Барлык яңалыклар

Җилдәй җилеп килә чаптарым...

Яшьлек – ул һәр кеше тормышында гүзәл чор булу өстенә, күңелнең җилкенгән чагы да. Бу – яңа ачышларга, эзләнүләргә омтылу, хыялларны тормышка ашыру мәле дә. Районыбызда эзләнүчән, яңалыкка омтылучы яшьләребез бихисап.

Җилдәй җилеп килә чаптарым...
Җилдәй җилеп килә чаптарым...

 Шушы көннәрдә генә армия сафларыннан кайткан Кашкак егете Айназ Нуруллин шундыйларның берсе.

Айназ – гомерләрен авыл хуҗалыгына багышлаган күркәм гаилә Рима һәм Рәзиф Нуруллиннарның кече уллары. Абыйсы Нияздан дүрт яшькә кечерәк малай аның белән бергә хоккей суга, футбол уйный. Кашкак башлангыч, Шулган урта мәктәпләрендә укыган вакытта клубта һәм мәктәптә үткән мәдәни чараларның уртасында кайный, җыр-биюгә дә оста булып үсәләр. Үсмер укуын Нефтекама нефть колледжында дәвам итә. Монда да ул җәмәгать эшләрендә, уку йортының мәдәни тормышында актив катнаша. Кулына диплом алган егет илебез сагына баса. Хәрби хезмәтен ул Волгоград өлкәсе Камышлино шәһәрендә радиация, химик һәм биологик саклау гаскәрләрендә үтә.

Ачык йөзле, киң күңелле Нияз һәм Айназ Нуруллиннар кечкенәдән атлар ярата. Әти-әнисе аларга колын алып бирә. Малайлар аны иркәләп, яратып тәрбиялиләр. Атта йөрү – ул романтика, җанга рәхәтлек, тынычлык китерә торган шөгыль генә түгел. Ә үзең бәләкәйдән карап үстергән ат дусларга биргесез була. Үсмер малайның атына шикәр, сохари телемнәре каптырып, көзен алма белән сыйлап, сөеп куюлары – нинди матур күренеш! Айназ «Иркә»се белән урман-кырларны урап кайтырга ярата. Энесенең атлар яратуын хуплап, махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан Нияз абыйсы аңа тагын өч ат бүләк иткән. Менә дуслык, туганлык, бердәмлек кайда ул! Элек-электән Гәрә елгасында ат йөздергән ата-бабаларыннан киләдер бу үҗәтлек.

14 яшендә Айназ беренче тапкыр ат ярышында катнашырга батырчылык итә. Җайдак егетнең район сабантуенда җиңеп чыгуы аны яңа үрләргә әйди. Ул «Иркә»се белән күрше район сабантуйларында да призлы урыннар яулый. Шушы җиңүләре, үҗәтлеге, ныкышмалылыгы аны 2019 елда республикада үткән «Терра Башкирия» XIнче ат-спорт турнирына алып килә һәм Айназ бронза призеры була. Ә 2020 елда исә ул тугры дусты белән 1нче урын яулый һәм «Терра Башкирия» кубогына ия була. Аның кебек атларны чын күңелдән яраткан курку белмәс тырыш егетләр оста җайдаклар булып җитешә дә инде. Ат бит ул яратканны белә, тәрбия һәм игътибарны аңлый. Бар яклап та сәләтле, ат чабышларында беренчелекне бирмәгән Айназны авылдашлары яратып «Кояш малай» дип йөртә. Чынлап та, кояш кебек балкып тора ул, йөзеннән һичкайчан елмаю китми аның. Исеме дә ай нурыннан алынган бит.

– Улыбызның атларга тартылуын башта бик хупламадык. Соңыннан инде аның бар күңелен биреп тәрбияләгәнен күргәч, ризалаштык. Үзенә күрә бер шөгыль дә, сәламәтлек өчен дә файдалы, – диләр әти-әнисе, уллары белән горурланып.

– «Иркә» янына чаптарлар өстәлгәч, минем мәшәкатьләрем тагын да артты. Булсын әйдә, мин аларны бик сагынып кайттым, – ди Айназ.

Ат җанлы Айназ Нуруллин киләчәк тә үзенең максатларына ирешер, тугры дуслары белән югары үрләргә менәр дип ышанабыз.

 

Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас: