Безнекеләрне бел!
7 октябрь 2022, 06:27

Күпне күргән яугир

Тарих белән танышыр өчен дөнья читенә барырга кирәк түгел. Туган як юллары буйлап йөрү дә җитә. Тормышлары һәм язмышлары сугыш белән бәйләнгән райондашларыбыз турындагы хатирәләр –бер тарих. Минем язмамның герое – Беренче бөтендөнья сугышында әсирлеккә эләккән Беләш авылы егете Сыйтдиков Глимҗан Сыйтдик улы.

Минем язмамның герое – Беренче бөтендөнья сугышында әсирлеккә эләккән Беләш авылы егете Сыйтдиков Глимҗан Сыйтдик улы. Аның турындагы хатирәләре белән улы Ясәви уртаклашты. Ул үзе дә 90 яшьне ваклаган ил агасы инде. Әтисе сөйләү буенча исендә калганнардан түбәндәгеләрне бәян итте ул:

«1915 елда сугышка алындым. Ә инде 1916 елда немецларга әсирлеккә эләктем. Лагерьдагы 18 мең әсир арасында мин дә бар идем. Яшәү шартлары начар, ашарга юк дәрәҗәсендә. Опилка кушып пешерелгән икмәк бирәләр. Бер тапкыр мичкәсе белән тозлы балык китереп бушаттылар. Ачлыктан үлмәс өчен әсирләр шуны ашарга тотынды, соңыннан күп итеп су эчтеләр. Бик күпләр шулай үлде. Бер иптәшем мине су эчерми үлемнән алып калды.

Эшкә барган-кайткан чакларда авылдашым Зыяфетдингә охшаган кешене гел күрәм. Ул миннән бер ел алдарак шулай ук сугышка киткән иде. Берсендә түзмәдем, эндәштем бу кешегә. Чынлап та Зыяфетдин булып чыкты. Ләкин аны монда озак тотмадылар, икенче лагерьгә озаттылар. Аерылышкан чакта, исән-сау туган илгә кайтсак, бер телем икмәкне дә бүлешеп яшәргә сүз куештык.

Шундый авыр шартлардагы әсирлектән соң, безне немец байларына ялчы итеп таратып җыйдылар. Мине дә шундый бер байга бирделәр. Баштагы мәлләрне немең безне биктә тотты, ләкин рус халкының намуслы икәнлеген аңлагач, бикне алып ташлады. Әсирлектән соң, мондагы тормыш оҗмах булып тоелды. Авылда туып-үскән кешегә байга эшләве ул чаклы ук авыр булмады. Күпләп мал карый иде бу бай. Малчылыктан алынган продукцияне – итен дә, сөтен-маен да – барсын да магазинга тапшыра. Соңыннан шул ук магазиннан үз гаиләсенә кирәк күләмдә генә сатып ала. Үзенең бер кызына мине кияү итеп алып калу уе да бар иде, ләкин мин үз сүземдә нык торып, бу тәкъдимнән баш тарттым. Байның офицер малае атна саен ялга туган нигезенә кайта. Икәүләп басу-кырларга, урман-болыннарга йөри идек. Ләкин кыр хайваннарын атарга, аларга тияргә рөхсәт итми иде хуҗа. Басудан кайтышлый матурлыгына кызыгып тиен тотып алып кайттым. Хуҗам аны кирегә тоткан урынына илтеп куярга боерды. Гомумән, табигатькә бик сакчыл караш булдырылган иде аларда. Оста гармунчы икәнемне белгәч, хуҗа миңа гармун табып бирде. Кичләрен өздереп татар көйләрен уйнап җибәрүгә, минем тирәгә күрше-тирә яшьләре җыела. Татар телен аңламасалар да, алар сокланып минем уйнаганымны тыңлыйлар иде. Туган илгә кайту мөмкинлеге чыккач, хуҗам миңа ул гармунны бүләк итеп биреп җибәрде. Ләкин гармунны алып кайтып җиткерергә насыйп булмады. Юлда мин Җиремҗидән Дәүләтгәрәй исемле якташымны очраттым. Аның ашарына ризыгы, кияренә киеме дә юк иде. Мин, гармунымны сатып, акчасына кием-салым, ризык ал, дип, аңа тоттырдым».

Туган якка исән-сау кайтып җитү насыйп була Глимҗан Сыйтдик улына. Тормыш иптәше Зөлфия Мортаза кызы белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Әсирлектә немец телен өйрәнү тормышта балаларны укыткан чакта бик ярдәм итә Глимҗан агага: немец теленнән бирелгән өй эшләрен балалары һәрчак әтиләре белән бергә эшлиләр. Бөек Ватан сугышы елларында исә ул Новосибирск шәһәрендә хезмәт армиясендә туган ил азатлыгы өчен тир түгә. Зыяфетдин дә, мең газаплар үтеп, туган җиргә кайту бәхетенә ирешә. Вәгъдәләренә тугры калып, алар гомер буе бергә яшиләр: кайгылары да, шатлыклары да уртак була. Очрашканда үткәннәрне күз яшьләресез генә искә ала алмыйлар. Глимҗан Сыйтдик улы туган җиребезнең матур киләчәге өчен бар көчен салып хезмәт итә, үзеннән соң якты эз калдыра.

Туган җир, ватан, халкыбызның тарихы – мәңгегң халык күңелендә!

 



 

Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас