Безнекеләрне бел!
9 ноябрь 2022, 05:28

Сулар агып, еллар үтсә дә…

Гаиләдә ул яраткан ир, әти, зурәти. Тормыш иптәше Ләйсән Габделбарый кызы белән ул һәм кыз тәрбияләп үстерделәр, олы тормыш юлына лаеклы әзерләделәр.

Сулар агып, еллар үтсә дә…Сулар агып, еллар үтсә дә…
Сулар агып, еллар үтсә дә…

Ул вакыттан алып бик күп еллар үтте, шактый сулар акты. Яралар бераз төзәлде, солдатлар, офицерлар олыгайды. Ә Әфган сугышы хатирәләре әле булса яшәп килә. Ул истәлекләрне бернинди еллар да, чакрымнар да юа алмый.

Тугыз ел, бер ай, унсигез көн дәвам итә бу сугыш. Аның уты аркылы 550 мең совет солдаты уза. Алар арасында якташы- быз, Кашкак авылыннан Раданис Салихов та бар.

Әфганчылар медальләрен бик сирәк тага, ә башларыннан кичкәнне тагын да сирәгрәк сөйли. Бу сугыштан алар истәлекләр генә алып кайтмаган. Раданис Җәдит улы ≪Батырлык өчен≫, ≪Рәхмәтле әфган халкыннан≫ һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

–Полкташларымның ярдәме турында бик озак сөйләр идем. Исән кайтуымда аларның да өлеше зур булды. Ә бит бу сугышта 15 меңнән артык совет хәрбиләре вафат булды. Яшь, тормышны яңа башлаган егетләр харап булды. Без бүгенге көндә күпмедер мәлдә алар өчен дә яшәргә тиеш. Әле дә төрле тормыш хәлләре туып тора, ветераннарыбызга да төрле ярдәм кирәк. Шул максатта районда оешкан ≪Әфган ветераннарының хәрби туганлык союзы≫ зур көч булып тора. Аның рәисе Җәмил Исламов төрле яклап ярдәм күрсәтә. Хәзер генә ул ветеранга госпитальгә яки шифаханәгә юллама алу авырлык тудырмый, 90нчы елларда бу үтә дә катлаулы иде. Инвалид ветраннарыбыз да игътибардан читтә калмый. Бәлки бу эшләр бик күренеп тә бармыйдыр. Аның күренүе кирәкми дә. Без аларны афишаларга яратмыйбыз, бары тик эшлибез, – ди әфганчы.

– Бер җөмлә белән сугышны ничек итеп тасвирлап була, – дигән сорауга Раданис: – Булмый, – диде. – Сугыш – ул бик күп кан, югалтулар, кайгы. Аның дәресен еллар үтү белән дә үзләштерәсең.

Аз гына хатирәләр дә, җырдагы сүз булсынмы ул, берәр атрибутмы – барысы да йөрәккә үтеп керерлек, ирләр күз яшен чыгарырлык куркыныч көч. Шуларның барысын да кичкән, үз күзләре белән күргән Раданис Салихов бүгенге тормышының һәр минутын кадерләп яши.

Ерак калган 80нче елларда малайлыктан да чыгып бетмәгән Раданисны тормыш бик тиз өлгертә. Әмма ул барлык сынауларны да чын батырларча лаеклы үтә. Утта чыныккан ирләр дуслыгының кадерен белә. Ул гомер буе намусы һәм якты истәлекләргә тугры булып яши.

Туган якларына әйләнеп кайткан илебез сакчысының арытабангы тормышы туган колхозында шофер булып үтә. Менә инде 35 ел ул кече ватанына һәм һөнәренә тугры булып яши. Раданис иң авыр участокларда хезмәт сала. Аңа сөт ташуны да ышанып тапшырулары Раданисның җитдилеген исбатлый. ≪Крупская≫ җәмгыятендә җитештерелгән сөтнең сыйфатына, сакланышына ул да җаваплы.

Гаиләдә ул яраткан ир, әти, зурәти. Тормыш иптәше Ләйсән Габделбарый кызы белән ул һәм кыз тәрбияләп үстерделәр, олы тормыш юлына лаеклы әзерләделәр.

Чын ир-атка хасил булган күренешләрне Раданис тулысынча үтәде.

 Энҗе БӘДЕРТДИНОВА. Шулган

 

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас