

Корбан чалынды, барыбыз да ашкынып бәйрәм табынына җыелдык. Күрдем авылы дин әһеле Мәгъдән Атнабаев азан әйтеп, Коръән аятьләре укыды. Авыл зиратында күмелгән мөэмин-мөселман кардәшләргә, әби-бабаларга, әти-әниләр рухына багышлап дога кылынды. Фәния Әхмәтнур кызы Фәттахетдинова, олы яшьтә булуына карамастан, авылга бик күп ярдәм итә. Зират йортларын яңарту, чишмәләрне төзекләндерү, дини бәйрәмнәр үткәрүне оештыручы авылдашыбыз Фәния Әхмәтнурованың изгелекләре бихисап. Ул үзенең гамәлләре белән авылдашларны берләштерә, яшь буынга рухи байлыкның кыйммәтен аңлата. Газиз туган җирне, андагы шаулап аккан чишмәләрне, җиләк-җимешләргә бай урман-кырларыбызга кабат мәхәббәт уята ул. Илебез азатлыгы өчен башларын салган һәм исән-сау әйләнеп кайткан ветераннар истәлегенә авыл башында обелиск төзетте. Авыл халкы аның тәкъдимен хуплап кабул итә. Бу юлы да ир-атлар авылның яшәлмәгән ихаталарның печәнен чабып, киртә-кураларын тәртипкә китерде. Әлеге эшләр зур дәрт белән башкарылды. Уңган-булган авылдашларыма карап сокланам. Язучы Кави Нәҗминең «Сүнмәс утлар» романы исемә төшә. Шундый кызу эссе көн, челлә вакыты, җир кипкән, кул сыярлык ярыклар хасил булган, әмма кешеләр бу эсселекне тоймыйлар, өшиләр, туңалар, калтырыйлар икән. Аларның эчләренә җылылык керми, аптырыйлар. Хикмәт иясе, укымышлы, күпне күргән ак сакаллы карт янына киләләр. Карт исә: «Сез күмәк эшләрдән сәбәпсезгә баш тартасыз, үле җаннар кебек яшисез, эшкә, яшәүгә, тормышка дәртегез сүнгән. Һәрберегез аерым-аерым, бер-берегез белән катышып, аралашып яшәмисез, хәләхвәл белешмисез. Җаныгыз җылынсын өчен бер-берегезне дәртләндереп, сөенешеп, бөтен эштә бердәм булып яшәгез, дәрт очкынын сүндермәгез. Хикмәт көн эсселегендә түгел, күңелегез җылылыгында», – дип җавап бирә. Фәния апаның күңеле ак булуына, дәрте ташып торуына сокланып карыйбыз. Аның яшәү дәрте авылдашларга да тәэсир итә, күрәсең. Аңа зур рәхмәтләр яусын, дип телибез.
Автор Тәгъзимә БӘҺРАМШИНА,
I-Җиремҗибаш авылы