«Тәтешле электр челтәрләре, торак һәм төзекләндерү» җәмгыятендә чистарту корылмалары операторы вазыйфаларын башкаручы Рамил Хәйдәршин һәм Мөдәрис Газизовларның хезмәте күзгә күренеп торган эш түгел. Алар агынты суларны чистарту комплексына хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүче, җиһазларның эш режимын күзәтүче, планлы ремонт үткәрүче белгечләр. Бу хезмәтнең уңышлылыгына торак пунктлардагы санитар-эпидемиологик хәл турыдан-туры бәйле.
Рамил Гайнанша улы Уядыбашта туып-үсә. Югары Тәтешле урта мәктәбен тәмамлаган егет, озак еллар ерак Себер тарафларында шофер булып хезмәт сала. Сәламәтлеге какшау сәбәпле, 2010 елда катлаулы операция үткәрә. «Тәтешле электр челтәрләре, торак һәм төзекләндерү» җәмгыятендә ул 2014 елдан бирле эшли. Тыйнак, аз сүзле хезмәткәр район хакимияте, үзе тырышып хезмәт иткән җәмгыятнең күпсанлы Мактау грамоталарына лаек булган.
Тормыш иптәше Рәшидә Җәгафар кызы белән тату гаилә корып, ике малай һәм бер кызга гомер бүләк иткән алар. Әти-әниләре кебек үк Хәйдәршиннарның балалары да туган җирдә яшәүне хуп күргән. Бүген Рамил абый белән Рәшидә апа оныкларының яраткан дәү әни-дәү әтиләре. Ә алар аз да түгел, күп тә түгел – төп-төгәл ун бөртек.
Мөдәрис Мөхтәр улы тумышы белән Балтач районы Урта Елга авылыннан. Түбән Сикияз мәктәбен, Балтач һөнәрчелек училищесын тәмамлаган егет. 1978 елдан бирле Тәтешле җирен үз итеп, районыбыз мәнфәгатенә тырыш хезмәт сала. «Сельхозтехника», «Сельхозхимия» оешмаларында шофер, тракторчы булып озак еллар эшли ул. Чистарту корылмалары операторы вазыйфаларын исә 2008 елдан башкара. «15 ел буена эшләү дәверемдә бер тапкыр да аварияләргә юл куелмады. Эшебезне Рамил белән бер-беребезне аңлап, киңәшләшеп башкарабыз», – ди Мөдәрис абый. Аның да тырыш хезмәте бихисап мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән билгеләнгән
Гашурә Сөнгәт кызы белән бер ул, бер кыз тәрбияләп, олы тормыш юлына бастырганнар. Хәзер инде ике оныкларының уңышларына сөенеп, аларны тәрбияләүдә кулларыннан килгәнчә ярдәм итеп яши Газизовлар.
Барлык катлаулыкларга карамастан, коммуналь хезмәтләренең бер мөһим плюсы бар – ул һәрвакыт кирәк булачак. Димәк, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшләүчеләргә кризис куркыныч түгел.