

Әмма пионер булуның ләззәтен татыган, аның белән горурланучылар өчен 19 май һаман Пионерия көне булып кала бирә. Шул уңайдан мин дә пионер елларым турындагы хатирәләремне яңарттым. Безнең балачак турындагы истәлекләр, «Пионер», «Пионер галстугы», «Пионер лагере» кебек сүзләр, бәхетле тормыш мизгелләре һәм кызыклы хатирәләр булып безнең балаларга һәм оныкларыбызга да барып җитсен әле.
Пионерга ничек кабул иткәннәрен әле дә хәтерлим. Шул вакытлар кино кадры кебек күз алдымнан үтеп китте. Пионерия көнендә безне пионерлыкка алырга тиешләр. Галстуклар инде әллә кайчан сатып алынган, ант текстын да күптән ятлап куйдым. Әмма пионер булу өчен тәртибең дә, укуың да яхшы булырга тиеш. Берәр тәртипсезлек кылсам, пионерга алмаслар да, оятын кая куярмын дип, ул көннәрдә аеруча тәртипле булырга тырышып йөрдем.
Һәм менә ул көн килеп җитте. Безнең авылда өч еллык башлангыч мәктәп кенә иде. Ә пионерга кабул итү өчен күрше авылга урта мәктәпкә бардык. Ул шундый зур тоелды безгә. Сыйныфыбыз белән тантаналы линейкага тезелеп бастык. Зур дулкынлану белән һәрберебез ант сүзләрен яттан сөйләгәч, югары сыйныф укучылары муеннарыбызга кып-кызыл галстуклар бәйләде. Шатлык та, горурлык та бар иде безнең йөзләрдә.
«Мин бит пионер булдым» дигән ул хис-кичерешне әйтеп аңлата торган түгел. Менә шундый халәт, кемгәдер изгелек кылырга, яхшы булырга, ярдәм итәргә дигән этәргеч иде ул.
Яхшы уку, үрнәкле тәртибебез өстенә, ялгыз әби-бабайларга Тимур командаларына берләшеп булышырга йөри идек. Хәзерләүләр конторасына макулатура, металл калдыклары, авылыбыздагы сарык фермасына көл, күмер җыю – боларның барысын да без бик теләп башкардык. Мәктәптә октябрятларга вожатыйлар булу да күңелле бер мәшәкать иде. Экология сүзен белмәсәк тә, табигатьне саклый идек. Бүген без эшләгән эшләрне волонтерлар дәвам итә.
Пионерия көнендә походка чыгу гадәте дә бар иде. Сыйныфларыбыз белән басуга барып, зур учак ягып, пионер җырлары җырлап, төрле спорт ярышлары оештырулар һаман да күңелдә матур истәлек булып саклана. Бу бәйрәм безнең күңелләргә ямь, жылылык кертте, бердәмлек һәм дуслык хисе тәрбияләде…
Һәр класс отряд дип аталып, үз җырлары, девизлары, атналык, айлык, еллык эш планнары була иде. Ел дәвамында отрядлар үзара алдынгылыкта ярышып яши. Иң җаваплы бала отряд советы председателе итеп сайлана. Отряд җыеннары, дружина сборлары оештырыла. Барабан, быргычылар озатуында дружина байрагын кертәләр. Үрнәк укучыларны мактыйлар, укуы һәм тәртибе аксаучыларны тәнкыйть утына тоталар. Һәр отрядның эшләнгән эшләре альбом булып тупланып, пионерлар бүлмәсендә саклана иде. Ул альбомнар үзе бер сәнгать әсәре иде, кулдан, бизәкләп, фото һәм рәсемнәр белән иҗади итеп эшләнә иде алар.
Отрядлар арасында ярыш рухы көчле булды. Стена гәзитләре чыгару бәйгесен генә алыйк. Гадәттә, Яңа ел алдыннан иң көтеп алынган күңелле бәйге иде ул. Һәр отряд дәрестән соң калып, кичкә кадәр гәзит чыгара иде. Хәзерге балаларның күбесенә берәр эш йөкләсәң, алар: «Миңа моның өчен нәрсә була?» – дип фикерләргә гадәтләнгән. Ә пионер өчен иң зур дәрәҗә – беренчелеккә чыгу, отряд данын яклау һәм грамотага лаек булу иде. Бернинди дә матди бүләкләр көтмәдек.
Пионерларның үз формасы да бар иде. Кызлар өчен матур көрән итәкләр, җиңнәренә пионерия эмблемасы беркетелгән ак блузкалар, ә малайларга шулай ук ак күлмәк, җиңенә шундый ук эмблема ясалган куе зәңгәр төстәге костюм-чалбар иде. Әлбәттә инде, пионерның төп атрибуты – шома итеп үтүкләнгән кып-кызыл төстәге галстук. Аңа шулкадәр зур игътибар бирелә ки, галстук өйдә онытылып калса, укытучыларның аның артыннан өйгә кайтарып җибәрүләре гадәти хәл буларак саналды. Хәтта галстугы бөгәрләнгән булса да, ул баланың исемен күрсәтеп, мәктәп гәзитенә карикатура ясап куялар иде.
Пионериядә бер кеше дә читтә калмады, үзен отряды өчен җаваплы дип хис итте, булдыра алганча уртак эшкә өлеш кертергә тырышты. Пионер өчен яхшылык эшләү – ул ниндидер акция генә түгел, яшәү рәвеше, тәрбия асылы иде. Хәзер лидерларны сыйныфлардан, мәктәпләрдән, районнардан сайлап, алсак, ул вакытта яхшы укучылар «арттагыларны» тарта иде. Беркем дә үзен генә кайгыртмады, сыйныф белән алдынгылыкка чыгарга омтылды. Аның уңышы – отряд уңышы.
Пионерия оешмасы стимул бирүче, тәртипне саклы , ышаныч бирә торган учак иде. Ул һәрвакыт алдынгылыкка, җиңүгә өнди торган оешма булды.
Президентыбыз Владимир Путин Русия укучылар хәрәкәте җитәкчелеге белән онлайн-конференция барышында Пионериянең совет гражданнарының күп буыннары тормышының мөһим өлеше булуын һәм аның идеаллары һәм принциплары бүген дә актуаль булырга мөмкинлеген билгеләп үтте.
Ул Русиянең «Беренчеләр хәрәкәте» яңа балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең исеме турында тагын бер тапкыр уйларга тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, «пионерия» дигән элеккеге исем аның асылын чагылдыра һәм бернинди сәяси төсмергә ия түгел.