

Быелгы елда «Урындагы башлангычларны хуплау» программасыннан кальтәүлеләр дә читтә калмады.
Әлеге авыл Советы биләмәсендә барлыгы 1124 кеше яши. Алар бу Программаның уңай якларын күптән белә. Чөнки 2017
елда Программа кысаларында җиңеп, авыл уртасындагы буаны чистарту һәм төзекләндерү эшләре башкарылды.
Ә 2019 елда Кальтәү мәктәбенең тәрәзәләре яңартылды. Алдагы елда да авыл халкы шушы Программада катнашырга теләк белдерде. Авылның активы һәи инициатив төркем әгъзалары тарафыннан гражданнар арасында сөйләшү булды һәм дурт тапкыр җыелыш үткәрелде.
16 декабрьдә үткән чараларга нәтиҗә ясалды. Җыелышта авылның яше-карты катнашты. Авыл халкының активлыгы, бердәмлеге чираттагы конкурста җиңүгә этәргеч булыр.
Әлеге Программа кысаларында китапханә, мәктәп, мәдәният йортында төрле мәдәни чаралар оештырыла, концертлар, конкурс, флешмоб, спорт чара-
лы үткәрелә.
Быелгы елда кальтәүлеләр ≪Кальтәү авыл зираты коймаларын капиталь ремонтлау≫ проектын бертавыштан хупладылар һәм конкурста җиңеп чыгуларына зур өмет баглыйлар.
Радик ГАРИПОВ, Кальтәү авыл Советы биләмәсе башлыгы.