

Без килгәндә дә хатын-кызлар илһамланып чираттагы антидрон юрганнар тегү белән мәшгуль иделәр. Хәллләрен сораштык, таныштык. Монда авылның битараф булмаган хатын-кызлар төркеме эшли.
Уңган апалар тегү эшенә тотынганчы шәмнәр эшләгән, токмач кискән, коры душлар әзерләгән, банкаларга борщ тутырган, сохари корыткан, чәйләр тутырган, маскировка челтәрләре үргән.
Тегүчеләр өчен остаханә 2025 елның апрель аенда ачыла. Ә моңарчы һәр кем өендә тегә. Район хакимияте бер, Шулган мәктәбе бер тегү машинасы бирә. Калганнарын апалар өйләреннән алып килә. Алар дәүләттән акча сорамый, хакимиятнең рәхмәтен көтмиләр, бары тик үзләре мөһим дип санаган эшне тавыш-тынсыз башкаралар.
Махсус хәрби операция башланганчы тегү машинасы артына утыру турында уйлап та карамаган, 30-40 ел хезмәт салып хаклы ялга чыккан төрле һөнәр ияләре бүген исә бертуктаусыз җылы өс киемнәре, табанчалар, мендәрләр тегәләр. Һәм бу эш бер минутка да туктамый.
Бу остаханәдәге һәр волонтер соклану уята. Светлана Бәдртдинова, Зәйтүнә Сәлимгәрәева, Афина Шакирҗанова, Гөлирә Муллыева, Яүхәрия Миңнеголова, Фәнзилә Фаршатова, Мөнибә Шәехова, Илмира Әхмәдишина, Әлфия Хәмәдуллинаның куллары чын могҗиза тудыра. Җөй артыннан җөй, метр артыннан метр тукыма солдатны салкыннарда саклый торган җылы киемнәргә, дронга каршы юрганнаргә әверелә. Һәр тегелгән кием яки юрган артында – тырыш хезмәт һәм тырыш ханымнарның исемнәре тора.
Волонтер ханымнарның һәркайсының үз тормышы, гаиләсе, балалары бар, ләкин алар тегү өчен дә вакыт таба. Аларның барысын да ватанпәрвәрлек, Ватанга мәхәббәт хисләре һәм уртак теләк берләштерә, ул – барлык махсус операциядә катнашучыларның да туган якларына исән-сау кайтуы.
«Үзебезнекеләр өчен тегәбез» остаханәсе волонтерлары: «Тегү цехы алгы сызыктагыларга ярдәм итү өчен оештырылды. Без ярдәмебез белән сугышчыларыбызга туңмаска, өшемәскә булышабыз. Һәр сугышчы турында үзебезнең якыныбыз турында уйлаган кебек уйлыйбыз. Теккән кием һәм юрганнарның һәр юлына догаларыбызны салабыз. Ярдәм итә алуыбызга шатланып, рухланып эшлибез. Илебездә тизрәк тынычлык урнашып, яу кырындагы ир-егетләребез исән-сау кайтсыннар иде», – диләр. Яүхәрия Миңнеголованың ике оныгы, Илмира апаныңи кияве дә бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында хезмәт итәләр.
Барлык тукымалар һәм материаллар авыл халкы җыйган гуманитар ярдәм акчасына сатып алына, тегүчеләр түләүсез нигездә эшли. Әйтергә кирәк, шулганлылар да һәр атна саен 100 сум традициясен булдырган.
Остаханәсенә йөрүчеләр тырышлыгы белән ул ачылган вакыттан алып 300 якын флис кофта, 80ләп җылы трико, бихисап табанча һәм мендәрләр тегелгән. Аларны районнан озатылган гуманитар ярдәм белән дә, кыска вакытлы ялга кайткан яугирләребезгә дә биреп җибәрәләр. Шәхси посылкалар тутырганда да бу әйберләр торып калмый.
Барлык ирекмәннәргә, битараф булмаган кешеләргә рәхмәтләребезне җиткерәбез. Бер-беребезгә ярдәмләшеп эш иткәндә без теләсә нинди дошманны җиңәчәкбез.
Хәрбиләр ниндидер бүләк алганда, барысына да билгеле бер фразаны әйтә: «Русиягә хезмәт итәм!». Без дә Шулган авылы волонтерларыннан үзләренең эшләрен нинди дә булса бер җөмлә белән атауларын сорадык. Һәм беләсезме, нәрсә ишеттек? «Армиябезгә һәм егетләребезгә ярдәм итүебезгә шатбыз. Без үзебезнекеләрне ташламыйбыз!».