Барлык яңалыклар
Чаралар
12 февраль , 12:33

Онытылмый Әфган ярасы

Үткән тормышыбызда мәңге онытылмас, тарихка кан белән язылган вакыйгалар байтак. Шуларның берсе – Әфган сугышы. Бу сугыш тәмамлануга инде  35 ел узды.  Әмма аның   хатирәләре,   тау-ташларында   башын   салган   совет   сугышчылары   һичкайчан онытылмый.  Әйе, әфган сугышын онытырга хакыбыз юк. Анда 15 меңләп сөлектәй совет егетенең гомере киселде.

Онытылмый Әфган ярасы
Онытылмый Әфган ярасы

Районыбызда совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгарылуына 35 ел тулуга багышланган чаралар үтте. 

2нче февраль көнне республикабызның Борай, Караидел, Мишкә, Кыйгы, Аскын, Балтач районнары һәм Пермь краеның Куеда поселыгы яугир- интернационалистлары тантаналы митингта һәм зона хәрби-спорт ярышларында катнашу өчен Тәтешле җирендә очрашты.

Район хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхисламов, ветеран-әфганчылар, оешма, предприятие вәкилләре һәлак булган якташ  сугышчы-әфганчыларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм Мәңгелек утка веноклар һәм чәчәкләр салдылар.

Зона хәрби-спорт ярышлары «Планета Спорт» физкультура-сәламәтләндерү комплексының спорт залында үтте. Ярышлар алты төр буенча узды: дартс, бильярд, пневматик винтовкадан ату,  кәрзингә туп ыргыту, эстафета, автомат җыю һәм сүтү. Барлык катнашучылар да искиткеч җитезлек һәм осталык, бердәмлек һәм җиңүгә омтылышларын күрсәттеләр. Нәтиҗәләр буенча 1нче урынга Балтач районы вәкилләре чыкты. Аскынлылар 2нче урынга лаек булса, мишкәлеләр пьедесталның 3нче баскычына күтәрелде. Командалар кубок, Почет грамоталары һәм призлар белән бүләкләнде. Һәр катнашучының йөзендә очрашу шатлыгы, канәгатьлелек һәм горурлык хисләрен күрергә мөмкин иде.

Мондый очрашулар сезгә нәрсә бирә, дигән сорауга, районыбызның әфганчы яугире Тәлгать Кыямов: «Без монда үз осталыгыбызны күрсәтү һәм бүләкләр алу өчен түгел, ә, туган илебездән читтә башларын салган яугирләрнең истәлеген хөрмәтләү өчен җыелдык. Мондый чаралар һәркемне милләтара тынычлыкның кыйммәте турында уйланырга мәҗбүр итсен, Ватаныбыз азатлыгы өчен һәлак булган егетләргә, аларның батырлыкларына мактау булып барсын иде», – дип җаваплады.

3нче февраль көнне исә Күрдем урта мәктәбендә ветеран-интернационалист, махсус хәрби  операция барышында һәлак булган якташыбыз Зөфәр Атнабаев истәлегенә үткәрелгән волейбол буенча турнир узды. Митингта район хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхисламов, яугирнең якыннары һәм сыйныфташлары, мәктәп укучылары, «Сугышчан туганлык» оешмасы әгъзалары, спортчылар катнашты. КатнашучыларЗөфәр Атнабаевны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм мәктәп фасадындагы мемориаль тактага чәчәкләр салдылар.

Турнирның инициаторы – яугирнең якын дусты, сыйныфташы, турнирның баш судьясы Рамир Әхмәтов. Ярышларда биш команда көч сынашты. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә Балтач районы командасы җиңү яулады. 2нче урынны турнир хуҗалары – күрдемлеләр алды, 3нче урында  – Тәтешле районы электр челтәрләре командасы. Айнур Гарифҗанов, Динислам Нәфыйков, Илшат Садиков турнирның иң яхшы уенчылары дип танылды. Катнашучыларның барысына да кубоклар, Почет грамоталары, оештыручыларның һәм Атнабаевлар гаиләсенең махсус бүләкләре тапшырылды.

Еллар уза, дөньяга яшь буын килә. Әмма канкойгыч сугышлар турында беребез дә онытырга тиеш түгел! Үлгәннәр турындагы истәлек исәннәрдә яши.

 

Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас: