык эшләүгә багышлады Рәфис Гыйльманша улы. Бик гади, тыйнак, сабыр, ярдәмчел, иманлы, шул ук вакытта бик зирәк тә иде. Гер күтәрү буенча «Спорт мастеры» исеменә лаек укытучы җәй булса йөгерү белән шөгыльләнде, кыш булса көндә чаңгы юлына басты. Ул спорт белән шөгыльләнүдән ямь, тәм, сихәт табып яшәде. Яшьләргә дә, өлкәннәргә дә үрнәк булды.

Вафатына 15 көн кала да ул чаңгыда йөреп кайткан һәм үзенең көндәлегенә язып калдырган. Анда ул ничә чакрым йөргәннәрен кушып язып барган. «Кыш буена чаңгы белән Уфага барып кайттым», – дип өстәп тә куйган. Менә нинди көчле ихтыярлы кеше иде ул.

Бүгенге көндә аны авылыбыз халкы яратып, ихтирам белән искә ала. Быел аңа 88 яшь тулыр иде.

ППМИ-2025 кысалары уңаеннан 12 гыйнварь көнне Бүлкайпан авылында Рәфис Тимершин истәлегенә чаңгы ярышы оештырылды. Авыл янында урнашкан каенлыкта бик матур, күңелле чара үтте. Катнашучылар арасында Рәфис Тимершин укыткан олы яшьтәге апа-абыйлар да бик күп иде. Иң олы катнашучыга 73 яшь. Саф һавада йөреп, һәр кеше тәннәренә дәва, җаннарына сихәт алып, күтәренке кәеф белән таралды.

Рәфис Гыйльманша улының рухы шат, урыны жәннәттә булсын! Аның кебек үрнәк бирүче кешеләр дөньяда күбрәк булсын иде дигән теләктә калабыз.

Айсылу РӘХИМОВА.

Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас: