Барлык яңалыклар
Чаралар
23 август 2022, 08:54

Күңелләрдә калган мизгелләр

Җәй көнне, табигать үзенең хуш исле чәчәкләре, җиләкләре белән мул уңыш биргәндә, туган мәктәпкә кайтып очрашу традициягә әйләнде. Мәктәп ул туган йорт кебек балаларын төрле төбәкләргә озата һәм еллар дәвамында очрашу көннәрен көтә.

Күңелләрдә калган мизгелләр
Күңелләрдә калган мизгелләр

Һәр ел очрашып торсак та, быелгысы үзенчәлекле – юбилей елы булды. Дулкынландыргыч чыгарылыш кичәсе кичә генә кебек булса да, ярты гасыр вакыт үтеп киткән. Без инде стажлы пенсионерлар, хезмәт кенәгәләребезне ябып, балалар, оныкларга куанып яши торган чорга килеп җиттек. Күпме ва-

кыт үтсә дә, кайда гына яшәсәк тә, туган Күрдем мәктәбен, парта арасында бергә утырган сыйныфташларыбызны сагынып, хәл белешеп яшибез.

Менә быел тагын сабакташлар белән бергә җыелдык. Көтеп алынган күрешүдә чал төшкән чәчләргә дә, маңгайга салынган сырларга да игътибар итүче юк – без яшь, безнең күңелләр һаман 17дә кебек. Ә артка карасак, исең китәрлек. Һәрберебезнең кабатланмас язмышы. Арабызда районыбыз, илебез үсешенә үз өлешен керткән хезмәт ветераннары, урындагы шагыйрьләр, күренекле медицина хезмәткәрләре, нефтьчеләр, игенчеләр, язучылар – бар да бар. Гаилә бәйрәме – алтын туйларын билгеләп үткән сыйныфташларыбыз Сания Арсланова, Риф Шәфыйгуллин, Гандәлиф Әүхәдиев, Ибраһим Зыятдинов, Хәмит Усманов, Финат Шәрәпов, Филарит Гарифуллиннарның үзебез әзерләгән бүләк ≪Үрнәкле гаилә медале≫нә лаек булуы аеруча күркәм булды. Урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган Әлфир Җиһаншинга пионератрибутикасы тапшырылды. Ул Йосып сигезьеллык мәктәбендә укыганда дружина советы председателе иде. Аның белән бергә пионер чакларыбызга сәяхәт кылдык. 80 яшен билгеләп үткән сыйныф җитәкчебез Әгълам Шәмсиевның котлавын көтеп алдык. Җирле шагыйрь, берничә китап авторы, сатирик шигырьләре белән дан казанган сыйныфташыбыз Риф Шәфыйгуллин, минутында шигырь иҗат итүче Ибраһим Зыятдиновның иҗат җимешләре күңелләрне күтәрде.

Күрдем мәктәбендә башланган очрашу район үзәгендә куелган якташыбыз Хәния Фәрхи һәйкәле янында, аның музеенда тәмамланды.

55 ел эчендә туган мәктәбебез бинасы яңарган, класслар заманча итеп җиһазландырылган, ә район үзәге искитәрлек үзгәргән, матурланган. Очрашулардан яңа көч-дәрман алып, бер-беребезгә хәерле бәрәкәтләр теләп һәм яңадан алда очрашулар көтсен, дип саубуллаштык.

 

Рәмия СӘГЫЕВА

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас: