Общие статьи
28 октябрь 2022, 07:33

Комсомоллы яшьлек елларым

Менә көтеп алынган көн килеп җитте.  Мәктәпнең комсомол комитетында биргән сорауларга ышаныч белән җавап бирдем. Кабул итүнең соңгы этабы – район комсомол комитеты. Мәктәпкә караганда дулкынлану тагын да зуррак булды. Уңышлы үткән имтиханнан соң, безгә комсомол билеты һәм значок тапшырылды..  

Комсомоллы яшьлек елларымКомсомоллы яшьлек елларым
Комсомоллы яшьлек елларым

Советлар Союзы күптән таркалуга карамастан, илебез гражданнары аны әле дә сагынып искә алалар. Ленин яшьләренең Бөтенсоюз коммунистик союзы инде күптәннән яшәүдән туктаса да алар комсомол турында да хәтерлиләр. Моннан тыш, күпләр өчен бу дөньядагы иң зур яшьләр оешмасының туган көне  яраткан бәйрәмнәрнең берсе булып кала.

1918 елның 29 октябрендә, эшче һәм крестьян яшьләре берлекләренең беренче Бөтенрусия съездында Русия коммунистик яшьләр берлеген (РКСМ) төзү турында карар кабул ителә. Соңрак бу оешма ике тапкыр үзгәртелә: 1924 елда аңа Ленин исеме бирелә, ә 1926 елда исемдә «Бөтенсоюз» сүзе барлыкка килә. Нәтиҗәдә, ВЛКСМ – Ленин яшьләренең Бөтенсоюз коммунистик союзы.

1991 елның 27-28 сентябрендә ВЛКСМның XXII гадәттән тыш съездында Ленин яшьләренең Бөтенсоюз коммунистик союзы үз-үзен таркату турында карар кабул ителә. Ә хәзерге Русиядә ВЛКСМның идеяләрен дәвам итүчеләр булып төрле яшьләр иҗтимагый оешмалары тора.

Комсомолның һәм әтиемнең туган көннәре буларак минем өчен 29 октябрь көне икеләтә бәйрәм иде. Үземнең мәктәп тормышымны искә төшереп, комсомол сафларында  үткән елларны игътибарсыз калдырып китә алмыйм. Минем өчен комсомолда булу табигый һәм көтелгән хәл иде. Без мәктәп тормышның бер этабыннан икенчесенә күчтек. 1-2 сыйныфларда – октябрят, 3-7 сыйныфларда-пионерлар булсак, 7 нче сыйныфтан комсомолга керә идек. Пионерлар сафына безне бөтен сыйныф белән кабул итсәләр, комсомолга сайлап алу индивидуаль иде,  өлгереш һәм тәртипне исәпкә алып кабул иттеләр. Әти-әниләребез һәм укытучылар балачактан бездә  дуслык, үзара ярдәм, җаваплылык тәрбияләделәр.

Комсомолга керү – иң якты истәлекләрнең берсе. Комсомол сафына  басарга теләгән кандидатка гариза язарга, оешманың тарихын, уставын, наградаларын, үз илен, туган ягын яхшы  белергә кирәк иде. Мине комсомолга ничек кабул итүләрен бик яхшы  хәтерлим. Комсомолга керер алдыннан гына фотога төшәргә бардык, үзең белән 2 фотосурәт алып килергә кирәк иде: берсе комсомол билеты өчен, икенчесе исәп карточкасына.  Менә көтеп алынган көн килеп җитте.  Мәктәпнең комсомол комитетында биргән сорауларга ышаныч белән җавап бирдем. Кабул итүнең соңгы этабы – район комсомол комитеты. Мәктәпкә караганда дулкынлану тагын да зуррак булды. Уңышлы үткән имтиханнан соң, безгә комсомол билеты һәм значок тапшырылды..  Аннары мин сыйныфта комсорг, мәктәпнең комсомол комитеты секретаре булдым. Комсомол сафына баскан сыйныфташларым үзләренә тапшырылган йөкләмәләрне үтәүгә намус белән карады. Үзешчән сәнгатьтә катнашу, колхоз фермасында терлекчеләр алдында чыгыш ясау, макулатура җыю, политинформацияләр үткәрү, пионерлар отрядында вожатыйлар булу, комсомол кичәләре үткәрү – болар без башкарган эшләрнең бер өлеше. Һәр ай саен түләнә торган ике тиен комсомол взносы да бар иде. Аны җыю һәр классның комсоргының бурычы булып торды. Комсомол комитеты комсомол оешмасының бөтен эшен координацияләде. Без комсомол җыелышларын әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнаштык, истәлекле даталарга чаралар әзерләдек, комсомоллар арасындаүткәрелгән ярышларга йомгак ясадык. Бик мавыктыргыч вакытлар иде.  Яшьләр һәрвакыт актив иде, килеп чыккан проблемаларны һәрвакыт бергәләп хәл иттеләр. Комсомол постлары эшчәнлеге турында да  әйтми китү мөмкин түгел. Укытучылар белән берлектә комсомоллар кичләрен авыллар буйлап, клубларда чаралар  барышында тәртип бозуларны кисәтү буенча рейдлар үткәрә иде.

Ничек итеп ата-аналар белән берлектә сыйныф җыелышы үткәрүемне әле дә яхшы хәтерлим. Миңа, сыйныф комсоргы буларак, укуда өлгәшкән уңышларыбыз һәм җитешсезлекләребез турында чыгыш ясарга туры килде. Җыелышка мин бик җентекләп, шул ук вакытта  дулкынланып та әзерләндем. Бердән, ата-аналар алдында чыгыш ясау булса, икенчедән иптәшләрем алдында  аларның укуда һәм тәртипләрендә булган  җитешсезлекләрен  ачып салырга кирәк иде. Ләкин сыйныфташларым мине дөрес аңлады, миңа үпкәләп, ризасызлык белдереп йөрүче булмады. Комсомол лидеры буларак Уфага өч көнлек укуларга җибәрүләре дә хәтеремдә калган.

Мой адрес –

Не дом и не улица.

Мой адрес –

Советский Союз.

Советлар Союзы таркалган кебек, комсомол да югалды, тик эзсез генә югалмады ул. Аның эше калды, рухы калды. Комсомол яшьләргә үз Ватанына фидакарь хезмәт итү, батырлык, каһарманлык символы буларак тарихта калачак. Моны ветераннар белә, әмма бу турыда тормышны яңа башлап яткан яшь буынга да белергә кирәк, чөнки аларның иңнәренә киләчәк өчен иң авыр җаваплылык йөкләнә. Тарихта 73 ел эчендә 160 миллионнан артык кешене үз эченә алган һәм казанышлары белән мактанган яшьләр хәрәкәтенең башка мисаллары юк. Тормышымда комсомол булуыма мин бик шат!

 

Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас