Общие статьи
1 июнь 2023, 04:36

Июнь аена халык сынамышлары

Июнь – җәйнең беренче ае. Күңелне дәртләндергәне Сабантуйлар да нәкъ әлеге айда үтә.

Июнь аена халык сынамышларыИюнь аена халык сынамышлары
Июнь аена халык сынамышлары

Июньдә төннәр кыскара. Аның каравы, көннәрнең озынлыгы үзенең югары ноктасына җитешә. Елның шушы фасылында тырышлык салып калганда, көзге муллык тәэмин ителде дип фаразларга мөмкин.

Ә халык сынамышлары ни сөйли? Июнь аена сынамышлар белән танышыйк:

Июнь аеның беренче көннәрендә яңгыр ява икән, калган ай буе коры булачак.

Июнь аенда яңгырдан соң, салават күпере чыкса, һава торышы бик озак вакыт җылы булачак. 

Әгәр миләш соң чәчәк ата икән, көз озын булачак. 

Чәчәк атучы миләшкә бал кортлары күп җыелса, икенче көнне һава торышы яхшы булачак.

Әгәр сандугач төне буе сайрый икән, икенче көнне көчле җил булачак. 

Карлыгач җәй башлый, сандугачтан җәй тәмамлана. 

Июнь ае җылы булса, уңыш яхшы булачак.  Төнлә яшен еш булса, уңыш мул булачак. 

Июньдә томан еш булса, гөмбәләр күп булачак. 

Ничек кенә булмасын, бу айның күңелле һәм файдалы узуын телибез!

Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас