

Әзифҗан Рәхимҗан улы Гәрәбашта туып үсә. Туган авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Прогресс һөнәрчелек училищесында укып, тракторчы белгечлеге ала. Яшь егет Крупская исемендәге колхозга кайтып, комбайнчы булып эшли башлый.
1969 елда аны армиягә алалар. Хезмәтен ул Приморье краенда, укчылар полкында разведчик-минометчы булып үтә. Нәкъ менә шул вакытта Әзифҗан ага Даман утравындагы вакыйгалар үзәгенә эләгә - ул совет солдатлары өчен батырлык сынавы булган чик буе конфликты катнашучысы. Хәрби бурычын үрнәкле башкарганы өчен часть командованиесе аны Мактау грамотасы белән бүләкли. Бу сугышчан тәҗрибә аның хәтерендә мәңгегә сакланып кала һәм характерын чыныктыра
Армиядән соң Әзифҗан Мөхәмәтдинов туган колхозына кайта һәм хаклы ялга чыкканчы механизатор булып хезмәт сала. Ул туган җиренең һәр сантиметрын белә, аның куллары туган илебезгә икмәк үстерә.
Тормыш иптәше Роза Рунза кызы да шушы авылдан. Гәрә суында коенып, чишмә суын эчеп үскән яшь кыз мәктәпне тәмамлау белән, савучы булып эшкә башлый. 23 ел тырыш хезмәт сала малчылыктам Роза ханым. Аннан инде пенсиягә чыкканчы амбарда эшли.
Роза апа да, Әзифҗан абый да – бихисап Почет грамоталары һәм Дипломнарга лаек булган, күкрәкләрен « Социалистик хезмәт ударнигы» билгесе бизәгән хезмәт ветераннары.
Авыр сыналышлар нык гаиләне сындыра алмаган. Алар өч бала тәрбияләп үстерә. Олы кызлары Гөлчәчәк гаиләсе белән Екатеринбургта яши. Төпчекләре Альбина Нефтекамада машиналар төзү заводында эшли, тормыш иптәше белән ике бала тәрбияли. Уллары Айрат... Аның тарихы аерым игътибарга лаек.
Айрат кечкенәдән тиктормас, җитез булып үсә. Гәрәбаш, Шулган мәктәпләрен тәмамлагач, 151нче һөнәрчелек училищесында водитель һөнәренә ия була. Армиягә алына, Тоцк гарнизонында хезмәт итә. Грузин-абхаз конфликты вакытында ике тапкыр Абхазиягә командировкага җибәрелә. Ел ярым хезмәт итеп кайтканнан соң, хезмәт сөючән авыл егете үзенең хезмәт юлын туган колхозында авыл хуҗалыгы машиналарына техник хезмәт күрсәтү буенча ярдәмче булып башлый. Аннары эшен төньякта дәвам итә. Максатчан, булдыклы Айрат Әзифҗан йөк ташу буенча үз эшен ача. 2002 елда ул Эльвира Камил кызы белән гаилә кора. Яшьләр Нефтекама шәһәрендә төпләнә һәм зур йорт төзеп чыгалар. Гаиләдә Алмаз исемле уллары туа.
2022 елда Айрат мобилизация кысаларында махсус хәрби операция зонасына китә. Җитезлеге, тик тормаслыгы өчен иптәшләре аңа «Кипиш» позывное бирәләр. Зенит артиллерия бүлеге командиры хәрби дуслары өчен өчен каһарманлык символы була.
Бүген Роза апа һәм Әзифҗан аганың йөрәкләреннән кан тама – аларның газиз уллары махсус операция барышында һәлак була. 2024 елның ноябрендә якташыбыз хәрби бурычларын үтәгәндә башын сала. Үлгәннән соң Айрат «Батырлык ордены» белән бүләкләнә. Дәү әтисе, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәхимҗан Мөхәмәтдин улы, кайчандыр Ватан чикләрен саклаган әтисе кебек, Айрат та үзенең хәрби бурычын ахырга кадәр үти.
Гәрәбашлылар батыр авылдашларын онытмый. Айрат Әзифҗан улы хөрмәтенә авыл башында аллея утыртылган. Ләкин Айратның иң зур һәйкәле – аның улы Алмаз, Мөхәмәтдиновлар нәселен дәвам итүче.
Мөхәмәтдиновларның тормыш юлы – чын патриотизм үрнәге. Аларның уллары Айратның батырлыгы халкыбыз күңелендә мәңге яшәр.