Общие статьи
8 февраль 2023, 10:12

Бергә һәм бердәм булсак, барысы да уңай хәл ителер.

Кечкенә авылда өр-яңа обелиск балкып утыра. Урамнан узган һәркем – шул авыл кешесе булсынмы ул, кунакмы, мәңгелек истәлек алдында туктап китә.

Бергә һәм бердәм булсак, барысы да уңай хәл ителер.Бергә һәм бердәм булсак, барысы да уңай хәл ителер.
Бергә һәм бердәм булсак, барысы да уңай хәл ителер.

Менә бит нинди зур эш башкарды узган ел Сәвәләй авылы халкы. Аеруча бүген, тарих яңадан язылган чорда, ватанпәрвәрлек хисе көчәйгәндә обелискларның роле бәяләп бетергесез. Билгеле, Урындагы башлангычларны яклау программасы булмаса, бу эшне үзебезгә генә башкарып чыгу авыр булыр иде.

Бу программа авыллар өчен зур мөмкинлекләр ача. Аның нигезенде яшәгән җиребез матурлана, төзекләнә, яңа техника-җиһазлар алына. Менә быел да, программаның уңай нәтиҗәләрен күреп, сәвәләйлеләр анда катнашырга янә теләк белдерде. Авылда әле чишелеш көткән проблемалар җитәрлек.

Тәүге җыелыш узды да инде. Анда зират коймасын яңарту, авылга газ кертү, авыл клубы киртәсен төзекләндерү кебек җитди мәсьәләләр күтәрелде. Бу максатта эш дәвам итәчәк.

Бергә һәм бердәм булсак, барысы да уңай хәл ителер.

Фәгыйль НИГАМӘТҖАНОВ, Акбулат авыл Советы биләмәсе башлыгы.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас