

Менә шундый матур да, хатирәләргә бирелә китсәң, сагышлы да төш күреп уянды ул бүген. Хәер, гомер чакрымнары төшенә бик еш керә, тик монсы үзгә, кадерле, чөнки анда аның яшьлеге, гомеренең чәчәк кенә мизгелләре. Үз алдына елмаеп куйды ул. Ә офыктан күтәрелеп килгән кояш, туган көнең белән, Кифая, дип елмайгандай, таң кошлары, бәйрәмең котлы булсын, дип сайрагандай тоелды. Менә моң өстенә моң өстәп, телефон шалтырады. Югары Тәтешледә гомер итүче оныгы Эльза икән. ≪Бәйрәмең белән, дәү әнием, hәммәбезнең дә кайнар теләкләребезне кабул ит!≫ – газизенең кайнар котлавы күзләренә шатлык яшьләре булып төелде. Шул арада бер кочак чәчәкләр күтәреп, кызы Зәһинә белән улы Дәүләтхан килеп керде. Я, Ходай! Ана өчен шуннан да зуррак бәхет бармы икән? II-Җиремҗибашта гомер итүче Кифая Рәхимҗан кызы Ханованың 100 яшьлек гомер бәйрәме шундый матур хис-тойгыларга, аллы-гөлле чәчәкләргә төренеп башланып китте. Кайчан үткән соң бу гомер? Ә бит төшенә кергән 18 яшьлек чагы кичә генә булган төсле. Кырыкмаса кырык мәшәкатькә күмелеп үткән дә киткән икән еллар. Шушы авылда туып-үсте ул. Бәхетем дә газиз Җиремҗибашымда, кендек каным тамган туфрагымда, дип уйлады. Тик язмыш кына никтер бәхетне өеп бирергә ашыкмады. Хәер, кем бәхетле иде соң – болганчык вакыт иде бит. Тәкъдир аларның алты балалы гаиләсенә, шул исәптән иң кечесе булган 9 яшьлек Кифаяга да сынауларның ачысын язган булып чыкты. Хәлле яшәүче мулла гаиләсе буларак, советлар аларның туган нигезен кадагын да калдырмый пыран-заран китерделәр. Әти-әниләренә, кулак мөһере тагып, сөргенгә озаттылар. Чатнама салкын кыш уртасында йортсыз торып калды алар. Бәхетләренә, үз канаты астына күршедә яшәүче абзыйлары сыендырды. И, ул еллар… Исенә төшеп, әле булса эсселе-суыклы итә, җанын калтырата. Кешедә бала карап, башка эшләргә ялланып җан асрады алар. Әтиләре, гомере бетмәгәч, исән-сау әйләнеп кайтты. Ә менә әниләренә кайту насыйп булмады – газапларны күтәрә алмый, сөргенгә барып өч ай үтүгә, акылыннан язып, вафат булган. Менә шулай ятимлек, ачлык-ялангачлык ачысына, күз яшьләренә төелеп үтте аның балалык еллары. Әмма кичерәсе-күрәселәре алда булган икән әле. Бөек Ватан сугышы... Бу сүз һәркемнең күңеленә кара сөрем, җан ярасы булып ята. Кифаяныкына да. Өрлектәй ике абыйсын сугышның беренче көннәреннән үк Ватанны сакларга чакырдылар. Беләкләре дә ныгып өлгермәгән Кифая исә, алар урынына хезмәт сафына басып, тракторга утырды. Бу көннәрне бүгенгедәй хәтерли ул, шуңа төшенә дә гомеренең корыч атта үткән шушы чоры бар нечкәлекләре белән керә. 18 яшь! Көч ташып торган чак бит, бирешеп торамы соң? Эшләде ул, җиң сызганып эшләде. Елларның кырыслыгы назланып утырырга ирек бирмәде – еласалар да егылмаска тиеш булды алар. Бик күп гомерләрне урлады сугыш – яуда да, тылда да. Бер абыйсын ул мәңгелеккә йотты, ә икенчесенә Ходай исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп итте. Үзе белән никадәр шатлык-сөенеч алып кайтты абыйсы. Җиңү таңы тууга бер ел тула дигәндә ир хатыны булды Кифая – күңел салып яратып йөргән Гыйлемханы җан яртысы итте аны. Бәхетле яшәп киттеләр, үз куышларын булдырып, бер-бер артлы биш балага гомер бирделәр. Бик акыллы булды Гыйлемханы. Тик язмыш ачысы монда да үз тамгасын куйган булып чыкты: башта кызамык белән чирләп нәни баласы, аннары бригадир, председатель булып җир җимертеп эшләп йөргән җан яртысы фаҗигале вафат булды. Нәрсә, нәрсә, әмма шушы көннәрнең каралыгын, шушы кайгыларның ачылыгын мәңге онытмас ул. Өлкәненә 9, бәләкәенә ярты яшь кенә тулган дүрт бала белән 35 яшьтә тол калды Кифая. Әмма түзәргә, тешне кысып булса да чыдарга, балалар хакына яшәргә кирәк иде. Һәм шулай итте дә. Ул башкар-маган берәр эш калдымы икән? Юктыр. Чөнки тормышка зарланып, үзен кызганып утырганы булмады аның. Дөньяны тартырга, балаларны кеше итәргә кирәк иде. Хатыным бул, дип килүчеләр булмады түгел, булды, тик барсын да кире какты Кифая: намусына, әти-әнисе, Гыйлемханы рухына тап төшерүдән курыкты, сабыйларын кызганды. Кеше баласы кемгә тансык соң? Менә шулай еллар артыннан еллар үтте, якты көннәрен караңгы төн иткән бала кайгылары да тагын татырга туры килде аңа – ике кызы гүр иясе булды. Хаклы ялга чыкканчы дуңгыз фермасының алыштыргысыз эшчесе булды ул. Авылдашлары аны үз вакытында авыл Советы депутаты, урындагы хатын-кызлар советы, иптәшләр суды әгъзасы буларак та белә, хөрмәтли. Ышанып тапшырылган һәр эшне теше-тырнагы белән ябышып, җиренә җиткереп үтәде шул, шуңа да исеме мактаулы булды. Зурлап, ≪Хезмәт ветераны≫ исеме бирделәр. Түшен фидакарь хезмәтен раслаучы җиде медаль бизи. Әйе, эшләдем, дип күкрәк кагып горурланырлыгы, ана буларак та зурланырлыгы бар аның. Балалары бүген ныклы терәге булып тора, онык-оныкчыклары әйләнәсендә матур гомер кичерә ул. Бүген кич алар бер зур табын булып җыелып, аның олуг бәйрәмен билгеләр. Җитәкчеләр дә килми калмас, матур теләкләрен җиткереп, вакытында күрсәткән хезмәт үрнәкләре өчен, кулын кысып, рәхмәт әйтер. Гомер мизгелләрен янә бер барлап чыкты Кифая. Берәү тыңлап торса, аны бәхетсез кеше дияр иде. Юк, бәхетсез түгел ул, бәхетле, бик тә бәхетле: туган җирендә намуслы гомер кичерүе, җан атып торган балалары, оныклары, ярдәм иңен куеп яшәгән туганнары, авылдашлары, мактаулы хезмәт юлы белән бәхетле. Яшькә килгәндә, бүген әле беркем дә аңа 100 яшьне бирми. Шөкер, сау-сәламәт, күзләре күрә, колаклары ишетә, хәтеренә кызлар көнләшерлек. Ходай тагын бер 100не бирсә дә яшәп туймас ул. Әле аның Гыйлемханы, кара кайгыларга салып гүр иясе булган балалары өчен дә яшисе бар.
Миләүшә ГӘРӘЕВА