Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
27 февраль 2023, 14:17

Шундыйларга авыл таяна

Тумышы белән Кодаш авылы егете ул. Туган авылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Әрибаш һөнәрчелек училищесында укып, шофер таныклыгы ала.

Шундыйларга авыл таяна
Шундыйларга авыл таяна

Авыл баласы бит ул кече яшьтән эшкә, хезмәткә, матурлыкка тартылып үсә. Үсеп буйга җиткәч тә, һәр иртә саен сөенеп эшенә ашыга, бөтен күңелен яраткан хезмәтенә багышлый. Әле ул гынамы, йорт-җирен, каралты-курасын да төзекләп, матурлап, башкаларга үрнәк булырдай итеп тота. Нинди генә авырлыклар булса да, куркып, каушап калмый, тырышлыгы белән куйган максатларына ирешә, яңадан-яңа үрләр яулый, дәрәҗәләргә ирешә. Кодаш авылында да хөрмәткә лаек мондый кешеләр шактый. Шуларның берсе – Альберт Шәмсиев хакында язып китмәкче булам бүген сезгә.

Тумышы белән Кодаш авылы егете ул. Туган авылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Әрибаш һөнәрчелек училищесында укып, шофер таныклыгы ала. Хәрби хезмәтенең беренче елы Украинада үтсә, икенче елында Грузиягә күчерелә. 90нчы еллар башында анда барган болганышларны җайга салуда да катнашырга туры килә аңа. Туган ягына кайткач, «Урал» колхозында тәүге хезмәт чыныгуын ала Альберт. Бик күп еллар БРның "ҮЗӘК" МТСдә тырыш хезмәт сала. Әлеге вакытта ул үзәк район дәваханәсендә ашыгыч ярдәм бүлеге шоферы булып эшли. Димәк, һәр минут-секунд кадерле чакта авыру янына барып җитеп, тиешле ярдәм күрсәтүдә, кайчагында үлем кочагыннан йолып алуда аның роле бик зур. Ашыгыч ярдәм машинасы шоферына руль артында гына утырырга туры килми. Машинасын карап, төзек хәлдә тотуның мөһимлеге турында әйткән дә юк. Авыруны дәваханәгә алып китәргә кирәк булган очракта, үзе йөрерлек хәлдә булмаса, өеннән күтәрешеп алып чыгарга, ашыгыч ярдәм бүлегенә алып керергә, аннары тиешле дәвалау бүлегенә озатырга да туры килә.

Украинадагы чуалышлар хакында телевизор аша ишетеп һәм күреп торабыз. Канкойгыч бәрелешләр нәтиҗәсендә күпме гаепсез кешеләрнең гомерләре өзелә, яшәгән йортлары, күпме биналар җир белән тигезләнә. Безнең якташларыбыз да явыз бандеровчыларны тар-мар итүдә, бер гаепсез халыкны яклауда үз өлешен кертә. Альберт Рәви улы да үз теләге белән нацизмга каршы көрәшүчеләр сафына баса. Күптән түгел ул исән-сау туган якларына әйләнеп кайтты.

 – Билгесезлек һәрвакыт куркыта. Тик Ватан алдындагы җаваплылык хисе өстенлек итте. Мин махсус операциядә катнашырга кирәклеген һәм үз халкыңны яклау өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тиешлегемне аңлап эш иттем. Новочеркасск шәһәрендә әзерлек үткәннән соң, алгы сызыкка җибәрделәр. Мөмкинчелек булу белән беренче чиратта гаиләмә шалтыратып, үземнең исән-сау булуын хәбәр итәргә тырыша идем. Кайчакта көн саен, ә кайбер вакытта атналар буе элемтәгә чыга алмыйсың. Безнең «Барс» отрядында илебезнең төрле почмакларыннан, шул исәптән Башкортстан егетләре дә уртак максат – куелган бурычларны җиренә җиткереп үтәп чыгу, җиңүнең безнең якта булуына чын күңелдән ышану белән батырларча сугышалар. Илебез күге аяз, тормышыбыз тыныч, имин булсын иде, – ди яугир якташыбыз.

Альберт – нинди эшкә тотынса да, башкарып чыга торган алтын куллы авыл уңганы. Техниканы да үз итә, балта остасы да. Үзләренең тракторы һәм машиналары бар. Бал кортлары үрчетү белән шөгыльләнергә дә вакыт таба ир узаманы. Кыскасы, тормыш дилбегәсен кулында нык тотучы чын ир-егет ул. Нинди йомыш белән мөрәҗәгать итсәк тә, бер вакытта да кире борганы юк, кулыннан килгәнчә ярдәм итә, киңәшләрен бирә, диләр аның турында авылдашлары.

Тормыш иптәше Миләүшә Әдис кызы белән тату гаилә корып, бер кыз һәм малайга гомер биргәннәр. Раббыбыз аларга зур сынау биргән – Шәмсиевлар «үзенчәлекле» балалар тәрбиялиләр. Ләкин алар бу авырлыкларга бирешмичә, балалары өчен булган мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмаска тырышалар. Кызлары Альмира Бакалы коррекцион мәктәп-интернатын тәмамлаганнан соң, Ижевск дәүләт техник университетында белем алуын дәвам итә. Уллары Алмаз әле шул ук мәктәп-интернатта белем ала.

Шәмсиевлар шәхси хуҗалыкларын да башкаларга үрнәк итеп алып барырга өлгерәләр. Зур итеп каралты-кура булдырып, күпләп мал, кош-корт асрап, үз көчләре белән тапканыннан тәм табып яшиләр. Киң күңелле, кунакчыл гаиләнең туганнары, дуслары, күршеләре өчен дә капкалары һәрчак ачык.

Альберт Шәмсиев кебек уңган ир-егетләребез булганда авылларыбыз бетмәячәк әле дигән фикеребез күңелләрдә ныгый гына.

Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас: