Исегезгә төшерәбез, былтыр, 16-22 сентябрьдә, Башкортстанда I Халыкара “ГеоВызов” геология чемпионаты беренче тапкыр узды. Ул Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык ("Роснедра") җитәкчесе Евгений Петров ярдәме белән оештырылды.
Ә быел ул 2-9 сентябрьдә уза. Республикага Русиянең 15 субъектыннан, шул исәптән яңа төбәкләрдән, шулай ук 11 чит илдән югары уку йортлары һәм геология юнәлешендәге махсус урта уку йортлары студентлары килде.
- Хөрмәтле "Геовызов"та катнашучылар! Сезне кунакчыл Башкортстан җирендә чын күңелдән сәламлим. Һәм беренче чиратта тыбәк Башлыгы Радий Хәбиров һәм Башкортстан Хөкүмәте исеменнән иң җылы һәм ихлас сәламнәр һәм теләкләр җиткерәм. Мондый масштаблы халыкара чемпионатны икенче тапкыр уздыру - безнең өчен зур мәртәбә! Без сезнең өчен уңайлы шартлар булдырырга тырыштык. Чемпионатны уздыру вакытында сез безнең җылылыкны һәм кунакчыллыкны тоярсыз дип ышанам, - дип саләмләде форумда катнашучыларны Башкортстан Башлыгы Хакимияте Җитәкчесе Максим Забелин. - Башкортстан үзенең уникаль табигый байлыклары белән дан тота. Моннан тыш, безнең республика җир асты байлыклары һәм файдалы казылмалар белән дә мул. Шуңа күрә республика фәнни һәм гамәли яктан да кызыклы. "Геовызов" - яхшы һәм күркәм традиция, ул илебез геологларын гына түгел, хәтта башка илләрдән геологларны да берләштерә.
Шулай итеп, чемпионатта 210 геолог көч сынашачак. Катнашучылар Русиянең 15 субъектыннан килгән. Чит ил катнашучылары арасында: Кытай, ЮАР, Мозамбик, Зимбабве, Эфиопия, Гвинея, Грузия, Гана, Үзбәкстан һәм Казахстан.
- Мондый халыкара чараларда беренче тапкыр катнашам, бик шатмын! Үзем белгәннәрне бәйгедә кулланырга һәм яңа ысуллар өйрәнергә әзермен. Безнең командада 8 кеше - җиде егет һәм бер кыз. Безнең өчен чара бик мөһим һәм кызыклы. Монда булуыбыз һәм шундый халыкара чараның өлеше булуыбыз - бик дулкынландыргыч. Гвинеяне тәкъдим итү җаваплы, бәйгедә барлык көчебезне салачакбыз. Шуны әйтәсем иклә: Уфа - матур һәм уңайлы шәһәр. Шунысы исне китерә - ул бик чиста һәм пөхтә, - дип уртаклашты Гвинея командасы вәкиле Фофана Мхамед "Кызыл таң"га эксклюзив әңгәмәсендә.