Барлык яңалыклар
Чаралар
28 ноябрь , 10:17

Сәхнәдә – «Язылмаган сугыш»

Сирена РӘХИМҖАНОВА Агымдагы елның апрель аенда Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Нефтекама шәһәренең мәдәни дөньясында бар халыкны таң калдырган зур вакыйга булды: шәһәр мәдәният үзәгендә «Язылмаган сугыш» спектак­ле үтте. Ни өчен әле Нефтекамадагы вакыйгалар турында сөйлисез, дип әйтер күпләрегез. Әлеге документаль-нәфис тамашаның авторы, шулай ук сәхнәгә куючы, театрны җитәкләүче – «Кызыл таң» гәзите хәбәрчесе, безнең якташыбыз, Юрмиязбаш кызы Гөлнара Гыйлемханова.

Сәхнәдә – «Язылмаган сугыш»
Сәхнәдә – «Язылмаган сугыш»

«Язылмаган сугыш» Гөлнара Гыйлемханованың күңелендә озак еллар яши. Автор сүзләренә караганда, әсәр барлыгы алты бүлектән тора. Пьеса документаль вакыйгаларга таянып язылган. «Кәримәттәй», «Зәйтүнә», «Бәхетле хата. Лида» бүлекләре тамашачы игътибарына тәкъдим ителгән. Аның «Бәрәңге кабыгы», «Куусалу тоткыны», «Шәңгә» дигән өлешләре әлегә сәхнәләштерелмәгән.

– Язмышлары сурәтләнгән геройларның күбесе белән мин шәхсән таныш идем, чөнки кайчандыр алар турында «Кызыл таң»га мәкалә әзерләгәнем булды. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан аларның тетрәндергеч язмышларын киң массага да күрсәтәсем килде. Шулай итеп «Язылмаган сугыш» әсәре барлыкка килде. Чөнки чыннан да, сугыш турында күпме кинолар төшерелсә, китаплар язылса да, әле бәян ителмәгән, без белмәгән, язылмаган күпме тарих бар, – ди Гөлнара Рәшит кызы.

Тарихны читтән эзләми ул, үзебезнең район, шәһәр кешеләренең язмышларын, җирле материалны күрсәтә.

– Бу тамашада барсы да документаль әйберләргә таянып язылган. Хатыйпка әнисе укыган хат та, Галиҗанга килгән похоронка да – барсы да чын. Шулай ук фактлар: халыкка ашлык биргәне өчен төрмәгә утырган Сабирҗан да, чаңгы ясаучы Замараев та, бүләкләнүче Мөслимә дә, фронтка җибәрелгән акча күләме дә – барсы да тарихтан алынган, бер сан да үзгәртелмәгән, геройларның рөхсәте белән без исем-фамилияләрне дә шул килеш калдырдык, үзгәртмәдек, – ди автор.

Пьесаны язуын яза Гөлнара, тик кем белән уйнарга, ничек сәхнәләштерергә? Ул үзе дә озак еллар театрда уйнаган җурналист буларак озак уйлап тормый, театр оештыра, мәктәпләрдән татарча белгән, уйнарга сәләтле балаларны эзли, әлеге жанрга гашыйк олыларны чакыра. Шулай итеп милли театр барлыкка килә. Гөлнара ханым аңа «Рухият» дип исем бирә һәм репетицияләргә тотына. Беренче март көнне – беренче репетиция, ә апрель азагында инде тамашаның премьерасы үтә.

Һәм менә шушы көннәрдә күпсанлы сораулар буенча Нефтекама шәһәренең мәдәният үзәгендә спектакль яңадан тамашачыларны җыйды. Тамашага районыбыздан да вәкилләр чакырылган иде. Алар арасында район хакимияте урынбасары Әлфия Шәйнурова, район мәдәният идарәсе начальнигы Гөлзада Харисова, район мәдәният сарае директоры Марат Садретдинов, нәфис сүз остасы Фәрит Җиһангиров бар иде. Шулай ук Күрдем авыл Советы биләмәсе башлыгы Альмира Хатыйпова, Гөлнараның сыйныф җитәкчесе Рәүмәнә Әхмәтова да бу чарадан читтә калмады. Ә инде сыйныфташларын залда күрүе аның өчен зур бүләк булды.

Спектакльдә Гөлнара Рәшит кызы әйтүенчә, 36 кеше уйный. Иң кечесенә биш яшь булса, иң өлкән актерга исә 79 яшь. Шуларның егермесе өчен бу спектакль дебют була, алар сәхнәгә башлап чыга. Спектакльдә балалар бик күп катнаша. Бу да юктан гына түгел.

– Балалар булсын, дибез, чөнки сәхнәгә сөю тәрбияләргә, театрның киләчәген тәэмин итәргә кирәк, – ди җаны-тәне белән театр өчен янган-көйгән Гөлнара Рәшит кызы.

Без исә елдан-ел төрле талантлары белән безне таң калдырган якташыбыз Гөлнара Гыйлемхановага сокланабыз һәм аның белән тагы бер кат горурланабыз. Һәм «Язылмаган сугыш»ның дәвамын көтеп калабыз!

Автор: Сирена Рахимьянова
Читайте нас