Общие статьи
15 февраль 2023, 08:35

Төшләремә керә Әфган...

Сугыш... Кыска гына сүз, ә мәгънәсе бик куркыныч! 1979 елларда игълан ителмичә генә башланып киткән Әфган сугышы күп кенә гаиләләргә олы кайгы-хәсрәт китерде, япь-яшь ир-егетләрнең язмышларын үзгәртте.

Төшләремә керә Әфган...Төшләремә керә Әфган...
Төшләремә керә Әфган...

Алар барысы да тау-таш арасында, үзенчәлекле һава торышы шартларында сугышның дәһшәтен, бөтен авырлыгын һәм газапларын үз җилкәләрендә татыды. Тугыз ел, бер ай һәм унтугыз көн... Күңелнең бер почмагына мәңгелеккә яшеренгән бу каһәрле саннарны февраль аенда аеруча зур үкенеч белән кабатлыйбыз без.

Әфганстандагы мәхшәрне үз күзләре белән күргән, шунда катнашкан кешеләр генә бу бәхәсләргә кушылмый. Алар хәтер белән яши – югалган яшьлек, җуелган тынычлык, һәлак булган дуслар турындагы хәтер белән.

Якташларыбыз әлеге сугышта зур батырлык, чын рухи сабырлык үрнәкләре күрсәткән. Иске Чокыр авылында яшәүче Фирганә һәм Рафыйк Минәҗевларның улы Рәзил дә киләчәккә матур омтылышлар белән яши. Аксәет урта мәктәбен тәмамлагач, Уфадагы 86нчы һөнәрчелек училищесында белем туплап, кулына умартачы дипломы алып кайта. 1986 елның 18 апрелендә Совет Армиясы сафларына алына. «Элекке Пионерлар йорты алдыннан концерт куеп озаттылар безне хәрби хезмәткә, – дип искә алды ул. – Без бер сыйныфтан өч егет – мин, Рәфил Фәтхетдинов, Илфак Яппаров Әфганстанда хезмәт иттек». Өч ай Төркмәнстанда БТРда наводчик булып хезмәт иткәннән соң, үз теләге белән Әфган җиренә китә Рәзил. Ел ярым Бадахшан провинциясенең Файзабад шәһәрендә сак ротасында, калган алты аен Бахаракта снайпер буларак хезмәт итә.

 – Мин хезмәт иткән төркем машиналарны, ягулык-майлау материалларын, солдатларның иминлеген саклап, озатып йөрде. Һәркемнең уенда – ничек тә исән калырга дигән теләк иде, – дип хатирәләрен яңартты Рәзил Минәҗев. – Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарган чакта булган бер вакыйга хәтеремнән һиччыкмый: БТРларга төялгәндә, бер иптәшем алда торганына утырырга тәкъдим итте. Мин икенче БТРга утыруны хуп күрдем, аны да үзем белән алдым. Озак та бармадык, алдагы БТР ни сәбәпледер шартлады. Бәхетле очраклык белән генә без исән калдык.

Әйе, Рәзилгә бәхет елмая, күпме авырлыклар, кыенлыклар бәрабәренә ул исән-имин кала. Хәрби шөбһәләр, постта тору вакытларында йокысыз төннәре дә күп була аның. Әфганстан сиңа нәрсә бирде, дигән сорауга: «Бердәмлек, чын ирләр дуслыгын аңларга ярдәм итте, бер-береңне хөрмәт итәргә, ныклык, чыдамлылыкка өйрәтте мине Әфган сугышы», – дип җаваплады ул.

Туган ягына әфганчы-яугир 1988 елның августында аяк баса. Агыйдел шәһәрендә укып, эретеп ябыштыручы таныклыгы ала һәм шунда торып кала. Әфган сугышы ветеранына Агыйдел шәһәрендә фатир да бирәләр.

Ләкин 90нчы еллардагы болганышлар башлангач, туган авылына кайта Рәзил Рафыйк улы. Туган авылында матур итеп яши ул. Колхозда бригадир, ферма мөдире булып тырышып хезмәт сала. 2000нче елда Югары Тәтешле сылуы Эльза Роберт кызы белән гаилә коралар. Кызлары Лилия, уллары Илдан да Иске Чокыр авылында дөньяга килә.

Перспективасыз авылда балаларга уңайлыклар булмау сәбәпле, Минәҗевлар гаиләсе район үзәгенә күченә. Менә дигән йорт бетереп чыга алар монда. Кызганыч, бәхетле гаилә тормышына кара кайгы килә – сөекле тормыш иптәше, балаларының газиз әниләре вафат була. Ике бала белән ялгыз калган ир узаманы үзен кулга алырлык көч таба. Ерак Әфган җирендә алган рух ныклыгы, ихтыяр көче тормыш сынаулары алдында югалып калмаска ярдәм итә аңа. Ул балаларына әни дә, әти дә була. Кызы Лилия Чайковск медицина колледжында фармацевт һөнәрен үзләштереп, бүгенге көндә район үзәгендәге даруханәләрнең берсендә яраткан хезмәтен бар күңелен салып башкара. Илдан исә яхшы билгеләргә генә өлгәшеп, белем үрләрен яулый. Гаилә башлыгы үз һөнәренә тугры калып, тырышып хезмәт сала, ялгызлыгына уфтанмыйча, чын ирләрчә тормыш көтә. Ихата-курасындагы тәртипкә, йортындагы гөл-чәчәкләргә карап, аның сыңар канат белән генә дөнья йөген тартуына ышануы да кыен.

Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без бу гаделсез сугышның корбаннарын онытырга тиеш түгелбез. Үлгәннәр хәтере исәннәрдә яши. Безнең барыбызның да теләк бер: Җир йөзендә тынычлык булсын! Яшь егетләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен ,көннәр тыныч, күкләребез аяз булып, атыш-шартлау тавышларын ишетмичә яшәргә язсын иде.

Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас