Общие статьи
9 февраль 2023, 05:07

Күмәк эш яу кайтара

ППМИ-2023

Күмәк эш яу кайтараКүмәк эш яу кайтара
Күмәк эш яу кайтара

Без – авылда туып, язмышыбызны аның белән бәйләгән кешеләр. Биредә инде бай тормыш юлы үтеп, гомер көзенә җиткәннәр дә, балалар үстереп, оныклар сөйгәннәр дә, яңа гына парлашып дөнья көтә башлаганнар да бар. Әмма барыбызны да уртак максат берләштерә: яшәгән җиребезне төзек, матур итү.

Йорт тирәсен, капка алдын һәркем үзе тәртипли, ә менә авылга кагылышлы күләмлерәк эшләргә халыкның гына көче җитми. Шунысы сөенечле, берничә ел инде республикада Урындагы башлангычларны яклау программасы эшләп килә. Ул нәкъ менә зур максатларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирә дә инде.

Программадан безнең авыл биләмәсе дә читтә калмый. Аның кысаларында үткән елларда Бәдрәш авылында буа төзекләндерелде, Юде урамына юл салынды, шулай ук МПК–2,0 мобиль янгынга каршы комплекс сатып алынды.

Быел да бу конкурста тагын катнашырга ният кылдык. Шул максатта тәүге җыелыш оештырылды. Халык белән киңәшләшеп, Бәдрәш авыл зираты коймасын төзекләндерү өчен төзелеш материалы алу кирәклеге ачыкланды. Әлеге вакытта эшче коллективлар белән очрашу, фикер алышулар, анкета тутыру, башка чаралар үткәрү дәвам итә. Төп карар йомгаклау җыелышында кабул ителәчәк.

Урындагы башлангычларны яклау программасы ел саен дәвам итеп, Бәдрәш авыл Советы биләмәсендәге башка зур мәсьәләләрне дә хәл итәргә ярдәм итәр дигән өметтә калабыз.

Лилия СӘФЕТДИНОВА, Бәдрәш авыл китапханәчесе

 

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас