

Бүген тормышны автотранспортсыз күз алдына китереп булмый. Машиналар шулкадәр күп һәм тормышыбызның аерылгысыз өлеше ки, аларны кеше эшчәнлегеннән аеру – кешеләрне иң кулай һәм гадәти хәрәкәт чарасыннан мәхрүм итү булыр иде. Үз гомеребездә ничә тапкыр транспорт белән файдаланабыз, санап бетергесез. Без аны гомер буе кулланабыз дип әйтү дөресрәктер: шәхси, җәмәгать, йөк, производство транспорты. Һәр автомобильнең руле артында да аның аерылгысыз юлдашы – шоферы бар, безгә алар икесе берләшкәндер төсле тоела.
Шофер эше гади һөнәр кебек. Бу чыннан да шулаймы соң? Район мәдәният бүлеге шоферлары Рамил Асраров һәм Эдуард Закировларга карап, мондый нәтиҗә ясап булмый. Ел фасыллары үзгәрә, транспорт чаралары камилләшә, ләкин шофер креслосы гына үзгәрешсез кала.
«Үземне беркайчан да башка һөнәр иясе итеп күз алдына китергәнем юк, – дип сөйли Рамил Асраров. – Башка малайлар кебек үк кечкенәдән автомобильләр белән кызыксынып үстем. Югары Тәтешле мәктәбен тәмамладым. Башта Нефтекамада электрик, соңыннан водитель таныклыгы алып, Дэмен АПКсында шофер булып эшли башлагач, водитель һөнәреннән дә кызыклырак һөнәр булмавын аңладым. Минем өчен шофер булып эшләү – даими хәрәкәт, үзгәрешләр, яңа урыннар һәм танышулар». 2000 елдан башлап Рамил Рәвил улы район мәдәният бүлегендә шофер булып эшли. 22 ел мәдәният өлкәсендә шофер булып эшләү аның беренче класслы шофер булуы турында сөйли түгелме?!
Һәрвакыт элемтәдә булырга, һәрвакыт кайдадыр барырга әзер булырга. Бу сыйфатларга Эдуард Закиров кебек җаваплы һәм тәртипле кеше генә ия була ала. Ул да Югары Тәтешле егете. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Нефтекамадагы һөнәрчелек училищеларның берсендә укып, водитель таныклыгына ия була. Урман пунктында, РТП оешмасында эшләгәннән соң, ерак Себер тарафларына юллана. «Чит илдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул», – ди халык мәкале. Эдуардны да туган якның тарту көче үзенә тарта. 2015 елдан бирле ул да мәдәният бүлеге водителе.
«Юл шома, бормалы булырга мөмкин, кайвакыт үтеп булмый торганнары да туры килә. Юл, тормыш кебек үк, киртәләрсез булмый. Аларны намус белән, үз пассажирларыңа хөрмәт белән һәм үз эшебезне җиренә җиткереп үтәргә кирәк, – ди Эдуард Фәнзәви улы. - Руль артына утырып, без юлда куркынычсызлык өчен җаваплылык алабыз. Аны йөртү өчен безгә аек акыл, фикер һәм рухны яңартырга кирәк. Хәтта иң катлаулы трассаны да елмаю белән үтеп була, әгәр аны тагын бер маҗара итеп кабул итсәң. Оптимизм-безнең эштә тугры дус!»
Теләсә кайсы шоферның хезмәте катлаулы һәм җаваплы, ә машина куркыныч тудыручы объект булып тора. Кешеләрнең тормышы шоферның үз эшенә ничек каравына, техниканы никадәр яхшы белүенә бәйле. Рамил Асраров һәм Эдуард Закиров кебек егетләр булганда юлларга ышаныч белән чыгарга була.