Барлык яңалыклар

«Тынычлыкны саклый улларыбыз»

Солдат аналары. Аларга карасаң, борчылу һәм өмет күрәсең. Бу хатын-кызлар кайчандыр повестка килер һәм уллары махсус хәрби операциягә китәр дип уйламаганнардыр да. Бүген аларның бар уйлары балалары янында. Туган илебез мәнфәгатьләрен яклаучы махсус хәрби операция сугышчылары өчен ышанычлы тыл булып иң якын кешеләре – әниләре һәм тормыш иптәшләре тора. Алар, борчуларга карамастан, һәрьяклап Ватан сакчыларының рухын күтәрә.

«Тынычлыкны саклый улларыбыз»
«Тынычлыкны саклый улларыбыз»

Юде авылында яшәүче Фәнүзә Әҗмөхәмәтова да нәкъ шундыйлардан. Югары Тәтешледә туып-үскән кыз, 2нче мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1991 елда Юде егете Фәнгать Сәйфәт улы белән гаилә кора. Яшь гаилә терлек асрый, бакчасында яшелчә-җимеш үстерә. Ямь өстенә ямь өстәп гаиләдә бер-бер артлы кызлары Кристина, уллары Рудик һәм Эдик туа. Бәхетле тулы гаилә булып яшәп ятканда Әҗмөхәмәтовларга авыр кайгы килә: 2000 елда гаилә башлыгы вафат була. Берсеннән берсе бәләкәй өч бала белән ялгыз калган Фәнүзә сыгылып төшми, кайгысын эш белән баса. «Октябрь» колхозында савучы булып хезмәт салган хатын балаларын тәртипле, акыллы итеп тәрбияләргә көч таба.

– Балаларым кечкенәдән кул арасына керде. Нинди эшкә тотынсак та бергә булдык. Йорттагы барлык ир-ат эшен улларым үзләре башкарырга тырышты, – дип искә ала ул елларны хуҗабикә.

Язмыш Фәнүзә ханымны Рәсим Хаҗипов белән очраштыра. Ул да ике баласын бер үзе генә тәрбияли. Ике ялгыз бер бөтен булып, тормыш йөген бергә тартырга карар итә. Ләкин тормыш син дигәнчә генә бармый шул. Рәсим Сәлимҗан улы каты авырудан бакыйлыкка күчә. Бүгенге көндә Фәнүзә Туктар кызы төпчек улы Рүзил белән гаилә нигезен таркатмыйча матур яши.

Ләкин ана күңеле тыныч түгел. Газиз улы Эдик инде ике елдан артык махсус хәрби операция зонасында илебез иминлеге өчен көрәшә. Ана өчен бала иң газиз кеше, ул аңа көч һәм ышаныч бирә. Фәнүзә һәрвакыт улыннан хәбәр көтә, аның белән барсы да яхшы булыр дигән якты өмет белән яши.

Эдик Әҗмөхәмәтов мәктәпне тәмамлаганнан соң, Ревда күппрофильле техникумында токарь һөнәренә ия була. Туган ил алдындагы изге бурычын  да намус белән үти ул. Аннан соң тагын бер ел контракт буенча хезмәт итә. Хәрби хезмәттән соң Эдик Ревда шәһәрендә «НЛМК -Урал» җәмгыятендә үз һөнәре буенча тырышып эшли.

Махсус хәрби операция башлангач егет тынгылык тапмый, яуга киткән якташларыбыз өчен бар күңеле белән борчыла. Һәм 2022 елның 19 октябрендә ул РФ Оборона министрылыгы белән контракт төзеп, илебез иминлеге, тынычлык өчен сафка баса. Уссурийскийда һава-десант гаскәрләрендә хезмәт иткән, Сириядәге чуалышларда катнашкан егетнең сүзе ныклы була: «Бездән башка беркем дә түгел!»

– Улым – чын каһарман. Махсус хәрби операциягә китәргә карар иткәч, билгеле, мин кайгыга калдым. Хәзер дә һәр көнем аны кайгыртып уза, чынлыкта ниләр кичерүемне сүзләр белән генә аңлатып бетерү мөмкин түгел, – дип сөйли яугир анасы. – Ләкин соңыннан «Мин чын ир-егет тәрбияләгәнмен», – дип фикер йөртә башладым. Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган карт дәү әтисе Гыйлемша Мәрдамшин турындагы истәлекләр дә улымның күңелендә ватанпәрвәрлек хисләре уятуга булышлык иткәндер. Ул Ватанга лаеклы хезмәт итә. Димәк, мин көчле, кыю ул үстерә алганмын. Мөмкинлек булганда телефоннан сөйләшеп торабыз. Махсус хәрби операция шартлары хәрби серне саклауны таләп итә. Шуңа күрә, ул, һәрвакыт барсы да яхшы, дип җавап бирә.

Туган җиребезнең батыр улы, якыннарының горурлыгы булган «Азик» позывнойлы яугир күрсәткән батырлыклары өчен «Махсус хәрби операция яугире», II дәрәҗә «Батырлык өчен» медальләре, IVдәрәҗә Георгий тәресе билгесе белән бүләкләнә.

– Сугышлар һичшиксез бетәр, һәм ир-егетләребез туган җиребезгә Җиңү белән кайтыр, анда аларны туганнары, якыннары һәм тыныч тормыш көтә, дигән өмет белән яшим, – ди Фәнүзә Әҗмөхәмәтова.

Без дә яугирләребезгә, сугышчан бурычларын уңышлы үтәп, сау-сәламәт туган якларга әйләнеп кайтуын, ә Фәнүзә Туктар кызына сабырлык, рух ныклыгы телибез.

 

Автор: Сирена Рахимьянова
Читайте нас