Ел әйләнәсенә төрле чаралар, музейларга экскурсияләр уздырыла. Бөек шәхеснең исемен мәңгеләштерү максатында, Югары Тәтешленең бер урамына, урта мәктәпкә Гали Чокрый исемендәге гимназия исеме бирелде. Мәгърифәтченең иҗатын, тормыш юлын өйрәнү дәвам итә.
Мин, Гали Чокрыйның туруны буларак, нәсел агачын өйрәнәм, шәҗәрҗә төзегәндә ярдәм итәм.
Гаиләбездә «мәгърифәтче бабагыз» дигән сүзне күп тапкырлар ишеткәнем булды. Әнкәй белән әткәй – Сәхия һәм Батыргәрәй Дәүләтбаевлар – тел укытучылары иде. Бу сүзнең мәгънәсен аңлап җиткермәсәм дә, васыять итеп сөйләүләрен аңлый идем.
Кечкенәдән Гали Чокрый турында ишетеп үстек. Безнең белән яшәгән аның оныгы Рәйханә картый бирнә сандыгында ак яулыкка төреп саклаган китап, кулъязмаларын өй түбәсеннән сак кына алып төшеп, укып утырырга ярата, күп кенә шигырьләрен яттан сөйли иде. Дин тыелган ул заманда яшертен генә эшли иде ул бу эшләрне. Ул үзе дә Күрдемдә картәти Имаметдин белән әтисенең бертуганы Гарифулла мәдрәсәсендә укыткан.
Балалар иҗаты үзәгендә булдырылган әдәби-туган якны өйрәнү музеен җитәкләдем һәм Гали Чокрыйга багышланган экспозицияне тулыландыру өстендә эшләдем. Тарихта олы эз калдырган шәхеснең аерым йорт-музеен булдыру турында хыялландым. Минем күңелдә яшәп килгән хыял очраклы булмаган икән. Мәгърифәтченең тууына 175 ел тулу уңаеннан Иске Чокыр авылында Рәйханә картыйның әтисе Гыйниятулла ахун, (1858-1886) яшәгән, Сәхия әнкәем утырмага йөргән йорт урынына ул вакыттагы район хакимияте башлыгы Филарит Гайнаншин карары белән музей төзелә башлады. Төзелеш барышында күп тапкырлар өмәләрдә катнашырга туры килде.
Районыбызның оста рәссамы Әнфир Кунакбаев, Иске Чокыр авылы аксакалы Шәрифулла Гарифуллин, Рафыйк һәм Дамир Минәҗевлар, материаллар белән ярдәм итүче Бәхтегәрәй Әрманшин, район мәдәният бүлеге мөдире Сәлимҗан Гарифуллин, район хакимияте урынбасары Дамир Әхмәтов музей булдыруда зур көч салды.
Гали Чокрыйның иҗаты, тормыш юлын өйрәнүче, күп мәкаләләр, китаплар авторы Миңнегали Нәдерголов районыбызда берничә тапкыр булып китте. Миңнегали Нәдерголов – киң җәмәгатьчелек, район һәм республикабыз халкы өчен Гали Чокрыйны яңадан ачкан, аның иҗатын җентекләп өйрәнүче, фәнни хезмәтләрендә һәм вакытлы матбугат битләрендә даими яктыртып баручы олы галим. Аның студентлар белән мәгърифәтченең тормыш юлы белән якыннанрак танышу, иҗатын тирәнтен өйрәнү максатында, районыбызга күп тапкырлар килүе зур әһәмияткә ия, дип уйлыйм. Очрашу вакытларында ул күп кенә файдалы киңәшләр бирде, тәкъдимнәр кертте, ярдәм кулы сузды. Аның тынгысыз эзләнүләре Гали Чокрый музеен булдыруга нигез булып торды.
Музейны җиһазлау буенча экспонатлар җыю миңа йөкләтелде. Җиң сызганып, эшкә тотындык.
Әби-бабаларыбыз эзе буйлап сәфәргә чыктым. Иске Чокырда гомер иткән Тәслимә әби йортына юл алдым. Дәү әтисе Яхъя, аның улы Ихсан авыл мәдрәсәсендә укыганда кулланган китапларны изге күңелле Акъәби саклый алган. Ул Гали Чокрый, аның улы Гыйниятулла турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Халык хәтере мәңгелек, дип юкка гына әйтмиләр бит. Бу очрашу күңелдә якты эз калдырды.
Музейда тормыш-көнкүреш әйберләре, кием-салым, агач карават, чагу төсләр, бер-берсен кабатламаган рәсемнәр белән чигелгән кашагалар узган гасырда халкыбызның никадәр оста куллы булуы турында сөйли. Хәтта музейга килгән галимнәр дә аны зур кызыксыну белән карый. Бу кашаганы музейга Яңа Тәтешледә яшәүсе Саҗидә әби һәм Хәкимҗан бабай Нурмөхәмәтовлар бүләк иткән иде. Яңа Кайпаннан килен булып төшкән яшь кыз бик уңган була. Хәкимҗан мулла белән Саҗидә абыстай алты бала тәрбияләп үстерәләр. Авылда беренчеләрдән булып бал кортлары карыйлар, киездек басалар. Бу үрнәкле гаиләнең Фаил исемле уллары бүгенге көндә авылда дин әһеле булып тора.
Шәрдәк авылы укытучысы Дания апа да музейга көнкүреш әйберләре бүләк итте. Ул үзе Гали Чокрый нәселе дәвамчысы иде.
Безнең гаилә архивында сакланган фотографияләр, кулъязмалар, кием-салымнар да музейда урын алды.
Музейга экспонатлар биргәннәргә, аларны җыюда зур ярдәм күрсәткән балалар иҗаты үзәге коллективына зур рәхмәтләремне белдерәм.
2001 елда музей үз ишекләрен ачты. Зур тантана оештырылып, табыннар әзерләнде. Чарада Гали Чокрый нәселе вәкилләре, дәрәҗәле кунаклар катнашты. Музей директоры итеп Сирена Рәхимҗанова билгеләнде. Аннан соң инде бу эшне Зинфира һәм Бәхтегәрәй Әрманшиннар дәвам итте.
Гали Чокрый иҗатын, тормыш юлын яктырту буенча күпкырлы эш башкарам.
2004 елда Пермь краеның Чернушка шәһәрендә узган «Күршелек форумы» төбәкара проекты кысаларында «Җир бәйрәме» III этномәдәниятләр фестивалендә Башкортстан Республикасы делегаты буларак чыгыш ясадым. Чыгышымда Гали Чокрый белән таныштырдым, аның нинди күренекле шәхес булуы турында бәян иттем.
2007 елда Балтач районының Нөркә авылында уздырылган «Салават Җыены» фольклор бәйрәмендә мәгърифәтчегә арналган күргәзмәнең экскурсоводы булдым.
Гали Чокрыйның улы Гыйниятулланың тормыш юлын яктырткан альбом төзеп, Югары Тәтешле тарих һәм туган якны өйрәнү, Гали Чокрый музейларына тапшырдым.
Район гәзитенең актив хәбәрчесе буларак, Гали Чокрый нәселе вәкилләре, аңа багышлап үткәрелгән чараларны яктыртып барам. Үзем дә шигырьләр язам, иҗади эш белән шөгыльләнергә яратам. Мәкаләләрем «Ватандаш» журналында, «Ветеран Башкортостана», «Молодежная газета», «Пионер Башкортстана» гәзитләрендә дөнья күрде.
Олы шәхеснең без белмәгән яклары, өйрәнелмәгән иҗат җимешләре күп әле.
Мәгърифәтченең 200 еллыгы зур әзерлек, яңа ачышлар белән уздырылыр дип ышанасы килә. Әлбәттә, эзләнүләрнең дәвам итүе, тынгысыз җанлыБәхтегәрәй Әрманшин башкарган зур хезмәт эзсез югалмас. Киләчәк буынга җиткерелеп, төрки халыклар арасында киң танылу алган Мөхәммәтгали Габдессалих улы шагыйрь һәм тарихчы, мәгърифәтче һәм галим, халкыбызның олы әдибе булып калачак.
Үземнең Гали Чокрый тамырыннан һәм укытучылар династиясеннән булуым белән горурланам. Алар үрнәгендә аң-белем бирү белән шөгыльләнеп, шушы эшкә зур өлешемне кертә алуым белән бәхетлемен.