Общие статьи
1 февраль 2023, 06:29

Халык әйтсә – хак әйтә

Кышнын соңгы аена кердек. Гомер-гомергә халык, табигать холкын күзәтеп, аның закончалыкларын эзләгән. Февраль киләсе ел фасылларына нәрсә юрый?

Халык әйтсә – хак әйтәХалык әйтсә – хак әйтә
Халык әйтсә – хак әйтә

Февраль суык икән - җәй яхшы килә.

Февраль суык һәм коры - август эссе.

Февраль җылы булса - яз салкын килә.

Февральдә бәс күп булса - җәен чык күп төшәр, бал мул булыр.

Февраль азагында боз сөңгеләре озын үссә - яз озакка сузыла.

Февраль карсыз - коры җәй.

Февральнең соңгы атнасы суыграк булган саен, март җылырак килә.

👉🏻 Ә хәзер көннәр белән бәйле халык сынамышларына күз салыйк:

2 февраль иртә белән кар - ашлык иртә чәчкәне уңар; кич белән кар яуса - гаҗәп түгел соң чәчкәне уңса.
3 февраль салкын булса, урак вакытында бик эссе булыр.
7 февраль көннең беренче яртысы ничек булса, киләсе кышның беренче яртысы шулай булыр.
8 февраль йолдызлы һәм аяз төн булса, гөмбә уңышы күп булачак.
9 февраль агачлар бәскә төренсә - тиздән җылытачак.
12 февраль ай кызарып торса, көчле җил булачак.
14 февраль күк йолдызлы булса, яз соң килер.
15 февраль көнне җепшек булса, яз иртә килер һәм җылы булыр
26 февраль кар эресә, сулар акса, җәй яңгырлы булыр.
27 февраль җылы һава булса, март аеның башы суык булачак.
28 февраль боз сөңгеләре озын икән, яз да озын булыр.
Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас