Безнекеләрне бел!
16 август 2022, 04:32

Башкортстан данын якладылар!

Районыбызның Кальтәү авылыннан Мәккия һәм Муллахан Муллахмәтовлар гаиләсе «Ел гаиләсе-2022» Бөтенрусия конкурсының «Авыл гаиләсе» номинациясендә җиңүче булды. Алар – Башкортстан данын яклаган бердән-бер гаилә. Җиңүчеләр Аналар көнендә – 27 ноябрьдә Мәскәүдә бүләкләнәчәк.

Башкортстан данын якладылар!Башкортстан данын якладылар!
Башкортстан данын якладылар!

37 ел иңне-иңгә куеп яши Мәккия һәм Муллахан Муллахмәтовлар. Аларга бергә гомер итү дәверендә бер-берсенә булган изге хисләрен саклау, ба-лалары, оныклары турында хәстәрлек күреп яшәү бәхете насыйп булган.

Муллахан Муллахмәт улы Кальтәү авылында ≪Сәрбиямал≫ мәчетен төзүдә, Бөек Ватан сугышында һәлак булган яугирләргә обелиск булдыруда башлап йөргән, авыл тормышын ямьлерәк, эчтәлеклерәк, җанлырак итүдә янып яшәгән ир узаманы. 32 ел гомерен мәдәният өлкәсенә багышлаган Муллахан аганың горурланырлык эшләре бихисап. Аның җитәкчелегендә авыл мәдәният йортында вокал, хореография, фольклор коллективлары булдырыла. Утыз кешедән торган ≪Нәүрүз≫ фольклор ансамбленә 2003 елда ≪Халык фольклор ансамбле≫ исемен яулау үзе генә күпме көч һәм түземлелек таләп иткәнен күзаллавы кыен түгел. Бу коллектив әле дә районыбыз мәдәниятенең бизәге булып чыгыш ясый.

1994 елда Муллахан Муллахмәтов инициативасы белән районда барлык шәҗәрә төзүчеләрне бергә җыйган ≪Шәҗәрә бәйрәме≫ оештырыла һәм үткәрелә. Кальтәү авылының Табын ыруы шәҗәрәсен төзү өчен гаилә Уфа архивларында эзләнүләр алып бара, галимнәрнең язмалары белән җентекләп таныша, аксакаллар белән очраша. Авыл шәҗәрәсен өйрәнгән һәм төзегән, тарихны саклауга күп көчен һәм вакытын кызганмаган бу бердәм гаиләгә сокланмый мөмкин түгел. Мәдәният йортында эшләгән дәвердә Муллахан Муллахмәтов анда музей почмагы булдыра. Бүгенге хыялы – шушы музейны яңадан җанландырып җибәрү, тагын да күбрәк экспонатлар белән баету. Үз ихаталарындагы кечкенә йортта да алар музей булдырганнар. Муллахан аганың картәтисеннән калган 1821 елгы җиз самавыр, әтисенең Бөек Ватан сугышыннан алып кайткан котелогы һәм фляжкасы – гаилә өчен иң кадерле комарткы. Үзебезнең якта үскән курай да урын алган бу музейда. Шушы көннәрдә ≪Сәрбиямал≫ мәчетенең читәнен яңарту һәм буяу эшләрен башкарасылары турында да әйтеп үтте хуҗа кеше. Бу эшләрнең дә әйдәүчесе Муллахан ага. Авылның киләчәген кайгыртып, яшьләр өчен спорт мәйданчыгы булдыру инициативасы белән район хакимиятенә мөрәҗәгать иткән ул. ≪Тәкъдимемне кире какмадылар, уңай якка чишелешенә ышаныч белдерделәр. Һәрчак аңлап, бердәм булган, авылыбызның бүгенгесе һәм киләчәгенә битараф булмаган авылдашларыма зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә≫, – ди район һәм авыл үсешенә күп көч түккән Коммунистик хезмәт ударнигы, Россия Федерациясенең Хезмәт ветераны, бихисап Почет грамоталары һәм Рәхмәт хатлары иясе. Ул район Советы депутаты да.

Йорт хуҗабикәсе Мәккия Мөстәкыйм кызы хаклы ялга чыкканчы ≪Фәнгә≫ АПКсында ферма мөдире вазыйфасын башкара. Хуҗалыкта нинди генә эштә эшләмәсен, һәрвакыт төгәл, җиренә җиткереп куя ул. Ул вакытта хуҗалыкның алга китешендә, югары күрсәткечләргә ирешүендә, һичшиксез, Мәккия апаның өлеше бәяләп бетергесез булгандыр, дип икеләнмичә әйтергә була. Моңа дәлил булып гәзит битләрендә аның турында даими басылган мәкаләләр, БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы Почет грамотасы тора. Үзе турында күп сөйләргә яратмый Мәккия апа. Шигырьләр иҗат итүен дә кыенсынып кына белдерде. ≪Күрдем чишмәләре≫ шигърият фестиваль-конкурсында Гран-при яулаган. Муллахан абый үткәргән мәдәни чараларның сценарий авторы да ул. ≪Эштән кайтып, төннәр буе сценарийлар яза идем. Үзем иҗат иткән шигырьләрем белән баетып, матурлап җибәргәнемне бервакытта да кешегә сөйләмәдем. Шуңа күрә иҗат итүем турында авылдашлар да соңлап кына белделәр. Хәзер генә Интернет челтәрләреннән нәрсә кирәк шуны табып була: сценарие да әзер, шигыре дә ялт табыла≫, – дип хатирәләре белән бүлеште ул.

Мәккия һәм Муллахан Муллахмәтовларның капкасын ачып керүгә чисталык, пөхтәлек каршы ала. Илаһи гүзәллек, төрле тәстәге чәчәкләр ихатаның, бакчаларының һәр почмагында урын алган. Бал кортлары гөжләве аларга аерым бер матурлык өсти. Тәрәзә төпләрдәге, идәндәге гөлләрнең төрлелегенә хәйран калырлык. Болар барысы да уңган хуҗаларның уртак хезмәт нәтиҗәсе.

Кызлары Зинфира да, әти-әнисе кебек, кече ватанына тугры калган. Тормыш иптәше Радик белән авыл мәнфәгатьләрен кайгыртып яшиләр. Зинфира – авыл Советында эшләр башкаручы, ә Радик озак еллар инде хуҗалыкта баш зоотехник һәм ветеринария табибы булып хезмәт сала. Әхмәтовларның тату гаиләсендә ике ул һәм бер кыз тәрбияләнә.

Муллахмәтовлар гаиләсенең тормыш девизы – үзеңнән соң кешеләр сокланырлык эш һәм якты эз калдыру. Алар үзләренең намуслы хезмәте белән авылны бар иткән гади авыл гаиләсенең якты бер мисалы

Сирена РӘХИМҖАНОВА

 

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас