Фонд шул ук елның 1 июненнән Русиянең барлык төбәкләрендә эшли башлады. Шул исәптән безнең районда да. «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының республика филиалы эшчәнлеге, максаты, бурычлары хакында белешү өчен социаль координатор Юлия Муллаяновага мөрәҗәгать иттек.
– Юлия Әхнәф кызы, Сез биредә кайчаннан бирле эшлисез?
– Фонд төзелү нәтиҗәсендә социаль координаторлар һөнәре дә барлыкка килде. Монда килгәнче дә мин социаль өлкәдә хезмәт салдым. Ә 2023 елда Казан дәүләт университеты базасында укып кайтканнан соң, социаль координатор булып киттем. Укулар киләчәктә яңа функция һәм бурычларны гамәлгә ашыру максатында үткәрелде. Безгә реаль тормыш ситуацияләре булган кейслар тәкъдим иттеләр һәм, аларны чишеп, без конфликтларны бетерү,хис-кичерешләрне танып белү һәм катлаулы ситуацияләрне булдырмау методларын үзләштердек.
– Фонд нинди юнәлешләр буенча эшли?
– Фонд тыныч тормышка кайткан махсус хәрби операция ветераннары белән эшли. Безнең бурыч – махсус хәрби операциядә катнашкан хәрби хәрәкәтләр ветераннарына, ә алар һәлак булган очракта – аларның гаилә әгъзаларына һәр яклап ярдәм күрсәтү, барлык проблемаларын хәл итүдә булышу. Берәүләр социаль, медицина реабилитациясенә мохтаҗ булса, икенчеләр шифаханәләрдә дәвалану өчен юллама, медикаментлар алу буенча кыенлыклар белән очраша, кемнәргәдер өстәмә уку, хезмәт квалификациясен күтәрү, эшкә урнашу буенча ярдәм кирәк – фонд берсен дә игътибардан читтә калдырмый. Кыскасы, тиешле барлык ярдәм чараларын алуда ярдәм итә. Шулай ук биредә физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә тернәкләнү чаралары һәм протезлар белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итү, аларның торакларын шәхси ихтыяҗлары буенча яраклаштыру ярдәме дә күрсәтелә, психологик консультацияләр бирелә. Без хәзерге вакытта хәрби хәрәкәтләр зонасында булган егетләрнең якын кешеләренә дә ярдәм итүдән баш тартмыйбыз.
Кайгыртучанлык һәм ихтирам – безнең девизыбыз. Без шулай ук һәлак булган геройларның гаилә әгъзалары белән тыгыз элемтәдә торабыз. Ватсапта уртак төркемебез бар. Анда без яңалыклар белән уртаклашабыз, бәйрәмнәр, юбилейлар белән котлыйбыз, киңәшләр бирәбез. Без бер гаилә кебек эшлибез һәм яшибез.
.– Кем ул социаль координатор һәм сезнең алда нинди мәсьәләләр куелган?
– Социаль координатор – ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән гражданин белән хакимият һәм ведомоство органнары арасында үзенә күрә бер юл күрсәтүче. Аның эше «бер тәрәзә» принцибы буенча гамәлгә ашырыла. Минем бурычым: төрле белгечләрне (юрист, психолог, медицина һәм социаль хезмәткәрләр, волонтерлар) җәлеп итеп, мөрәҗәгать итүчегә проблеманы чишү «маршрутын» төзү. Бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасыннан кайткан яугирләрнең адаптация мәсьәләсе актуаль. Яу яланыннан хәрби бурычын үтәп кайткан сугышчыга дәүләт тарафыннан төрле яктан да игътибар булырга тиеш. Һәм килеп чыккан проблемаларны чишүдә социаль координатор беренче арадашчы булып тора.
– Нинди сораулар белән күбрәк киләләр, шалтыраталар?
– Махсус хәрби операция яугирләре безгә мөрәҗәгать беренче һәм бик мөһим мәсьәлә – сугышчан хәрәкәтләр ветераны статусын алу. Бүгенге көнгә таныклык бирү тәртибе тиешле закон нормаларына туры килә торган итеп көйләнде. Кирәкле документларны җыю һәм РФ Оборона министрлыгына җибәрүдә нәкъ менә фонд ярдәм итә. Безгә шәхси хәрби компанияләрдә катнашучылар да ветеран таныклыгы алу турында мөрәҗәгать итәләр. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга түләүләр, социаль ярдәм алу – күпләрне менә шушы сораулар борчый. Безгә махсус хәрби операциядән вакытлыча ялга кайткан хәрбиләр һәм аларның гаиләләре дә мөрәҗәгать итә. Аларның проблемалары килеп туган очракта, ярдәмнән баш тартмыйбыз. Тик алар белән эшләү форматы башкачарак.
– Кызганычка каршы, хәбәрсез югалучылар да бар. Аларның гаиләләре, туганнары белән эшлисезме?
– Әйе, әлбәттә. Якыннары мөрәҗәгате буенча бер айдан артык элемтәгә чыкмаган яугирнең хәзер кайда булуын, ни өчен элемтәгә чыкмавын ачыклыйбыз. Мөрәҗәгатьләрне рәсмиләштерергә ярдәм итәбез, кирәк булганда ДНК-үрнәкләре алуны оештырабыз. Юридик яктан да, психологик яктан да ярдәм итәбез. Боларның барысы гаилә әгъзаларына якын кешеләренең әйләнеп кайтуына ышаныч бирә.
– Фонд үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү эшендә катнашамы?
– Әйе, бу да өстенлекле юнәлешләребезнең берсе. Без махсус хәрби операция ветераннарын гражданнарны патриотик тәрбияләүгә, тарихи хәтерне саклауга һәм илебезнең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән иҗтимагый проектларга җәлеп итәбез. Җәмгыятьнең геройларыбызны белүе һәм горурлануы бик мөһим. Шуңа күрә ветераннарыбызны мәдәни, спорт, шулай ук махсус хәрби операция яугирләренең исемнәрен, батырлыкларын мәңгеләштерү чараларына чакырабыз. Алар белем учакларында үткәрелгән «Батырлык дәресләре»ндә укучыларга хәрби операция зонасында ничек хезмәт итүләре турында сөйли, балаларның күпсанлы сорауларына җавап бирәләр. Яшьләргә махсус хәрби операциянең асылын аңлаталар, Русия мәнфәгатьләрен яклауның мөһимлеген ассызыклыйлар, Ватанны саклаучыларга хөрмәт тәрбиялиләр.
– Үз эшегездә кемнәрнең ярдәменә таянасыз?
– БР «Ватанны саклаучылар» төбәк фонды медицина һәм социаль, хокукый һәм юридик ярдәм, иҗтимагый эшчәнлек кебек юнәлешләр буенча төрле ведомстволар, министрлыклар, иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итә. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга күпкырлы ярдәм күрсәтү өчен без иң элек район хәрби комиссариаты, район хакимияте, Нефтекама шәһәренең социаль яклау хезмәте белән берлектә эш алып барабыз. Үзәк район дәваханәсе, район мәшгульлек үзәге, мәдәният һәм мәгариф бүлекләре һәр яклап ярдәм итә. Без бергә эшлибез, шуңа күрә күп мәсьәләләр тиз арада хәл ителә.
– Райондагы «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалына ничек мөрәҗәгать итеп була?
– Филиал Югары Тәтешле авылы, Ленин урамы, 91 йорт адресы буенча урнашкан Күпфункцияле үзәк бинасында кабул итә. Эш графигы: 9:00дан 18:00 сәгатькә кадәр. Барлык сораулар белән 8-927-305-60-64, 8-927-089-22-50 телефоннарына шалтырата аласыз. Бер генә проблема, бер генә авыр тормыш ситуациясе дә читтә калмаска тиеш. Шуңа күрә нинди сорауларыгыз булса да, безгә мөрәҗәгать итә аласыз.