Безнекеләрне бел!
17 октябрь 2022, 05:02

Тату гаилә – ил күрке

Һәр кеше үз тормышында гаилә бәхете һәм иминлек табарга омтыла. Кешеләр бер-берсенә гомерләрен багышлар өчен, уңышлар һәм уңышсызлыкларын бүлешер, һәр яңа көнгә шатланып яшәр өчен очрашалар. Яратышып өйләнгән ир-ат һәм хатын-кыз үз ояларын – үз гаиләләрен булдыралар. Бу чын бәхет бит!

Тату гаилә – ил күркеТату гаилә – ил күрке
Тату гаилә – ил күрке

Һәр кеше үз тормышында гаилә бәхете һәм иминлек табарга омтыла. Кешеләр бер-берсенә гомерләрен багышлар өчен, уңышлар һәм уңышсызлыкларын бүлешер, һәр яңа көнгә шатланып яшәр өчен очрашалар. Яратышып өйләнгән ир-ат һәм хатын-кыз үз ояларын – үз гаиләләрен булдыралар. Бу чын бәхет бит!

Акбулат авылында яшәүче Эльмира һәм Альберт Сөләймәновлар гаиләсе дә шулай барлыкка килә. Капканы ачып кергәч тә, кырау төшүенә карамастан әле дә матур булып утырган чәчәкләргә карап бер сокланган идек. Ә инде өйгә кергәч, бүлмә гөлләренең күплеген һәм төрлелеген күреп икенче тапкыр сокландык. Эльмира чәчәкләр, гөлләр үстерергә ярата.

– Монда гөлләремнең яртысы гына әле. Күбесен клубка илтеп җыйдым, – ди хуҗабикә. Ул авыл мәдәният йортында техник хезмәткәр булып эшли. Кәртек авылы кызы Сәвәләй башлангыч, Акбулат урта мәктәпләрен тәмамлаганнан соң, Нефтекамада пешекче һөнәрен үзләштерә. Шәһәр тормышы кызыктырса да, авылда калган сөйгән ярын сагыну үзенекен итә – Эльмира Рафият кызы авылга кайта. Альберт Җәвдәт улы белән үз ояларын коргач, ул башта колхоз ашханәсендә, аннары 17 ел мәктәптә пешекче булып эшли. Аш-су остасы гаиләсен генә тәмле-татлы ризыклар белән сыйламый, дус-иш, туган-тумачаларының соравы буенча да мич ашлары пешерә. «Уңган кешенең эше башка» ди халык мәкале. Эльмира да бәйләм бәйләү, чигү чигү белән мавыга. Хатын-кызның эше тавык чүпләсә дә бетми, авыл җирендә бигрәк тә. Олы яшьтәге әнисе Әфинә апаны тәрбияләү дә аның нәфис иңнәрендә.

Альберт армия сафларына алынганчы колхозда тракторчы булып эшли. Эш стажының 20 елы Себер якларында автомеханик хезмәтенә багышланган. Хәзер инде ул хаклы ялда. Ләкин кул кушырып утырырга бер генә дә вакыты юк. Гаиләсен генә түгел, авыл мәнфәгатьләрен дә кайгыртып яши ул. Эльмираның абыйсы Айрат Хуҗинның спонсорлык ярдәме белән Кәртектәге чишмәне төзекләндерү, авыл зиратының читтәннәрен яңарту эшләренең башында йөри Альберт. Шулай ук авылдагы буада балык үрчетүне дә үз өстенә алган ир узаманы. Авылдашлар арасында аяк чалучыларның, бу эшләрнең кирәклеген аңламаучыларның булуы күңелен кыра Альбертның. Язын гына җибәрелгән балыкларны тотарга теләүчеләр белән көрәшергә туры килә аңа.

– Өч көн элек утыртылган бәрәңгене казып алып ашау яки яңа гына чыккан чебешне чалу кебек була бит бу, дип әйтәм кайберәүләргә. Аңлаган кеше икенче тапкыр буага килми, аңламаганнары кат-кат килергә дә мөмкин, янаулар белән куркытучыларны да очратырга була араларында, – дип фикерләре белән уртаклашты ул.

– Табигатьне саклау һәркемнең үзеннән тора. Альберт егерь бит, аның эше шул, диючеләр дә бар халык арасында. Эшем шул дип кенә башкармый ул боларның барсын да. Шушы эш-мәшәкатьләр эчендә кайнау, урман-кырларга чыгып хайваннар турында хәстәрлек күрү, аларга ярдәм итү аның күңеленә тынычлык, ләззәт бирә, бу аның хоббие, дип әйтер идем мин, – дип сүзгә кушылды Эльмира.

Альберт Җәвдәт улының һөнәрләре җитмеш төрле. Сандыклар, гөлләр утыртыр өчен төрле җайланмалар эшли ул. Йорт эчендәге барлык уңайлыкларны, ремонт эшләрен дә үз куллары белән башкарган хуҗа.

Сөләймәновларның уңган-булган гаиләсендә ике бала тәрбияләнә. Алар инде үзаллы тормыш корганнар. Кызлары Эльвира гаиләсе белән Нефтекамада яши, уллары Руслан Себер якларына китеп төпләнгән. «Атасыннан күргән ук юнган, анасыннан күргән тун кискән» дигән халык мәкале Сөләймәновларның балалары турында әйтелгән, диярсең. Эльвира әнисе кебек кул эшләре остасы – кәгазьдән үреп төрле эшләнмәләр ясый, йомшак уенчыклар бәйли һәм тегә. Руслан исә әтисе кебек агач белән эшләргә ярата.

Авыл гаиләләренең күбесе хәзер ихатасында мал тотмый, кош-корт асрамый яши. Ә менә Эльмира белән Альберт, киресенчә, күпләп мал да асрый, ихата тутырып кош-корт та карыйлар. Үзләреннән артканын сатып гаилә бюджетын тулыландыралар. Каз өмәсе дә шаулап-гөрләп узган алар ихатасында.

Беренче карашка Сөләймәновлар башкалардан аерылмый кебек. Ләкин алар белән аралашкач, алардагы эшсөярлек, бер-берсенә булган эчке бер җылылык һәм күңел тынычлыгы бар кешедә дә юк икәнлегенә тагын бер кат инанасың.

 

Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас