Менә мондый зур, фәһемле чарадан соң аның хакында язарга утырасың да, хис-тойгыларыңның да, фикерләреңнең дә очына чыга алмый, уйга каласың. Менә әле мин дә шушы халәттә. Тантанадан алган хис-кичерешләрем бик тирән һәм изге. Аның һәр мизгеле күңелемә уелып, бөекләрдән бөек шәхесебез – халык шагыйре Әнгам Атнабаев иҗаты белән ихлас соклану, әлеге зур чараны югары дәрәҗәдә оештырган районыбыз хакимиятенә, мәдәният идарәсенә, җирле талантларыбызга, академия драма театрының сәнгать осталарына олы рәхмәт хисләре булып бөреләнгән. Бу минем генә түгел, ә шушы чарада булган барлык якташларымның күңел халәтедер.
Театр фойесында очрашканнар шау-гөр килде бу көнне. Бирегә кунак итеп Тәтешле районының гына түгел, барлык Башкортстанның билгеле шәхесләре дә чакырылган иде. Һәммәсе хис-кичерешләре белән уртаклашты, таныш булмаганнар танышты, күптән күрешмәгәннәр кочаклашып, бер-берсенең хәл-әхвәлен белеште. Әйе, бәйрәмнең һәр кунагын икмәк-тоз, баллы чәк-чәк, җыр-моң, чәй табыны, тематик күргәзмәләр белән каршы алды тәтешлелеләр.
Олуг чара районыбыз талантларының театрлаштырылган тамашасы белән башланып китте. Һәр артистның үз чыгышына бар күңел җылысын, бар булмышын салуы күренеп тора. Әнгам Атнабаевның бала, үсмер чакларын, егет чорын, гомумән, бар тормышын күз алдына бастырды алар. Һәр образ, һәр хәрәкәт төпле уйланылган, һәр күренеш Атнабайның халыкчан иҗаты кебек сыйфатлы да, хисле дә чыксын өчен зур көч салынган. Шаулы алкышларга күмде аларны тамашачы. Афәрин, мең кат афәрин, тәтешлелеләр!
Мәҗит Гафури исемендәге башкорт академия драма, Уфа «Нур» театрлары талантлары тарафыннан дәвам ителгән бу тамашаның эчтәлеге тагын да тирәнәя, тулылана барды. Һәр артистның чыгышы үзе бер тарих иде. Атнабайның шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар белән яшәде бу кичне тамашачы. Ә Атнабайның драма әсәрләре – үзе бер аерым тема. Әлеге зур сәхнәдә аның унбер әсәре буенча спектакльләр куелган. Төп рольләрне башкарган актерлар Атнабайны, бар гомерен шушы театрга багышлаган якташ актрисабыз, Әнгам Касыйм улының бер туган сеңелесе Зинира Атнабаеваны аерым бер җылылык белән искә алды. «Әнгам ага безнең театр өчен һәрчак зур кунак булды. Аның үз-үзен тотышына, зыялылыгына, хәтта атлап йөрешләренә кадәр соклана идек. Ул хәтергә җаваплы, һәр эшен төгәл, ахырына җиткерә белә торган талант иясе булып уелып калган. Әсәрләре сәхнәләштерелгәндә ул режиссер белән янәшә утырып, һәр образны тирән анализлый, кирәк урында киңәшләрен бирә иде», – дип хәтер йомгагын сүтте билгеле актерлар. Әнгам Атнабаевның әсәрләре буенча куелган спектакльләрдән өзекләрне дә тын да алмый карады тамашачы, андагы образлар белән бергә яшәде, бергә янды-көйде, бергә шатланды.
Әлеге тамашада сәхнәдән чыгыш ясаган шагыйрь һәм язучылар бихисап булды, һәммәсенең телмәреннән Атнабай иҗатына булган ялкынлы җылылык бөркелеп торды. Әйе, Атнабай исемен ничә тапкыр кабатласак та, ул бердәй бөек тә, халыкчан да, гали дә, гади дә. Аны барлык төрки телле халыклар үзләренеке дип исәпли. Әмма без, якташлары, Атнабаебыз ярый үзебезнеке булган әле, ярый Күрдем җире шундый талантлы ул тудырган әле, дигән тирән горурлык белән яшибез. Район хакимияте башлыгы Фәнүр Рәфис улы Шәйхисламов чыгышында да шушы тирән хисләр, шушы ихлас горурлык кызыл җеп булып сузылды. Әнгам Атнабаевның бер туган энесе Мәгъдән Атнабаевның, башка якыннарының чыгышы да олуг туганнары турында истәлекләр, шушы зур чараны бердәм оештырган Тәтешле районы хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхисламовка, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Әлфия Шәйнуровага, гомумән, барлык район талантларына, Мәҗит Гафури исемендәге башкорт академия драма театры коллективына рәхмәт хисләре, тирән хөрмәт тойгылары булып яңгырады.
Атнабай! Бу исемне әйтүгә күз алдына ак чәчләрен читкә тараган төз олпат гәүдәле ил агасы килеп баса. Аның үзен дә, саллы, тирән мәгънәле иҗатын да башкалар белән бутау мөмкин түгел. Атнабай ул бар һәм бердәнбер, ул кабатланмас, чагу һәм бөек. Ул җиз кыңгырау моңлы җырларында, Чия таулы шигырьләрендә драмаларындагы үлемсез образларда! Ул мәңгелекнең үзе!
Автор Миләүшә Гәрәева