Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
15 апрель , 14:33

Сакта тора егетләр

Армия! Гади генә тоелган бу сүз эченә тирән мәгънә салынган. Армия хезмәте сабыр булырга, тәртипкә, төгәллеккә, җаваплылыкка өйрәтә, чыныктыра, кешенең фикерләү дәрәҗәсе, характеры да яхшы якка үзгәрә, тагын сыналган чын дуслар табарга да ярдәм итә. Шул ук вакытта якыннарыңның кадерен, тормышның асылын ныграк аңлый башлыйсың. Егетләр армиядән чын ир-ат булып кайта.

Сакта тора егетләр
Сакта тора егетләр

Мәмәтәй егете Айнур Нигамәтҗанов та туган ил алдындагы изге бурычын үтәүгә бик җитди карый.  Кечкенәдән бик тырыш, актив, ярдәмчел булып үсте ул. Мәмәтәй башлангыч мәктәбендә укыган вакытта барлык фәннәрдән дә тик яхшы билгеләренә генә иреште, спорт белән дус булды. Иске Кайпан мәктәбенең 9нчы сыйныфын тәмамлаганнан соң, укуын  Нефтекама машиналар төзү колледжында дәвам итте. Уку елларында Айнур Нигамәтҗанов колледжның иҗтимагый тормышында, мәдәни һәм спорт чараларында актив катнаша. Тулай торакта  староста итеп сайлана, студентлар үзидарәсен оештыруда булыша, тулай торак Советы рәисе вазыйфасын башкара. Бу уку йортын Айнур кызыл дипломга тәмамлады. Аннан армиягә китте. Хәрби хезмәте аның Мәскәү шәһәрендә Росвардия гаскәрләрендә үтә. Ул хезмәтеннән зарланмый, аңа солдат тормышы ошый. Һәр егет солдат мәктәбе үтәргә тиеш дип саный ул.

Күптән түгел ул хезмәт иткән часть командирыннан солдатның әти-әнисе исеменә Рәхмәт хаты җибәрелү һәм  кече сержант званиесенә лаек булуы турындагы хәбәр дә егетнең яхшы хезмәте турында сөйли. «Сезнең улыгызны командирлары һәм хезмәттәшләре хезмәт сөючәнлеге, тыйнак һәм намуслы, тырыш егет булуы өчен хөрмәт итә. Часть командованиесе исеменнән улыгызга яхшы тәрбия биргән өчен сезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Сез чын Ватан сакчысы үстергәнсез һәм аның белән горурлана аласыз», – диелә әлеге хатта. Кече яшьтән хуҗалык эшләрендә чыныгып үскән егет армиядә дә сынатмый. Якыннарының, якташларының йөзләренә кызыллык китерми, туган ил алдындагы бурычларын намус белән башкара.

Тагын ике-өч айдан Айнур, хәрби хезмәтен тәмамлап, туган якларына кайтачак. Шатлыклы күрешүләр насыйп булсын.

Махсус хәрби операциядә катнашучы, Ватан сагыга беренчеләрдән булып киткән Кальмияр егете дә сынатмый.Бу хакта аның командованиесеннән килгән рәхмәт хаты сөйли:

«Хөрмәтле Рита Миндияровна!

Сезнең улыгыз, махсус хәрби операциядә катнашучы рядовой Минлиаскаров Рудий Генадьевич, хәрби бурычын намус белән үти, ышанып тапшырылган коралны оста куллана, хәрби хәрәкәтләр барышында тырышлык һәм профессионализм күрсәтә.

Хезмәттәшләре һәм командирлары арасында хөрмәт һәм абруй яулады. Рудий югары әхлакый сыйфатлар, хәрби туганлык, тугрылык, бурыч һәм намус үрнәге булып тора.

Полк командованиесе һәм шәхсән үз исемемнән шундый ул тәрбияләгәнегез өчен Сезгә тирән рәхмәт белдерәм, Рита Миндияровна. Сез Туган илебезнең чын сакчысын үстергәнсез һәм аның белән горурлана аласыз.

Рудийның хезмәткә мөнәсәбәтен үзгәртмәячәгенә ышаныч белдерәм», – диелә бу хатта.

Шундый солдатларыбыз булганда ил иминлеге ныклы булыр.

Сакта тора егетләр
Сакта тора егетләр
Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас: