Искиткеч матур табигать кочагында урнашкан Югары Тәтешле авылында туып-үстек без. Бәрмеш буасында су коенып, чәчәкле хуш исле болыннарда җиләк җыеп, яшьлек елларында кичке уеннар уйнап, таңнар каршыладык.
1970 елда Югары Тәтешле урта мәктәбен тәмамлаучы 135 укучы, кулларыбызга өлгергәнлек аттестаты алып, илебезнең төрле якларына юл алдык. Бергә укыган сыйныфташларыбызны сагынып, биш ел саен очрашу оештырып торсак та, алтын урталык – 50 еллык очрашуга эпидемия аяк чалды.
Быел соңгы кыңгырау чыңлаган көннән алып 52 ел тулып узгач, 10А сыйныфы укучылары очрашуга җыелдык. Йөзләребездә кояш балкый, һәркайсыбыз күңеле белән балачак, үсмер елларына әйләнеп кайтты. Һәрберебез тормышта үз урынын тапкан, ихтирамга лаек кешеләр. Сыйныфташларыбыз Галя Хөсәенова Мәскәүдән, Салават Гарипов Мамадыштан, Виктор Тимершин Уфадан, Надежда Туминцева Краснохолмнан, Нәсимә Нигамәтҗанова Сарапулдан, Люба Гарифуллина Ижаудан, Галя Байкова Куедадан, Дина Дәүләтгәрәева Нефтекамадан һәм Тәнзилә Рәхимова Аксәеттән килделәр. Авыру сәбәпле очрашуга килә алмаган сыйныфташыбыз Лена Гарифуллина белән күрешеп, хәл белешеп чыккач, сыйныф җитәкчебез Шәмсия Садрыева йортына юнәлдек. 93 яшен тутырган укытучыбыз безне шатланып каршы алды.
Очрашу кичәсе кафеда дәвам итте. Бу дулкынландыргыч кичәне алып баручы Салават Гарипов компаниянең җаны булды. Арабыздан иртә киткән сыйныфташларыбыз Борис, Гөлсимә, Данис, Венера, Вячеслав, Валерий, Василий, Мулланур, Рафаэль, Фирус һәм Тәлгатьне, кадерле укытучыларыбызны бер минут тын торып искә алдык. Без аларның якты истәлекләрен һаман күңел түрендә саклыйбыз.
1960 елның 1 сентябрендә безне беренче укытучыбыз Мәрьям Нугаева каршы алды. Без аның соңгы чыгарылыш укучылары булдык. Мин сезнең икенче әниегез булам, дип еш кабатлый иде. Ул районда орденоносец укытучы иде. Зыялы, югары мәдәниятле, зәвык белән киенә белгән укытучыбыз безгә үрнәк булды. Русча сөйләшергә, матур язарга һәм укырга, эш сөяргә, актив булырга өйрәтте. Дәресләрдән соң стена гәзите чыгарабыз, Тимур командасы төзеп, өлкәннәргә булышабыз. 8нче март бәйрәменә открыткалар ясыйбыз. Кызыл галстукны горур бәйләп, боргы, барабан тавышы астында сборга җыелу, комсомол сафларына басарга тырышып, Устав ятлау – барысы да әле булса истә.
Рус теле һәм әдәбияты укытучыларыбыз Шәмсия Садрыева, Мөхәмәтхан Гарифуллин бөек әдәбияткә мәхәббәт тәрбияләделәр.
Гөлдәр Вәлиева, Касимә Ишморатова үсемлекләрне, хайваннарны танып белергә, табигатьне яратырга өйрәттеләр. Яраткан укытучыбыз Закир Локмановтан оешканлылыкка, үз дигәнеңдә нык торырга өйрәндек. Ул безгә сәламәт тән һәм рух, сәламәт яшәүнең өстенлекләрен аңлата алды.
Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Бәдрислам Туктаровтан тарихи аң һәм политологик белем дәресләре алдык. Ул дәресләрне фәнни сөйләмдә алып бара иде. Физика укытучысы Вакыйф Җәләлов таләпчән булды, тәртипне яратты. Барча укучыларны тиң-тигез күреп, ихтирамлы мөнәсәбәттә булды. Үз фәнен тирән белгән укытучыбыз дәресне дә төпле итеп аңлата иде.
Музыка укытучысы Расих Беркутов бөек композиторларның иҗат юлы, язмышлары турында мөкиббән китеп сөйли иде. Ноталарны танып җырларга өйрәтте. Ул безне еш кына концертларда чыгыш ясарга да әзерләде.
Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ирина Локманованы «Педагог от Бога» диләр иде. Аның факультатив дәресләрен көтеп ала идем. Ул китап укуга зур кызыксыну уятты. Үз эшен, балаларны ярата, дәресләрдә фронтовик шагыйрьләрнең, солдатларның сугыш яланында язылган шигырьләрен сәнгатьле итеп укый иде. Без аның белән бергә сугыш юлларын да үттек, яшәү мәгънәсенә төшендек, Ватанны сөяргә өйрәндек. Безгә төпле белем, яхшы тәрбия биргән, зур тормыш юлына әзерләгән укытучыларыбызны бервакытта да онытмабыз.
Кичә менә шулай үткәннәрне искә алу, ихлас чыгышлар, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Мәктәп елларында җырлаган җырларны искә төшердек. Үзебез кайчандыр башкарган татар, рус, удмурт, мари биюләрен биедек. Очрашудан канәгать калып, оештыручылар Татьяна Мәҗитова, Тәнзилә Рәхимовага рәхмәтләр белдереп, ешрак күрешергә сүз куешып таралыштык.
Сания Солтанова (Минһаҗетдинова),
Югары Тәтешле