Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
20 март 2023, 08:50

Борынгы һөнәр ияләре

Һәр кеше көн саен күпмедер дәрәҗәдә җәмәгать туклануы эшчәнлеге белән очраша. Кафе, рестораннар, балалар бакчалары һәм мәктәпләр, сәламәтлек саклау учреждениеләре – безне бөтен җирдә кухня хезмәткәрләре ашата. Аларның профессиональлегенә һәм сәләтенә ризыкның тәме генә түгел, сыйфаты да бәйле.

Борынгы һөнәр ияләре
Борынгы һөнәр ияләре

Район үзәгендәге «Чулпан» кафесының ишеген ачмаган кеше юктыр дисәм дә ялгышмамдыр. Район халкы гына түгел, кунакка кайтучылар да: «Их, Тәтешле шәңгәсенең тәмлелеге!» – диләр. Әйе, район кулланучылар җәмгыятенә караган "Чулпан" кафесы – ул тәмле ашау урыны гына түгел, ә уртак кызыксынулы кешеләрнең очрашу урыны да. Барлык килүчеләр дә кадерле кунаклар буларак кабул ителә һәм аларга тиешле дәрәҗәдә хезмәт күрсәтелә.

Ашханәгә килүчеләр төрле бит. Барысы да үз сораулары һәм өстенлекләре белән. Ә кафеда әзерләнгән ризыкларны тиз генә сайлап алып булмый, чөнки көндәлек менюда 20 төрдән артык ризык әзерләнә. Монда инде пешекчеләр икеләнеп торучыларга нәрсә ашарга икәнен сайларга ярдәм итә. Алар исә үз эшләренең осталары. Өлкән пешекче Резеда Гәбделхакова, пешекчеләр Римма Заһирова, Миләүшә Лотфуллина әзерләгән ризык һәрвакыт югары сыйфатлы, тәмле. Кафеда юылмаган савыт-сабаның өелеп торуына һичвакыт юл куелмый. Монда Нурсилә Мөхәмәтдинованың зур тырышлыгы турында әйтеп китми булмый. Техник хезмәткәр Фәнзилә Махиянова исә бүлмәләрнең, цехларның чисталыгын, пөхтәлеген тәэмин итә.

 – Без үз дәрәҗәбезне сакларга тырышабыз, шуңа күрә сыйфатлы продуктлар белән генә эшлибез, – ди «Гомуми туклану» кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе Зилә Фәтхиева. – Әлбәттә, күп нәрсә хезмәткәрләргә дә бәйле. Безнең командабыз – үз эшләренең чын профессионаллары.

Әйтеп үтәргә кирәк, Зилә ханым шушы өлкәгә 30 ел гомерен багышлаган оста оештыручы һәм ихтирамлы җитәкче.

 

Берүк бинада урнашкан «Кулинария» цехы хезмәткәрләре дә тик мактау сүзләренә генә лаек. Күп еллар шушы өлкәдә хезмәт куйган өлкән кондитер Наилә Әҗмиева, Гөлшат Исламова, Рәмилә Усмановаларны да җитәкчелек бары тик уңай яктан гына телгә ала. Алар пешергән төрле пироглар, кекс, бавырсак, шәңгәләрне район халкы бик теләп сатып ала.

«Кулинария» цехы буфеты сатучылары Рушания Хаҗиева, Әлфия Садерлиманова, Анюта Туктарова турында әйтеп китмәсәк, «Гомуми туклану» кулланучылар җәмгыяте турындагы язмабыз тулы булмас. 16 яшендә район кулланучылар җәмгыятенә эшкә килгән Рушания Хаҗиева буфетка кергән һәркемне ачык йөз белән каршы ала, кирәкле товарларын алырга ярдәм итеп, елмаеп озатып кала. Әлфия һәм Анюта ханымнар да башкарган хезмәтләренә бар күңелен сала, кулланучылар соравын канәгатьләндерү өчен көчләрен кызганмый.

Район, республика күләмендә үткән төрле чаралар, Сабантуй, конкурслар, күргәзмәләр булсынмы, «Гомуми туклану« кулланучылар җәмгыяте катнашлыгыннан башка үтми. «Чулпан« кафесы хезмәткәрләре туй, юбилей, туган көн мәҗлесләренә дә менә дигән итеп өстәл әзерли, кунакларны югары дәрәҗәдә хезмәтләндерә.

 

«Гомуми туклану» кулланучылар җәмгыяте хезмәткәрләре бербөтен гаилә кебек, ә эш алар өчен икенче йорт дип исәпләнә. Ә коллективта мондый гармония хөкем сөргәндә, эш тә һәрвакыт шома бара.

Оешкан, хезмәт сөючән, пөхтә һәм сабыр коллективның төп бурычы – районыбыз мәнфәгате өчен көн саен хезмәт куючыларны тәмле һәм файдалы аш белән тәэмин итү.

Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас: