

Моң агыла… Үзәккә үтәрлек моң. «Юлдаш» радиосыннан яңгыраган бу җырның сүзләре йөрәгемне тетрәндереп җибәрде һәм күз алдымда яшьлек дустым Ирек Әхәтов пәйда булды. Әйтерсең, бу җыр махсус аның хакында язылган да, аның хөрмәтенә башкарылган кебек тоелды.
Эшең калсын, эзең калсын
Күпләргә маяк булып.
Чынлап та, бу җыр мине ерак яшьлек елларыма алып кайтты. Баксаң, ярты гасыр вакыт үтеп киткән.
Ирек Әнгам улының яшь белгеч буларак «Фәнгә» колхозына эшкә килүе бүгенгедәй хәтеремдә. Кичен мәдәният йортына йөзеннән нур чәчеп, елмаеп бер егет килеп керде. Үзе белән әдәпле генә итеп таныштырганнан соң, колхозга эшкә килүе турында хәбәр итте. Без күптәннән таныш кешеләр кебек бик җиңел аралашып киттек. Шул көннән алып аның соңгы сулышына кадәр безгә бергә эшләү насыйп булды.
Ирек Әхәтов гаҗәеп акыллы, ихтирамлы кеше иде. Кызганыч, яшьли генә арабыздан китүенә әле булса күңел ышанмый, ә чынында исә 30 ел вакыт узып киткән.
44 яше дә тулырга өлгермәгән, яшәү дәрте ташып торган, тормыш йөген армый-талмый тарткан, эшләнәсе бихисап эшләре калган, дөньяга, җыр- моңга гашыйк булган ир узаманын оныту мөмкин дә түгел. Күпме еллар үтсә дә, күпме сулар акса да, шушы тетрәндергеч минутларны искә алырга базнат итмәдем. Бүген килеп аның рухын шатландырсак, разый булырмы дигән сорау тууга, янә аның сыны күз алдыма килеп басты да: «Мин риза, мин риза», – дигән кайтавазы яңгырап үткәндәй тоелды. Һәм минем хәтер сандыгымны сезнең белән уртаклашасым килде, хөрмәтле гәзит укучылар.
1993 елның 14 гыйнвар көне. Иртән таң беленер-беленмәс, Ирек Әнгам улы авылга газ кертү максаты белән, Свердловск өлкәсенә торбалар белешеп, килешү төзергә дип юллана. Юлы уң булып, 16 гыйнварга каршы төндә ул Кальтәүгә кайтып та җитә. Шатлыгы эченә сыймаган тынгысыз җан чак кына черем итеп ала да, көндәгечә эш урынына ашыга. Ерак юлдан талчыгып кайткан йөрәге ял кирәклеген сизсә дә, эш-эш, дип тибүдән туктамый. Хуҗалык рәисенең шатлыгын тизрәк хезмәттәшләре белән бүлешәсе килә. Тик нигәдер ярсу йөрәге генә тынгы бирми һәм кинәт тибүдән туктый… Яшьнәп үсеп утырган агач шартлап ава…
Әйе, бу көнне дөнья агышыннан тукталды, кошлар да тынып калды, җил дә исмәде. Тик йомшак кар бөртекләре генә, безне юатырга теләгәндәй, битебездән сыйпады.
Кеше китте, әмма якты эзе калды. Көн артыннан көн үтсә дә, аның исеме халкым теленнән төшмәде, алар шундый улын югалтудан зар елады. Кичләрен риваятьләр сөйләп, бәетләр язды:
Мондый югалтудан, бу кайгыдан
Чаралар юк безне аралар.
Илем таянырлык ирләр ава,
Ауган кебек кинәт кыялар.
Кеше гомере бик кыска, бер саплам җеп. Тик шул арада да ул бөек эшләр, күпме изгелекләр кылырга ашыга. Менә шундый кешеләрнең берсе иде Ирек. Фани дөньялыкта кылган изге гамәлләрең аны мәңге яшәтә һәм яшәртә!
Алга таба хәтер сандыгымның икенче битен ачып, шушы аяныч төштән арынып, Ирек Әнгам улының тормыш юлына, кылган бихисап изге эшләренә, хезмәт җимешләренә тукталып үтәсем килә.
Әхәтов Ирек Әнгам улы 1949 елның 11нче февралендә Шулган авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Кодаш сигезьеллык, Тәтешле урта мәктәпләрендә белем ала. 1972 елда Башкорт авыл хуҗалыгы институтын уңышлы тәмамлап, районыбызның «Фәнгә» колхозына баш ветеринария табибы итеп эшкә җибәрелә. Авыл халкы үтә ягымлы, мөлаем егетне тиз арада үз итә. Колхозчылар белән уртак тел таба белүен, эшенә бик җаваплы каравын күреп, җитәкчеләр аңа зур өметләр баглый. 1979 елда тырыш егетне партоешма секретаре итеп билгелиләр, ә 1982 елда ул район хакимияте башлыгы Фрид Әрманшин тәкъдиме белән колхоз рәисе итеп тәгаенләнә. Ирек Әхәтов бар булмышы белән эшкә чума. Бу авыр, җаваплы вазыйфаны ул 11 ел намус белән башкара.
Колхоз рәисе буларак, Ирек Әнгам улы халыкның тормыш шартларын яхшыртуны максат итеп куйды. Үзеннән алда эшләгән җитәкчеләрнең уңышын киңәйтеп, арытабан да төзелеш эшләрен киң җәелдереп җибәрде. Җитештерү, социаль-көнкүреш, мәдәният объектлары, фатирлар, Кальтәүдә мәктәп төзү кебек зур эшләр башкарды. Районда беренчеләрдән булып нәсел эшен җайга салып, токымлы маллар кайтарып, малчылыкта югары продуктлылыкка иреште. Өчмеңче, дүртмеңчеләр калкып чыкты. Беренчеләрдән булып йортларыбызга суүткәргечләр сузып, чишмә сулары белән халыкны сөендерде. Күп тә үтми газ үткәрү эшенә тотынды (үзенә генә күрергә насыйп булмады). Ничә дистә еллар авылдашларыбыз зәңгәр ягулык белән куллана. Бүгенге көндә авыл халкының яшәү шартлары шәһәр мөмкинлекләреннән һич аерылмый, барлык уңайлыклар да булдырылган.
Ул алга карап, киләчәкне күзаллый белде, планнары зурдан иде. Ирекнең тынгысыз, ышанычлы җитәкче икәнлеген күреп, районга эшкә чакырдылар. Әмма ул колхозына, хезмәттәшләренә, авыл халкына тугры калды. Кальтәүлеләрне үз итеп, туганнарча яратса, вязовкалыларны уңганлыгы өчен яратты һәм хөрмәт итте. Ул халыкны зурласа, халык аны олылады. Хәтта олы яшьтәгеләр дә аңа Ирек абый дип эндәшәләр иде. Халык телендә «безнең Ирегебез» иде аның исеме.
Ирек Әнгам улы безгә Аллаһтан җибәрелгән бер илче, дияр идем мин. Шулай булмыйча, хезмәт юлын туган авылында башлап, тәпи баскан болын-кырларында дәвам итү мөмкинлеге бар иде бит аның. Ләкин ул Кальтәүне үз итеп, шунда гаилә корып, төпләнеп калды. Мәңгелек йорты да шушы туфракта булды.
Аңа булган ихтирамыбызны мәңгеләштерү йөзеннән, үзе яшәгән урамга аның исеме бирелде. Күп еллар буена колхозның иң уңган эшчесенә аның исемендәге премия бирелеп килде. Җитәкчелек, авыл халкы аның гаиләсенә кулларыннан килгәнчә ярдәм итте. Ирек Әхәтовны онытырга безнең хакыбыз юк. Ул эшләгән изге гамәлләр аның рухына дога булып барып ирешсен иде.
Хәтер йомгагымны түгәрәкләп шуны әйтәсем килә: бүгенгесе көнне колхозның «Фәнгә» исеме бетерелүе, машина-тракторлар паркы эшчәнлеге туктатылуы, фермаларның ярым җимерек утыруы, басуларның эшкәртелмәве бик аяныч хәл.
Муллахан Муллахмәтов.