Барлык яңалыклар
Чаралар
29 август 2022, 14:28

Челтерәп аксын чишмәләр!

Чишмә — Аллаһы Тәгалә бүләк иткән олы нигъмәт, саф су. Чишмә суы чыккан җирне узып кына китеп булмый. Тәнгә сихәт, көч бирүче бу кадерле чыганактан учларыңа алып су эчсәң, бар борчулар онытыла, иңнәреңнән авыр йөк төшкән сыман була.

Челтерәп аксын чишмәләр!
Челтерәп аксын чишмәләр!

Иске Чокыр авылында әледән-әле төрле чаралар үткәрелеп тора. Күптән түгел Корбан гаете зурлап уздырылса, үткән шимбәдә исә «Авыл чишмәсе»н ачу бәйрәме үз кунакларын җыйды.

Әлеге чишмә суларын ничәмә-ничә буын эчеп яшәгән, алардан илһам алып үскән. Ни сәбәптәндер бу чишмә юкка чыккан иде. Менә ничә еллар үткәч, авылның күркәм гаиләсе Рәзифә һәм Рәсим Гайсиннар чишмәнең күзен табып, чистартып, торбалар куеп, тирә-ягын төзекләндереп, аңа яңа сулыш өрделәр. Бу изге эштә аларга Рәзил Минәҗев, Руслан Яхин, Рәйсә Латыйпова, Алмаз Гайсин зур ярдәм күрсәтте. Чокырлылар, бүгенге көндә читтә яшәүче авылдашлар һәм Бүлкайпан авыл Советы хакимияте ярдәме белән чишмә тирәли читән тотылды, су алу урыны җиһазландырылып, баскыч ясалды.

Авылның имам-хатибы, Гали Чок­рый исемендәге премия лауреаты, музей хезмәткәре Бәхтегәрәй Әрманшин, бәйрәмне ачып, чишмә тарихы белән таныштырып үтте. Коръән сүрәләре укып, җәмәгать белән тәкбир әйтте. Тормышта чишмәләрнең әһәмияте турында бәян итеп, аларны киләчәктә дә сакларга өндәде. Авыл Советы биләмәсе башлыгы Флүр Зиннәтуллин, кунакларны котлап, изге теләкләрен җиткерде. Бәйрәм бертуган Гариповлар гаиләсе тарафыннан чалынган корбанлык итеннән әзерләнгән табын артында дәвам итте. Шушы мул өстәлне әзерләүче Рәзифә Гайсина, Рәйсә Латыйповага һәркем ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Җәй аеның кояшлы соңгы көн­нәрендә үткәрелгән бу чара күпләрнең хәтерендә озак сакланыр, күңелләрен еллар дәвамында җылытып торыр. Чишмә сулары алдагы буыннарга аларны яңартучыларның рух җылысын алып барыр. Көмеш агымнары авыруларны сихәтләндерер, хезмәт кешесенә көч-куәт бирер, милләтнең рухын ныгытыр.

Автор:Зинира Фахриуллина   
Читайте нас: