

Биредә җитәкче булып 34 елдан артык Фәнил Нуриәхмәтов тырыш хезмәт сала. Мәдәният йорты эшчәнлеге халыкның ялын оештыру һәм төрле чаралар – очрашулар, тематик кичәләр, фольклор бәйрәмнәре, диспутлар, лекцияләр, конкурслар ярдәмендә мәдәни хезмәтләр белән тәэмин итү шартлары тудыруга юнәлтелгән.
Мәдәният йортында 30 елдан артык «Учыныл» удмурт фольклор ансамбле үз эшчәнлеген алып бара. 2007 елда ансамбль «Халык» исемен ала. Бу дәрәҗәне яклап, Уфа, Мәскәү, Санкт-Петербург, Свердловск, Ижау шәһәрләре сәхнәләрендә чыгыш ясый. Бүгенге көндә ансамбльнең 20 әгъзасы бар, шуларның бишесе ир-атлар. Әйтергә кирәк, иң өлкәненә 85 яшь. Аларның һәрберсе һәр чыгыш халык күңеленә үтеп керсен өчен бар тырышлыгын сала. Костюмнарны үзләре әзерли. Әби-бабайлардан сакланган милли удмурт костюмнарында сәхнәдә чыгыш ясау һәркемгә дә эләкмидер ул. Районда бер генә чара да «Учыныл» ансамбле катнашлыгыннан башка узмый. Мәдәният йортында шулай ук 1994 елдан Рәйлә Нуриәхмәтова җитәкчелегендә яшьләр өчен «Зоринка» һәм «Калинка» исемле бию түгәрәкләре эшләп килә. «Ву юись» хатын-кызлар вокаль ансамбле оештырылуга да 20 елдан артык вакыт үткән. Иҗади коллективлар республика һәм район фестивальләре, бәйгеләре һәм смотрлары призерлары. Бу уңышлар нигезендә авыл мәдәният учагы баянчысы Данил Камалетдинов, методист Фирая Туктамышеваның да өлеше бик зур.
Мәдәният йортының икенче катында китапханә урнашкан. Ул җылы, якты, китаплар халык сайлап алырлык уңайлы тәртиптә урнаштырылган. Китапханәче Марита Рәхимҗанова да хезмәт юлын мәдәният өлкәсенә багышлаган шәхес.
Вязовка мәдәният йортында җыр-бию серләренә төшенгән Алена Тимерханова, Әлфирә Камалетдинова, Динә Глимханова, Андрей Камалетдинов, Надежда Әхмәдишина һәм башкалар бүген үзләре үк зур танылу алды, удмурт халкының яраткан башкаручылары булды. «Алар безнең авыл данын бөтен Удмурт Республикасына җиткерде. Кайда барма, без Вязовкадан, дисәң, беләбез, дип җаваплыйлар», – ди Фәнил Нурислам улы. Димәк, мәдәният йорты хезмәткәрләренең тырышлыгы бушка китмәгән.
Җәй айларында мәдәният учагы территориясе чәчәкләргә күмелеп утыра, ә эченә керсәң – нинди матурлык! Биредә барлык уңайлыклар булдырылган, спорт залы да бар. Вязовкалылар ел әйләнәсенә спорт белән шөгыльләнә ала.
Вязовка мәдәният йорты хезмәткәрләренең барлык эшчәнлеге күпсанлы катнашучыларны җәлеп итүгә, традицион халык мәдәниятен саклауга, халыкның мәдәни тормышын оештыруга юнәлтелгән. Һәм алар моңа ирешәләр.