Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
6 февраль 2023, 10:56

Кыю яугир ялга кайтты.

Оренбургта ике ай әзерлек үткәннән соң, Украинга китә Инсаф. Колледжда алган пешекче-кондитер һөнәренең яу яланында да кирәге чыгар дип уйламагандыр егет

Кыю яугир ялга кайтты.
Кыю яугир ялга кайтты.

Украина тарафыннан сигез ел дәвамында геноцидка дучар булган халыкны яклау өчен Донбасс җирендә махсус хәрби операция башлангач, башкортстанлылар да анда катнашырга теләк белдерде, кулларына корал алырга мәҗбүр булды.

Районыбызның Бәдрәш авылыннан Инсаф Шәйхуллин да шулар рәтендә. Ул Украинадагы махсус операция хакында ишетү белән анда китәргә ашкына. 2022 елның 1нче июлендә үзе теләп махсус хәрби операциягә юллана. Әле Шәйморатов исемендәге батальон яугире туган ягына кыска вакытлы ялга кайтты. Безгә аның белән очрашып әңгәмәләшү насыйп булды.

Оренбургта ике ай әзерлек үткәннән соң, Украинга китә Инсаф. Колледжда алган пешекче-кондитер һөнәренең яу яланында да кирәге чыгар дип уйламагандыр егет. Ул өлкән пешекче булып хезмәт итә. Ул бит сугышның эчендә түгел, ә ашарга әзерләп кенә тора дип уйлаучылар да табылыр мәкаләне укыгач. Ләкин андыйлар ялгыша. Армия нинди генә көчле булмасын, аны ашатырга кирәк. Пешекчеләр фидакарьлек белән хезмәт итә – хәрби бурычны үтәү турыдан-туры аларга бәйле булуын алар аңлыйлар. Пешекче булса да, автоматы һәрчак янында аның.

 – Ашамыйча, бернинди сугышчы да алга таба бара алмый. «Ашасаң ботка, китәрсең ходка», – ди бит халык мәкале дә. Пешекче буларак, мин солдатларны ашатырга тиеш. Бу минем бурычым, – ди Инсаф. – Халык арасында яугирләребез ачлы-туклы яшиләр, эчәргә су да юк икән дигән имеш-мамышлар таралган. Бу дөрес түгел. Ашарга пешерү өчен бөтен төрле азык-төлек тә җитәрлек күләмдә билгеләнгән вакытта китерелә. Мөмкинчелек булганда үзебез ашарга теләгәнне сатып та алабыз. Республикабыз Хөкүмәте, район хакимияте тарафыннан һәрдаим зур ярдәм күрсәтелә. Форсаттан файдаланып, барлык сугышчан дусларым, шәйморатовчылар исеменнән республика халкына, райондашларыбызга зур рәхмәтләребезне җиткерәм. Туган яктан килгән гуманитар ярдәм, укучыларның хатлары безнең күңелләрне дәртләндерә, сугышчан рухны күтәрә. Күптән түгел ике-өч көнгә бер мунча юыну мөмкинлегебез дә барлыкка килде – күчмә мунча килеп җитте.

Беренче көннәрдә яу яланында курку хисе булдымы, нинди авырлыклар белән очраштыгыз, дигән сорауга «Курку да юк, паника да булмады. Приказ бирелгән икән, син үтәргә тиеш. Авырлыклар булмады түгел, аларны да җиңәргә өйрәндек. Безнең кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез, – дип җаваплады. – Кире иптәшләрем янына барам. Мин инде сугыш чыныгуы алган солдат, андагы хәлләрне яхшы аңлыйм. Без булмасак, кем барыр? Сугышчан дусларым белән бер-беребезне ташламаска, кирегә килергә дип үзара сүз бирештек. Әлбәттә, туганнарым борчыла. Бар да әйбәт булыр, дип тынычландырам үзләрен. Кире кайтырмын, дип сүз бирдем».

Әңгәмә барышында якташыбыз киләчәккә планнары белән дә уртаклашты. Яу яланыннан кайткач, хәрби эшчәнлеген дәвам итү нияте белән укырга керергә теләге барлыгын да әйтте.

Әлеге көннәрдә Инсаф Шәйхуллин Югары Тәтешледә яшәүче туганнары Фәнирә һәм Рәдиф Бадыковларда кунакта. Авылдагы туган йортын ремонтлап, карап торганнары өчен аларга да чиксез рәхмәтләрен белдерде егет.

Инсаф Таһирҗан улы белән аралашу миңа тормышка башка күзлектән карарга ярдәм итте: беркайчан да төшенкелеккә бирешмәскә! Язмыш сынаулары алдында югалып калмавы, тормышны яратуы белән соклану уятты якташым.

Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас: