

18 ноябрьдә Благовар районының Языково авылында Рим Хәсәновның "Чәкәләр уяныр" җыр башкаручыларның республика ачык конкурсы узды.
Чара төбәктә 2015 елдан Благовар районында туган, танылган композитор Рим Мәхмүт улы Хәсәновның җыр иҗатын саклап калу һәм популярлаштыру максатыннан уздырыла.
Конкурсны оештыручылар - Башкортстан Мәдәният министрлыгы, республика Халык иҗаты үзәге, Благовар районы хакимияте.
Бәйгедә үзешчән һәм профессиональ ялгыз башкаручылар һәм вокаль коллективлар катнашты.
Гала-концертта маэстро үзе булды.
- Благовар районы һәрвакыт минем күңелемдә кала, Кармасан елгасындагы су да изге кебек тоела, районнан чыккан кешеләр әзерлеге һәм талантлары белән аерылып торалар, - диде якташлары алдында чыгыш ясаганда Рим Мәхмүт улы. Ул яңа җырын башкарды.
Бу бәйгедә безнең район данын мәдәни-ял үзәге солисткасы Гөлфинә Илтимерова яклады. Җыр ярышы нәтиҗәләре буенча Гөлфинә Исәнбай кызы 2 нче дәрәҗә лауреат булды. Җиңүчене котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
Гран-прига Күмертау шәһәренең "Сулпан" халык вокаль ансамбле лаек булды.