

Күпчелек бакчачылар орлыклар утыртканда яшелчәләрнең үсешенә Айның тәэсире булуына ышана һәм шуңа карап эш итә. Мәсәлән, Ай туган һәм тулган көннәрдә чәчү, күчереп утырту эшләрен бөтенләй башкарырга ярамый. Ә менә үсеп килүче Ай көннәрендә чәчкән орлыклар тиз шытып чыга, алар яхшы үсентеләр һәм мул уңыш та бирә.
Бакча эшләре башкарганда Айның нинди йолдызлыкта булуына да игътибар итәргә кирәк. Ай Кысла, Үгезбозау, Чаян, Балык йолдызлыгында булганда — утырту өчен уңайлы көннәр. Кыз, Укчы, Бизмән, Кәҗәмөгез — нейтраль билгеләр. Ай бу билгеләрдә булганда чәчәргә дә, күчереп утыртырга да мөмкин, тик уңыш уртача булачак. Ә менә Игезәкләр, Сукояр, Арыслан, Кучкар — уңышсыз билгеләр. Бу көннәрдә чәчәргә дә, утыртырга да киңәш ителми.
Гыйнварның 24, 25, 28-30ы помидор, баклажан, татлы борыч үсентеләрен өйдә үстерү өчен уңайлы көннәр булып санала. Февральдә 2-4, 12,13, 25, 26сы аеруча уңышлы көннәр булачак.
Ә менә 20-22 гыйнварда, 5, 19, 20 һәм 21 февральдә чәчү, күчереп утырту эшләре белән шөгыльләнергә киңәш ителми. Орлыкларыгыз шытып чыкмаска, түтәлгә чыгарып утырткан үсентеләрегез тернәкләнеп китәлмәскә мөмкин.