Барлык яңалыклар
Чаралар
18 июнь , 14:23

Мөһим чара үтте

Шушы көннәрдә «Крупская» җәмгыятендә тракторлар, мал азыгы җыю комбайннары һәм үзйөрешле чапкычларга техник тикшерү үткәрүне оештыру буенча семинар-киңәшмә узды.

Мөһим чара үтте
Мөһим чара үтте

Чарада район хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхисламов, БР Гостехнадзор буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Илһам Шакиров, РБ Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле Филүс Хантимеров, район хакимияте башлыгы урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Вадим Гореликов, Аскын, Балтач, Борай, Благовещен, Дуван, Мишкә, Кушнаренко, Калтасы, Караидел, Краснокама, Яңавыл районнары һәм Агыйдел, Нефтекама шәһәрләренең дәүләт техника күзәтчлегенең баш инженер-инспекторлары, районыбыз хуҗалыклары җитәкчеләре, «Крупская» җәмгыяте механизаторлары катнашты.

Семинарда катнашучыларны район хакимияте башлыгы Фәнүр Рәфис улы сәламләде һәм нәтиҗәле эшләүләрен теләде. «Мондый чаралар – аралашу гына түгел, тәҗрибә уртаклашу, өстәмә белем алу ысулы да. Семинарда күргәннәрегез һәм ишеткәннәрегез арытабан эшегездә файда китерсен», – диде ул.

Семинарның беренче теоретик өлешендә тракторчы-машинистлар әзерләү мәсьәләләре һәм үзйөрешле машиналарга идарә итү хокукына имтихан тапшыру тәртибе, азык җыю комбайннарына, үзйөрешле чапкычлар, тракторлар һәм тагылмаларга техник тикшерү үткәрү тәртибе каралды.

Икенче практик өлеше мавыктыргыч булды. «Крупская» хуҗалыгы басуында мал азыгы хәзерләү техникасы тезеп куелган иде. Семинар программасына ярашлы, тәкъдим ителгән барлык техника шушы басуда техник тикшерү үтте.

Семинар барышында бүген Гостехнадзор дәүләт инспекторлары, авыл хуҗалыгы җитәкче һәм белгечләре алдында торган төп бурычлар билгеләнде.

Мал азыгы хәзерләү кампаниясенә техниканы сыйфатлы әзерләгән өчен кайбер механизаторлар һәм белгечләргә БР Гостехнадзор инспекциясенең Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Һәм тагын бер уңай күренеш. Семинар эшендә Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы студентлары да бар иде. Басуга тезелгән машиналарны техник тикшерү барышында алар да катнашты. Бәлки, бу егетләрнең кайберләре тормышын авыл хуҗалыгы белән бәйләр...

Мөһим чара үтте
Мөһим чара үтте
Мөһим чара үтте
Мөһим чара үтте
Мөһим чара үтте
Мөһим чара үтте
Мөһим чара үтте
Автор: Сирена Рахимьянова
Читайте нас