

20 ноябрьдән 1 декабрьгә тиклем фестиваль кысаларында сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен төрле чаралар узды: рәсемнәр һәм декоратив-кулланма сәнгать конкурсы, спартакиада, видеочеллендж, уен программалары һәм башкалар.
Фестивальнең беренче көнендә балалар иҗаты үзәгендә «Талантлар салават күпере» рәсемнәр конкурсы узды. Анда 30дан артык бала катнашты. Конкурсантларны һәм аларның әти-әниләрен фестиваль символы булган Кояшлы куян каршы алды. Чараның беренче өлешендә конкурска йомгак ясалды һәм 1, 2 һәм 3нче урыннарда, шулай ук номинацияләрдә җиңүчеләр игълан ителде. Барлык балалар да дипломнар белән бүләкләнде. Балалар иҗаты үзәге хезмәткәрләре тарафыннан аквагрим, чүпрәк курчак, балавыздан шәм ясау, музыка коралларында уйнау буенча мастер-класслар үткәрелде. Конкурс балалар арасында күп кенә яңа талантлар ачты.
«Планета Спорт» физкультура-сәламәтләндерү комплексында исә «Гаилә стартлары» узды. Чараны Тәтешле район хакимиятенең социаль эш, яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге оештырды. Бәйрәмдә 14 гаилә катнашты, ә командалар баладан һәм бер ата-анадан торды. Барлык командалар да җиңүгә омтылу, җитезлек һәм командада эшләү осталыкларын күрсәтте һәм ярышларның барлык этапларын да лаеклы үтте.
Балалар сәнгать мәктәбе базасында фестиваль кысаларында сәламәтлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр арасында декоратив-кулланма сәнгать конкурсы узды. Балалар үз куллары белән төрле техникада әйберләр эшләде һәм чиксез иҗади сәләтләрен күрсәтте. Белгечләр музыка кораллары һәм аларда уйнау белән таныштырдылар, ә балалар аларга кушылып җырлады һәм биеде. Фестивальнең өченче көне флешмоб белән тәмамланды.
Балалар шулай ук Халыкара инвалидлар көненә багышланган «Кечкенә аш-су осталары» проекты кысаларында «Банкет Холл» кафесына мавыктыргыч экскурсиядә дә булдылар. Монда аларны Илнара Гайнуллина һәм кафе хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән пицца әзерләү буенча мастер-класс көтә иде. Балаларга пешекче һөнәре белән якыннанрак танышу һәм үзләренә пицца әзерләү мөмкинлеге бирелде. Пиццалар пешкән арада балалар өчен кәгазь шоу оештырылды. Оештыручылар балаларга бер минут та күңелсезләнергә ирек бирмәде.
Тарих һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре дә реабилитация үзәге тәрбияләнүчеләрен бик җылы каршы алды. Музей һәм Хәния Фәрхинең тормышы һәм иҗатына багышланган экспозиция залларында һәркем үзенә кызыклы булган нәрсәдер таба алды. Совет чоры уенчыклары тәкъдим ителгән «Онытылган уенчыклар илендә» күргәзмәсе балалар өчен иң мавыктыргычы булгандыр, мөгаен.
Балалар иҗаты үзәгендә Әниләр көненә багышланган концертта да чыгыш ясарга өлгерде бу балалар.
Реабилитация үзәге тәрбиячесе Юлия Фәрхуллина 13-24 ноябрьдә «Әни ярдәмчеләре» конкурс-видео челленджын башлап җибәргән иде. Ике атна дәвамында ата-аналардан балаларының өйдә һәм хуҗалыкта ничек ярдәм итүләре турында бихисап видео һәм фото материаллар килде.
Фестиваль барышында сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен «Знамя» кинотеатрында «Канатлы тарих» мультфильмын карау оештырылды. Китапханә хезмәткәрләре оештырган «Дөньябыз игелек нурлары белән җылынсын» дип аталган дуслык һәм игелек бәйрәмендә дә реабилитация үзәге тәрбияләнүчеләре көтеп алынган кунаклар булдылар. Алар, теләкләрен әйтеп, кар бөртекләрен тылсымлы агачка урнаштырды, төрле уен программаларында катнаштылар, конкурсларда үзләренең зирәклекләрен һәм эрудицияләрен күрсәттеләр. Чарада катнашучыларга «Песи баласы һәм Көчек» курчак театры күрсәтелде.
Ә 29 ноябрьдә «Планета Спорт» физкультура-сәламәтләндерү комплексы спорт залында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» фестивале узды. Реабилитация үзәге тәрбияләнүчеләре бу мөһим чарада бик теләп катнаштылар, һәркемгә үзенең никадәр көчле, җитез булуын белү кызык иде. Катнашучылар ГТО нормативларын үз яшь баскычлары буенча таләпләргә туры китереп үтәде.
«Эрико kids» кафесы базасында Эльвира Ситдыйкова һәм Алсу Билалова грузин кухнясы ашы – хачапури әзерләү буенча мастер-класс үткәрде. Әти-әниләре белән бергә грузин ашларын әзерләү һәр балада онытылмаслык тәэссоратлар калдырды.
«Кояш барыбыз өчен дә» чиксез киңлекләр фестивале район мәдәният сараенда үткән зур концерт белән тәмамланды. Күп кенә катнашучылар өчен сәхнәгә чыгу үзе бер зур җиңү иде, ә тамашачының аягүрә алкышларга күмәрлек итеп чыгыш ясау – һәр артистның хыялы.
Фестивальдә катнашучылар, тормыш авырлыкларына карамастан, күңелдә шатлык, мәхәббәт һәм иҗатка һәрвакыт урын табылачагын тагын бер кат исбатладылар.
Сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә бүләк ителгән җылы хисләр, игътибар һәм наз аларның рухи дөньясын баетыр, дуслык җепләрен ныгытуга булышлык итәр, авырлыкларны җиңеп чыгарга яңа этәргеч бирер, әйләнә-тирәдә яңадан-яңа матурлыклар ачар дип ышанабыз.