

Аларның гаилә тормышы 2003 елда башлана. Лилия дә, Айгиз дә шушы авылныкы, алай гына да түгел, алар – күршеләр. Кечкенәдән бер-берсен белеп, бергә уйнап үскән яшьләр тиң ярларын читтән эзләмиләр, кавышып матур гаилә коралар. Лилия Нефтекама шәһәрендә пешекче һөнәрен үзләштерә. Әлеге вакытта мәктәптә жыештыручы булып эшли. Белеме буенча умартачы булган Айгиз ≪Крупская≫ җәмгыятендә механизатор. Иртә таңнан кичке караңгыга кадәр туган авылы басуларында тир түгә ул. Нинди генә техникада эшләмәсен, һәрвакыт югары нәтиҗәләргә ирешә. Без барганда да өйдә юк иде хуҗа кеше. ≪Читкә китеп яшәү теләге беребезнең дә уйга килмәде. Авылда да гөрләтеп яшәргә мөмкинлекләр күп хәзер. Хуҗалыкта эшләгән кешенең ка-
дерен беләләр. Эшләсәң акчасы да була. Эш сөйгәннәр тормышта югалып калмыйлар. Тырышсаң гына ташка кадак кагып була. Бәхет үз туган җиребездә≫, – ди Лилия. 2016 елда Әхмәтхановлар гаиләсе дәүләт тарафыннан бирелгән субсидия, ике яклап та әти-әниләре ярдәме белән
менә дигән заманча йорт төзеп чыга. Бу йортны төзегәнче алар Айгизнең зүрнәсеннән калган өйдә яшиләр. Аларның йорт-илләре күпләргә үрнәк булып
балкып тора. Ихата тутырып мал-туар, кош-корт асрыйлар уңган хуҗалар. Үзләреннән артканын сатып, гаилә бюджетын тулыландыралар. Ишек алдын
төрле чәчәкләр, җиләк-җимеш агачлары бизи. Яңа мунча өчен нигез корып куйганнар, плиткадан тротуар салуны да планлаштыра Лилия белән Айгиз. Матур һәм тату гомер кичерә яшьләр. Алар гаиләсендә өч бала тәрбияләнә. Олы кызлары Алиса Нефтекама нефть көллиятенең икенче курсында укый. Ләйсәнә – 6нчы сыйныф укучысы. Биергә яратучы кыз Шулган мәдәният йорты каршында оештырылган ≪Өмет≫ бию түгәрәге әгъзасы. Ә кечкенә Ислам балалар бакчасына йөри. Зур һәм тату гаиләнең төп максаты – балаларга дөрес тәрбия бирү һәм аларның бәхетле тормышларын, әти-әниләре үрнәгендә үзләренең уңайлы ояларын булдыру. ≪Бәхет үзең белән, бәхет туган җирдә, эзләп йөрмә аны ерактан≫ дигән сүзләр нәкъ менә Әхмәтхановлар гаиләсе турында әйтелгән кебек.
Сирена РӘХИМҖАНОВА