Чаралар
13 июль 2022, 05:53

Яңгырар авылым исеме бар дөньяга

Ямьле июль иртәсе. Авыл халкының яше дә, карты да мәчет янына агыла. Бүген мәмәтәйлеләр өчен өчләтә бәйрәм: Корбан гаете, «Нәсимҗан» мәчетенә нигез салынуга 10 ел һәм авылга багышланган тактаташ ачу тантанасы бергә туры килде.

Яңгырар авылым исеме бар дөньягаЯңгырар авылым исеме бар дөньяга
Яңгырар авылым исеме бар дөньяга

Мәчет – ул иминлек һәм мәрхәмәтлелек учагы, яшь буынны тәрбияләү чыганагы, яхшылыкка өндәүче урын. Иман йортына авылыбызда 2012 елда нигез салынды. Авылдашларның уртак фикере белән аны төзүдә әйдәп йөргән, күп көч салган Нәсимҗан Әсхәбетдиновның истәлегенә мәчетебезгә аның исеме бирелде.

Чараны ачып авыл старостасы Фидәрис Хәким улы Гафурҗанов барысын да бәйрәм белән котлады, мондый чараларның яшь буынны тәрбияләүдәгә мөһим роленә басым ясады.

Район ветераннар советы рәисе Әнәс Мәгъзумов үз чыгышында мәмәтәйлеләр адресына бик күп җылы сүзләр әйтте:

–Мәмәтәй авылы халкы элек-электән бердәм, тырыш булды. Шушы мәчетне төзү минем Булькайпан авыл Советы биләмәсе башлыгы булып эшләгән дәвердә башкарылды. Әйтергә кирәк, эш тиз генә бармады, ләкин авыл халкының бердәмлеге, ныкышмалылыгы аркасында башланган эш җиренә җиткереп тәмамланды. Киләчәктә дә иман йортыбызның ишекләре ябылмасын, моңлы азан тавышлары һәркемне изгелеккә чакырып торсын.

Бүлкайпан авыл Советы биләмәсе башлыгы Флүр Зиннәтуллин зур эшне үз өстенә алып ,аның һәрчак башында торган һәм азагына җиткерүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул шулай ук авылыбызда башкарылган эшләргә тукталып үтте, киләчәккә планнар белән уртаклашты. Эшләнгән эшләрдә актив катнашкан һәркемгә рәхмәт әйтте һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Авылыбызның ихтирамлы ир узаманы Таһир Саяпов кыскача тарих битләренә тукталып үтте. Әйтергә кирәк, тактаташ ачу инциативасын нәкъ менә ул тәкъдим итте. Аның җитәкчелегендә авыл старостасы Фидәрис Гафурҗанов, Тимергали Садртдинов бердәм булып кыска гына вакыт эчендә тактаташ урнаштырылачак урынны тазартып, кирәкле материалларны кайтартып, ниятләнгән изге эшне башыннан азагына кадәр башкарып чыктылар. Таһир Барый улының чыгышында шундый сүзләр яңгырады:

–Тактаташ ачу фикере миндә берничә ел элек үк барлыкка килгән иде. Ләкин эшне кайдан башларга да белми, озак икеләнеп йөрдем. Фидәрис абыйга хыялымны сөйләп биргәч, ул шатланып риза булды. Финанс ярдәмне дә тәүгеләрдән булып аның гаиләсе, улы Ринат күрсәтте. Шулай ук матди ярдәмнең зур өлеше Фәнәрис һәм Артур Гафурҗановлар, Рамиль Шәяхмәтов, Сәгыйтҗан Шәрифханов, Марат Хәҗипов, Данил Әгъзәмов, Флүр Зиннәтуллин, Тимергали Садртдинов, Нияз Ильясов, Рөстәм Арсланов өлешенә туры килә. Читән тоту өчен чыгымнарны Бүлкайпан авыл Советы биләмәсе үз өстенә алды. Флүр Гыйндулла улы шулай ук тактаташ урынлаштырылачак җир белән бәйле мәсьәләне чишүне дә үз өстенә алды. Тактаташны эшләүдә зур ярдәм иткән авылдашларым Вахит Муллануров, Рамил Шәяхмәтов, Борис Гарипов, Ахунҗан Гыйльмуллин, Данил Шәяхмәтов, Филарит Галиев, Данил Әгъзәмовларга, Бүлкайпан авыл Советы биләмәсе хакимиятенә чиксез рәхмәтләремне җиткереп, аларга һәм гаиләләренә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, иман байлыгы телим. Аеруча зур рәхмәтләремне Фидәрис Хәким улы белән Тимергали Садртдиновка юллыйм. Алар ярдәменнән, алар катнашлыгыннан  башка бер генә эш тә башкарылмады. Күпләрнең бу тактаташны эшләүгә өлеше керде дип әйтергә дә була, чөнки мәчеткә салынган хәер акчаларының да бер өлешен тотынырга туры килде.

Шунсын да әйтеп үтәргә кирәк, Таһир Саяпов шигъри җыентык авторы да. Бәйрәмдә аның «Авылым Мәмәтәй» исемле шигырен авыл мәдәният йорты мөдире Шәрифханова Гөлфирә укып ишеттерде. Гөлфирә Мулланур кызы авыл халкы исеменнән Саяповлар гаиләсенә рәхмәт әйтеп изге теләкләрен җиткерде.

Чараның икенче өлеше авылыбызга атап чалынган корбан итеннән әзерләнгән табын артында дәвам итте. Мәмәтәй авылы имамы Ахунҗан Гыйльмуллин Коръән аятләре укыды, Нәсимҗан ага Әсхәбетдиновны да искә алды авылдашлар. Табын әзерләүдә Мәгәния һәм Ләйсән Солтановалар, Диләрә һәм Эльза Хөснуллиналар, Резеда Фәхриуллина, Резеда Шәяхмәтова, Мәнзүмә Гафурҗанова бик күп көч салдылар.

Бәйрәм тәмамланса да халык таралырга ашыкмады. Барысы да үз кичерешләре белән уртаклашты, изге теләкләрен белдерде. Иң мөһиме – һәркемнең йөзендә горурлык балкый иде.

Авылым Мәмәтәй

Һәркемгә якын үз иле,

Үзенчә матур һәр төбәк...

Гүзәллекне күрсәтергә

Зурлау, данлаучы кирәк.

Керкәлене, Әлдермешне

Данлап җырлар арналган.

Хәтта Чукайга да бар җыр-

Ул да читтә калмаган.

Керкәлене зурлар өчен

Бар шул аның Айдары!

Әлдермеш данын таратты

Безнең Хәния ни бары!

Ә Чукайга соң ни булган,

Кайдан килеп чыккан ул?!

Чөнки аның данлаучысы-

«Мунча ташы» Рахманкул!

Минем дә бит Мәмәтәем

Чукайлардан ким түгел...

Тик язылмаган аңа җыр-

Шуңа пошына күңел.

Чыкмаган аннан җырчылар,

Юк аның язучысы.

Барлык татар дөньясына

Яңгыратыр – танытучы.

Ә соң нинди табигате,

Таулары, урманнары.

Балыкка бай буалары,

Җиләкле аланнары!

«Карамалы», «Шарлама»сы,

«Нажады» басулары.

Ярсу-сусауларны баса

«Салкын чишмә» сулары.

Каен җиләк, бөрлегәнле

Имәнлек урманнары.

Имән, карагай, каены –

Йөз яши торганнары!

Барып керүгә тарата

Кайгы-хәсрәт, уйларны.

Җир җиләкле, карлыганлы

Киң «Барады» буйлары.

«Чыршылы кул», «Чияле тау»,

«Дегет баз» әрәмәсе.

Җыйыйм дисәң – балан, шомырт,

Чикләвек һәм гөмбәсе.

«Бодом» буе, «Кабык күпер»,

«Тегермән» буалары.

Суларында бер коенып,

Ял итеп алулары!

«Мәмәтәй урманы»үсә

«Хәчтин тау»ның түрендә.

Җирдән генә түгел,

Космостан да күренә!

Эх,авылым,Мәмәтәй

«Хәчтин тау»ы буенда.

Йөрсәм дә мин чит җирләрдә,

Һәрчак минем уемда.

Килер заман, чыгар талант

Яшь буын арасыннан.

Яңгыратыр авылым исемен

Бар татар дөньясына!!!

Таһир САЯПОВ.

Автор:Зинира Фахриуллина   
Читайте нас