«Бирде дөнья кирәкне...»

Иксез-чиксез Ватаныбыз картасында туристлык маршрутларда билгеләнмәгән, әмма кешеләр язмышына мәңгегә бәйләнгән урыннар бар. Шуларның берсе – кечкенә Акбулат авылы. Мәкаләм герое Тәкыя Савина нәкъ менә монда туган. Аның тормышы – сыгылмас ныклык һәм чиксез ана мәхәббәте үрнәге.

Язмыш аны балачактан ук иркәләми. Тәкыя I-Яңавылда гомер итүче әнисенең сеңелесе Сәкинә апасында тәрбияләнә. Нәкъ менә ул, гади авыл хатыны, сеңелесе күңеленә төп тормыш кыйммәтләрен – намуслылык, хезмәт сөючәнлек һәм үҗәтлек орлыкларын сала да инде. Кәрдәвеш башлангыч, Кодаш мәктәбенең 8нче сыйныфын тәмамлагач, 9нчы сыйныфка Аксәет мәктәбенә бара. Нужда бабай яшь кызга урта мәктәпне тәмамларга форсат бирми. Тәкыя Харис кызы ерак Казахстан далаларына юллана. Ул Караганда өлкәсенең Актас эшчеләр поселогына барып урнаша. Анда, далалар һәм шахталардан чыгарып өелгән тау-таш өемнәре арасында, ул елларда күп кенә совет гаиләләрен туендырган штукатур-маляр һөнәрен үзләштерә. Аның хезмәт юлы төзелештә башлана. Башкорт авылы кызы, ирләр белән беррәттән, һәр стенага күңелен салып, йортларны бизи.

Казахстанда ул үз яртысы – Татарстанның Тәтеш районы Тархан авылы егете Ринат Ихрловны очрата. Гаилә корып, алар уллары Ришат һәм Рәшиткә гомер бүләк итәләр. Ләкин гаилә тормышы 1973 елда челпәрәмә килә – гаилә башлыгы фаҗигале вафат була. Тәкыя ханым берсеннән-берсе бәләкәй ике бала белән чит-ят җирләрдә ялгызы торып кала. Ике яшьлек Ришатны янә апасы Сәкинә сыендыра. 1981 елда Тәкыя Харис кызы язмышын белорус егете Виталий Савин белән бәйли. Гаиләдә өченче бала – Сергей туа. Казахстанда авыр чорлар башлана. Һәм мәкалә героем туган якларына кайтырга карар итә. Сәкинә апасының күңеле киң, йөзе якты була: гаилә аның йортына кайтып төшә. Тәкыя ханым леспромхозга эшкә урнаша. Хаклы ялга чыкканчы колхозда төрле эшләр башкара ул.

Сергей тыныч, сабыр холыклы булып үсә, электротехника белән мавыга. Әрибаш һөнәрчелек училищесында белем алып, тракторчы һөнәрен үзләштерә. Уфа шәһәрендә автосервиста хезмәт юлын башлый ул. 2009 елда Гәрәбаш сылуы Света Наил кызы белән чәчләрен чәчкә бәйли алар. Гаиләгә ямь өстәп уллары Радмир туа. Яшь гаилә Яңавыл шәһәрендә төпләнеп, гомер кичерә башлый.

2024 елда Сергей Савин кыю карар кабул итә – ул РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, махсус хәрби операция зонасына китә. Күрсәткән батырлыклары өчен «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Кызганычка каршы, кыю якташыбыз яу яланында башын сала.

1997 елда язмыш Тәкыя Савинаны Чургылдыда гомер итүче Винерит Глимҗанов белән очраштыра. Ике ялгыз йөрәк кавышып, бергә яши башлый. Тәкыя апа Чургылдыга күченә. Ләкин язмыш аның парлы булу бәхетен тагын күпсенә, күрәсең – Винерит ага вафат була.

– Малайларга артык таләпчән булдым. Шуклар бит, әтиләре дә юк. Кешегә зыян салмасыннар, акыллы булсыннар, дип тырыштым. Аллаһка шөкер,  тәртип бозып йөрмәделәр. Тормыш шактый камчылады инде мине. Ир бәхете дә күрмәдем, балаларның кадер-хөрмәтен дә тоярга насыйп булмады. Язмышым шулай язылгандыр инде. Күрде инде башлар, алдагысы матур булса иде, – ди Тәкыя Харис кызы.

Бүгенге көндә каһарман яугир анасы Югары Тәтешледә гомер кичерә. Ике улын югалту кайгысына бирешми, язмыш сынауларына баш имичә алга атлый ул. Сынмаган, сыгылмаган, һаман якты киләчәккә өмет итеп яши Тәкыя Савина. МХОдә һәлак булган улы Сергей истәлегенә һәм кулларына корал тотып илебез иминлеген яклаучы якташларыбызга рәхмәтен белдереп, районның Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабына 100 000 сум акча тапшырган. Әлеге вакытта аның теләге бер генә: «Тизрәк тынычлык урнашып, ир-егетләребез исән-имин гаиләләренә кайтсыннар иде!»

Менә кыш та үтеп китте,

Ашыга-ашыга яз да килде.

Мин генә көтеп йөрим урамда,

Балам кайтыр шикелле.

Шушы каһәрле сугыш

Күпме газиз балаларны юк итте.

Аналар бит көтә балаларын,

Җиңеп кайтыр әле, диеп сугышны.

Әйе, бетәр ул сугышлар да,

Килер дә бит язның айлары,

Тик кайтмас инде аналарның

Кайтыр диеп көткән уллары.

Балам, балакаем,

Үзең киттең теләп сугышка.

Җиңел булсын туфраккаең,

Урының булсын оҗмахта.

Тәкыя Савина.

 

Югары Тәтешле.

Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас