Общие статьи
7 февраль 2023, 06:36

Гәрәбашлылар җиңүгә өмет итә

ППМИ-2023

Гәрәбашлылар җиңүгә өмет итәГәрәбашлылар җиңүгә өмет итә
Гәрәбашлылар җиңүгә өмет итә

Ел азагында Гәрәбаш авылында «Урындагы башлангычларны хуп лау» программа кысаларында йомгаклау җыелышы үтте. Авыл Советы биләмәсе хакимияте тарафыннан алдан бик күп эшләр башкарылды. Хезмәт коллективлары белән очрашулар үтте. Килеп туган проблемалар халык белән киңәшләшеп чишелде. Программа кысаларында массакүләм мәдәни чаралар оештырылды.

Җыелышта авыл Советы биләмәсе башлыгы Энҗе Бәдертдинова чыгыш ясады. Көн тәртибендә ППМИ программасының приоритет проблемалары ачыкланды. Халыктан җыелган финанслау өлеше билгеләнде. Инициатив төркем сайлап куелды һәм финансны дөрес тотыну турында карар кабул ителде.

Биләмә башлыгы ≪Урындагы башлангычларны хуплау≫ про-граммасы белән башкарылган эшләр турында бәян итте. Халыкны активлык күрсәтергә чакырды. Биредә шулай ук Фаил Нургалиев, Рита Хәйдәршина, Илгиз Мөхәмәтьяров чыгыш ясады.

Гәрәбашлылар бертавыштан 2023 елгы ППМИ проектында катнашырга теләк белдерде. Гәрәбаш зираты киртәләрен һәм зират йортын яңартырга дигән карар кабул итте. Гамәлгә ашырыла торган проектның якынча бюджеты, иганәчеләр һәм халык керткән өлеш билгеләнде.

Үз авылларын, зират территорияләрен төзекләндерүгә көчләрен кызганмый, өмәләрдә актив катнашкан гәрәбашлыларга Энҗе Бәдертдинова рәхмәт сүзләре җиткерде һәм ППМИ- 2023 елда да җиңеп чыгарбыз дигән ышаныч белдерде.

 

Айгөл ЗЕКРИЕВА, инициатив төркеме әгъзасы

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас