Общие статьи
3 апрель 2023, 06:49

Мәхәббәттер бәхет ачкычы

Кадерле кешемә

Мәхәббәттер бәхет ачкычыМәхәббәттер бәхет ачкычы
Мәхәббәттер бәхет ачкычы

Бәхет. Һәр кешенең бәхетле буласы, бәхетле яшисе килә. Уңышка ирешкән, тормышта, гаиләдә үз бәхетен тапкан кешеләр генә аның көндәлек хезмәт икәнен белә. Тормыш сынаулары аша якын кешеләреңнең ышанычын аклап, үз йөзеңне сак­лап, язмышыңны үзең теләгәнчә язу ул. Бәхетле кешеләр, бәхетле гаиләләр бер-берсенә охшаган, дибез. Уртак кагыйдәләр дә бар, димәк.

Шушы көннәрдә Бәдрәш авылында яшәүче кадерлеләребез Лилия Мотаһар кызы һәм Әмерҗан Бәләгытдин улы Бәләгытдиновларның гаилә коруларына 70 ел тула – алар куанычлы, рәхмәтле, бәрәкәтле туйларын билгелиләр.
Әтиебез Әмерҗан Бәлә­гытдинов 1930нчы елның 17 сентябрендә дөньяга килә. Башлангыч белемне авыл мәктәбендә ала. Бүлкайпан, Бәдрәш мәктәпләрен тәмамлый, кичке мәктәптә укып, аттестат ала. Аскында тракторчылар әзерләү курсларын тәмамлагач, эшкә башлый.
Әтиебезгә ачы тормыш газап­ларын бик иртә татырга туры килә. «Кулак нәселе» дигән тамга гаиләне күп нәрсәдән мәхрүм итә – йорт-җирсез, савыт-сабасыз, азыксыз калалар. Кимсетелгән гаилә алты бала белән кечкенә генә кара мунчада яши.
Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 11 яшь була. Алты абыйсы кулларына корал тотып, дошманга каршы көрәшкә китә. Йорттагы барлык авыр эш әтиебез иңнәренә төшә. 1944 елда дәү әтиебез Бәләгытдин Борханов вафат була. Үзеннән кече биш туганын карашу 13 яшьлек үсмергә җиңелдән булмый. Көче җитмәгәнне дә эшләргә туры килә аңа. 14 яшендә Аскынга урман чыгару эшенә җибәрелә ул. 1951 елдан башлап хаклы ялга чыкканчы туган колхозында тир түгә кадерле кешебез.
Әтиебез бик зирәк, акыллы, сабыр, тәрбияле булды. Нинди генә эштә эшләмәгән дә, нинди генә һөнәре юк аның. Механизатор, умартачы, тегермәнче, урманчы, төзелеш бригадиры, кирпеч заводы директоры, аучы, балыкчы, балта остасы… Әти баскан киез итекләрне киеп, ул ясаган чана-чаңгыларда шуып үстек без. Аның рәсеме Почет тактасыннан төшмәде. Тырыш хезмәте күпсанлы Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары белән билгеләнде.
Кодаш авылындагы Мөяссәрә һәм Нуримөхәмәт Нургалиевлардан башланган зур шәжәрәнең иң өлкән вәкиле, 700 елдан артык педагогик стажы булган Абзанов-Нургалиевлар затыннан безнең әниебез. Ул 1933 елның 25 августында Сараштыбаш авылында яшәүче укытучылар Шива Фатыйх кызы һәм Мотаһар Нуримөхәмәт улы Нургалиевлар гаиләсендә беренче бала булып туа. Укытучылар җитешмәгәнлектән, Нургалиевлар гаиләсе кайда җибәрсәләр, шунда яши, эшли.
1953нче елда мәктәпне уңышлы тәмамлаган әниебезне башта Кальтәү, аннары Бәдрәш мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы итеп җибәрәләр. Менә шунда таныша инде безнең гаизләребез.
Язгы таң җилләре, сандугач җырлары, яшь бөреләр булып мәхәббәт килгән яз аенда оя кора алар.
40 елга якын Бәдрәш мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы буларак яшь балалар күңеленә яхшы тәрбия, уңай сыйфат орлыклары салган, татар теле һәм әдәбияты серләренә төшендергән әниебез. Ул әле дә мәктәп елларын, укучыларын бик сагынып искә ала. 2007 елда әниебез рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләүче кызы Гүзәлия, Уфа мәктәпләрендә белем бирүче оныклары Чулпан һәм Нәфисә белән «Башкортстан гаиләсе» республика конкурсында беренче урынга лаек булдылар. 2014 елда «Башкортстан Республикасының иң яхшы педагогик династиясе» конкурсында катнашып, II дәрәҗә Дип­лом белән бүләкләнде.
Бик иртә тормыш йөгенә җигелеп, күп авырлыклар, югалтулар, сугыш еллары михнәтләре аша узган еллар, үтелгән юллар заяга булмый. Гаиләдәге татулык, җылылык, бер-берсенә булган ихтирам яшәргә көч бирә. «Кеше яраткан шөгылен табарга тиеш. Кайда гына хезмәт салсагыз да, җиңеп чыгарыгызга ышанабыз. Өйрәнү-өйрәтү, оештыру, кешеләр белән аралаша белү сәләте бар сездә. Бервакытта да төшенкелеккә бирелмәгез, башкаларга да ярдәмегезне кызганмагыз Авырлык – һава торышы кебек, бүген салкын булса, иртәгә кояш чыга, сабыр итәргә кирәк, үтә ул», – диләр алар онык­ларына.
Олыгайган көндә җан тынычлыгы бик кыйммәт. Авылда төпләнгән балалары Расих-Роза, Рамил-Ләйсән, Гүзәлия-Мәгъдән гаиләләре һәрчак ярдәмгә әзер.
Авылыбызның хөрмәтле Аксакалы һәм Акәбие йортыннан кеше өзелми. Игелекле, шәфкатьле балалары-оныклары, туганнары, дуслары, күрше-тирәләре белән аралашып яши әти-әниебез. Үткән елларга нәтиҗә ясап, алар икесе дә: «Сабыр булдык, бер-беребезне, ата-ананы, авылдашларны, күрше-күләнне олылап яшәдек. Үзләре дә хөрмәт күрсәтә. Авылда үткән һәр очрашуга, мәҗлескә зурлап чакыралар», – диләр.
Үрнәкле тормышыгыз, биргән тәрбиягез, акыллы киңәшләрегез, тормышта туры юл күрсәтеп, әле дә безгә терәк булганыгыз өчен олы рәхмәтебезне әйтәбез сезгә, кадерлеләребез. Аллаһының чиксез рәхмәтендә, парлы канат астында сыенып яшәвебез белән без чиксез бәхетле. Балаларыбызга, оныкларыбызга ягымлы дәү әни-дәү әти сез. Һәрвакыт көләч, якты йөз белән каршы аласыз, изге догаларыгыз белән озатып каласыз. Сезнең хәер-фатыйхагызны алмый бер нәрсә дә эшләнми. Сөбханаллаһ, сок­ланабыз, горурланабыз! Безгә терәк, оныкларга шатлык булып тигез яшәгез!

Балаларыгыз Гүзәлия-Мәгъдән, Чулпан-Ринат, Айсылу, Нәфисә, Илүзә, Диләрә.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас