

Урындагы башлангычларны яклау (ППМИ) программасы ярдәме белән төрле елларда Күрдем урта мәктәбендә тәрәзәләр яңартылды, балалар бакчасы бинасында ремонт эшләре башкарылды, яңа янгын сүндерү машинасы, янгынга каршы мобиль комплекс алынды, Ташкент авылында юл төзекләндерелде.
Быелгы елда да авыл халкы бу Программада катнашырга теләк белдерде. Чөнки авыл тормышында проблемалар күп, алар барсы да мөһим. Ә Урындагы башлангычларны яклау программасы торак пунктларны үстерү өчен өстәмә акча җәлеп итү ысулларының берсе, кешеләрнең тормышын уңайлырак итә торган яхшы механизм булып тора.
Әлеге Программада катнашу өчен әзерлек эшләре алдан ук башланды. Җыелышлар, хезмәт коллективлары белән очрашулар үткәрелде, халыктан сорау алынды, анкеталар тутырылды. Бу чарадан балалар да читтә калмады. Анкеталарда күрсәтелгән сораулар буенча җанлы сөйләшү булды. Халыкка бу эштә һәркемнең ярдәме кирәк булачагы аңлатылды.
Әлеге көндә авылларда Программаны тормышка ашыру буенча эшләр дәвам итә. Йомгаклау җыелышында халык теләге белән беренче чиратта хәл ителәсе мәсьәлә билгеләнәчәк.
Лариса Нисапова, Күрдем авыл Советы биләмәсе башлыгы.