

Җилкәннәр – җилдә, кеше тормышта сынала, диләр. Шактый гомер яшәгәннән соң, дөньяң түгәрәк: яраткан эшең, таянырга ныклы гаиләң бар, җаның тыныч икән, димәк, тормышта үз юлыңны тапкансың. Бүгенге героем да гади авыл малаеннан югары вазыйфага үз тырышлыгы, үз белеме, үз көче белән ирешүчеләрнең берсе.
Абруйлы һәм һәрвакыт таләпчән бухгалтер һөнәрен, нигездә, хатын-кызлар сайлый. Бүген бухгалтерия хезмәткәренә иң җитди таләпләр куела: ул бухгалтерлык исәбе, законнар нигезләрен белгән, зур күләмдә мәгълүмат, махсус компьютер программалары белән эшли белгән профессионал булырга тиеш. Югарыда телгә алынган сыйфатларның барысын да «Урожай» АПКсы баш бухгалтеры Зәйдуллин Баян Зәки улы берләштерә. Аның чирек гасырдан артык баш бухгалтер стажы бар.
Ялгызнарат урта мәктәбен тәмамлаган егет, Бөредә укып, водитель таныклыгы ала. Армия сафларына киткәнче туган колхозында терлекче булып эшли. Туган ил алдындагы изге бурычын ул ерак Германиядә үти. Хезмәтен тутырып кайткач та Баян каядыр китәргә ашкынмый, колхозда эшләвен дәвам итә. Ләкин югары белем алу теләге һич кенә тынгылык бирми аңа. Һәм ул тәвәкәлләп, башкалага юллана.
Авыл хуҗалыгы институтында укыган елларын сагынып искә ала Баян Зәйдуллин. Кулына бухгалтер дипломы алган югары белемле авыл егете шәһәрдән яхшы эш урыны эзләми, ә җаны-тәне белән береккән туган авылына юл тота. Баштагы мәлләрдә бухгалтер, баш икътисадчы булып хезмәт салса, 1996 елдан башлап колхозның баш бухгалтеры вазыйфасын башкара ир узаманы.»Иң авыр вакытлар – колхозның бөлгенлеккә төшкән еллары булды. Кассада акча юк, эшчеләргә хезмәт хакы түләргә кирәк – чыгу юллары табылмас кебек иде. Ләкин җитәкчелек белән берлектә киңәшләшеп эшләү, колхозчыларның тырышлыгы, алдагы көнгә ышаныч белән карау нәтиҗәсендә колхоз таркалмады», – дип искә ала үткән елларын колхоз белгече.
Баш бухгалтер хезмәтенең үзенчәлеге шунда, ул югары игътибарлылык, төгәллек һәм тырышлык таләп итә. Аның кул астында эшләүчеләр, салым инспекторлары, килүчеләр белән аралашуы хөрмәт һәм яхшы теләк принципларына корылган. Хезмәте икътисад, банк эшчәнлеге, салым органнары белән тыгыз бәйләнгәнлектән, Баян Зәки улы бу юнәлештә дә компетентлы булырга омтыла. Компьютерлаштыруга карамастан, бухгалтер хезмәте җиңеләймәде. Киресенчә, бүгенге көндә югары профессиональ дәрәҗәдә булу кирәк. Мобильлек, югары җаваплылык хисе куелган бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Баян Зәйдуллин күпьеллык тырыш хезмәте өчен Русия Федерациясенең, БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Почет грамоталары һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.
Тормыш иптәше Гөлфия Миңнехәмәт кызы белән алар ике бала тәрбияләп, олы тормыш юлына аяк бастыралар. Шуны да әйтеп үтәсем килә, Гөлфия дәикътисадчы булып хезмәт куйган ихтирамлы ханым. Уллары Илфир да, кызлары Зилия дә, әти-әнисе юлын дәвам итеп, экономист һөнәрен сайлаганнар.
Тормышта һәркем үз юлын сайлый. Баян Зәки улы гомерен туган җирендә бухгалтерлык эшенә багышлаганына һич үкенми һәм ышанычлы адымнар белән алга атлый.