Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
4 февраль , 11:14

Ул бит безнең горурлык!

Башкортстанга гына түгел, бөтен Рәсәйгә герой булып танылган Фәнис Хөсәеновның абыйсы Фәнүс Мәгъдән улы Яңа ел алдыннан кыска вакытлы ялга кайтырга тиеш була.

Ул бит безнең горурлык!
Ул бит безнең горурлык!

. Юлга кузгалганда, алар дошман һөҗүменә юлыга. Фәнүс каты яраланып, госпитальгә эләгә. Менә, ниһаять, аңа газиз туган якларына кайту бәхете насыйп. Балкып торган мәһабәт йортларында аны тормыш иптәше Бәһия һәм улы Линар көтә. Барлык туганнары һәм якыннары өчен куанычлы вакытта безгә дә аның белән очрашып, әңгәмәләшү бәхете тиде.

Фәнүс районыбызның күркәм табигатьле Яңа Кайпан авылында Ираида һәм Мәгъдән Хөсәеновларның күп балалы эшсөяр гаиләсендә туып-үсә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Иске Балтач һөнәрчелек училищесында укып, тракторчы һөнәренә ия була.

Тормыш юлында Илмәт сылуы Бәһияне очратып, бер күрүдә гашыйк була ул. Бәһия дә Мөнәвия һәм Әлфир Әхмәровларның күп балалы, уңган гаиләсендә тәрбияләнә. Тәвәккәл егет эшне озакка сузмый: сөйгәнен урлап та алып кайта. Шулай алар бер җан, бер тән булып, матур итеп яшәп китәләр. Фәнүскә армиягә чакыру кәгазе килгәч, Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә китә. Күп тә үтми, Бәһия дә декабрист хатыннары кебек, тормыш иптәше артыннан Сызрань шәһәренә юллана. Анда ул Фәнүс хезмәт иткән хәрби частькә эшкә урнаша. Монда аларның кызлары Елена туа.

Ике елдан соң яшь гаилә туган якларына әйләнеп кайта. Хөсәеновлар күпмедер вакыт Екатеринбург шәһәрендә дә яшиләр.Туган якның тарту көче аларны кирегә авылга тарта. Һәм Бәһия һәм Фәнүс Илмәт авылына кайтып төпләнәләр. Йорт сатып алып, үз хуҗалыкларын булдыралар. Тормышларын тулыландырып, уллары Линар туа. Кайту белән Бәһия Әлфир кызы фермага савучы булып урнаша. Өч дистә елга якын хезмәт салып, лаеклы ялга чыга. Фәнүс исә тракторчы хезмәтенә тотына. Соңрак ул Себер тарафларына чыгып китә. Анда да яраткан һөнәренә тугры калып, озак еллар тырышып эшли.

Тормыш шулай үз җаена матур гына барганда илебездә кискен үзгәрешләр башлана. Фәнис энекәшенең Украинада барган махсус хәрби операциядә беренче көннәреннән үк катнашуы Фәнүскә тынгылык бирми. Ул бар күңеле белән энесе янында була. Фәнис һәлак булгач исә, аның махсус хәрби операциядә катнашу теләге тагын да ныграк көчәя. Һәм ул 2023 елның июлендә РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, махсус хәрби операциягә юллана. «Бабай» позывнойлы яугир «Башкортстан» полкында артиллерист булып хезмәт итә.

– Әлбәттә, башта туганнарым һәм гаиләм мондый карар кабул итүемә каршы иде. Соңыннан туктатуның файдасыз икәнен һәм иртәме-соңмы минем анда китәчәгемне аңладылар. Илне саклау – һәр ир-егетнең төп бурычы, илсөярлек тойгысы һәркемдә булырга тиештер, дип уйлыйм мин, – ди ул.

Техниканы биш бармагыдай белгән тәҗрибәле ир-атка автомобиль дә тапшыралар Ул район  тарафыннан җибәрелгән УАЗ машинасына идарә итеп, аны һәрчак төзек хәлдә тота. Корыч аты белән яралы иптәшләрен хәвефсез урынга чыгара, азык-төлек, башка кирәк-яраклар да ташый Фәнүс Мәгъдән улы.

Үткән елда Җиңү бәйрәме алдыннан алар хезмәттәшләре белән бергә, җирле халык катнашлыгында, Кременной шәһәреннән ерак түгел Иске Краснянка поселогындагы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлне һәм аның тирә-ягын тәртипкә китерә, чәчәкләр сала һәм фашизмга каршы көрәштә һәлак булган яугирләрне бер минут тынлык белән искә ала.

– Туган җирдән меңнәрчә чакрым ераклыкта булсак та, һәрчак якташларыбызның кайгыртуын тою безгә көч бирә. Район хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхисламовка, район халкына рәхмәтлемен, нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә һәрчак вакытында хәл ителә. Иң кадерлесе – туган яктан килгән посылкалар. Туган авыл, туган җир җылысы сугышчан рухны саклый, алга барырга ярдәм итә. Җибәрелгән әйберләрнең барысы да килеп җитә. Сезнең ярдәмне, безгә ныклы терәк булуыгызны тоябыз. Шулай бергә һәм бердәм булганда җиңү безнең якта булыр, – ди Фәнүс Мәгъдән улы. Хәрбинең рух күтәренкелеге, җиңү белән кайтуга ышанычы көчле булуы сокландырды.

– Кыска вакытлы ялга кайтса да, Фәнүснең бар булмышы хезмәттәшләре янында. Һәрчак телефоныннан алар белән хәбәрләшеп тора. Элемтәгә чыкмый торсалар, кайгыра, төннәрен йоклый алмый. Фәниснең үлеме барыбызның да йөрәгендә төзәлмәс яра булып калды. Ә хәзер Фәнүс һәм аның яу кырындагы туганнары өчен борчылу да өстәлде. Ярый әле авылда туганнарыбыз күп. Күршедә яшәүче әниемнең, Мәгъдән әтиебезнең хәер-догалары, оныкларыбызның дәү әтиләре өчен җан атып торулары да җиңеллек өсти. Аллаһка шөкер, ике яклап та туганнарыбыз бихисап, кунак чакыра башласак та бер өй булабыз. Үзара дус-тату яшибез, һәрбер эшне күмәкләшеп башкарабыз. Шушы туганлык көче Хөсәеновларны яуда саклап йөртсен. Барлык ир-егетләребез дә исән-сау әйләнеп кайтсын иде, – дип сүзгә кушылды Бәһия ханым.

Фәнүс Хөсәенов – туган җиренең батыр рухлы улы, аның карашында ук тәвәккәллек, максатчанлык очкыннары чагыла. Күрсәткән батырлыклары өчен «За боевые отличия» медале белән бүләкләнүе дә аның кыюлыгы һәм фидакарьлеге турында сөйли. Газиз ватаны өчен сәламәтлеген кызганмыйча, хәтта гомерен бирергә әзер торган безнең чор геройлары шундый була. Дүрт Советлар Союзы Герое үстергән Тәтешле җиреннән бит ул!

 

Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас: